Логотип
Арабыздан беребез

Әдәби марафончы

«Мин – әдәби марафончы». Кем беләндер танышырга туры килгәндә, Гөлия ханым Җамалиева хәзер үзен һәрвакыт шулай тәкъдим итә...

– Әдәби марафонның кагыйдәләре бик гади: көн саен социаль челтәрләрнең берсенә үзең укыган нинди дә булса әсәрдән өзек куеп барырга кирәк. Озынмы ул өзек, кыскамы, әллә берничә юллы шигырьме, анысын үзең хәл итәсең. Текстыңны фотолар белән тулыландырырга мөмкин. Әгәр син куйган шигырьне кемдер укый яки аңа көй язылып, җырлыйлар икән, болар белән дә текстны баетырга була. Башта әдәби марафон «ВКонтакте» социаль челтәрендә генә барды. Әмма анда җайсызрак: куйган текстыңа бер тәүлек дәвамында гына төзәтүләр кертергә ярый, соңрак, хата тапсаң да, инде үзгәртә алмыйсың. Бүген исә безнең марафонда катнашучыларны инстаграмда да, Фейсбук битендә дә очрата аласыз. Чираттагы марафон башланачагын Раил безгә ун көн алдан хәбәр итә. «ВКонтакте»да, ватсапта үз төркемебез бар: мин шунда ук кызларның күңел кылларын тартырга керешәм: «Бу юлы нишлисез, теләгегез бармы?» – дип сорыйм. Яз көне бер кызыбыз: «Әлбәттә, катнашам! Гыйнвар аенда узган марафон башланган гына иде әле, әнием үлеп китте... Мин аны сезнең берегезгә дә әйтә алмадым ул чакта. Хәсрәтемне эчкә йоттым... Әмма әнине югалту ачысын кичерергә әдәби марафон бик булышты, ул көннәрдә миңа шулкадәр зур көч бирде», – дип язды. Үзе генә түгел, улы да катнаша әле аның...

«Мин – әдәби марафончы». Кем беләндер танышырга туры килгәндә, Гөлия ханым Җамалиева хәзер үзен һәрвакыт шулай тәкъдим итә. «Лаеклы ялдагы укытучы» диюләр күптән артта калган. Моңа кадәр марафон турында берни ишетмәгән кешене үзләре белән якыннанрак таныштыруга бер форсат та бу: әңгәмәдәшеңнең кызыксынып китүе, сезгә кушылуы да бик мөмкин бит. Максат барысының да гел бер – татар китабын укучыларның санын арттыру! 

«Әдәби марафон» онлайн-проектының беренчесен «Белем.ру» оешмасы һәм «Татнетны үстерү фонды» җәмгыяте директоры Раил Гатауллин 2017 елда оештыра. Әңгәмәдәшем әйткәнчә, проект кысаларында әдәби әсәрдән үзең иң кызык дип тапкан өлешне социаль челтәргә куярга кирәк. Әмма бу өзекләр башкаларны да мавыктырырлык, аларга файда китерерлек булcын. 

Гөлия ханым әле ул чакта мәктәптә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары булып эшләгән. «Күңелемә бер ял булсын әле, рухи азык та алырмын», – дип кушыла ул әдәби марафонга. Тормышы көтмәгәндә яңа бер сукмакка кереп китүен сизми дә кала шулай. 

– Китап укырга кечкенәдән яраттым. Әнидән күчкәндер... Авылда эш күп, әмма укырга ничектер вакыт, җай таба иде. Аның мендәр астында һәрвакыт яңа китап булды. Татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Сәгадәт апа Мифтахова да матур әдәбиятны яраттыра белде.  

Беренче марафонның финалына утызга якын кеше барып җитә. Раил аларны Казанга, Татарстан китап нәшриятының ул чакта «Нур-маркет»та урнашкан китап кибетенә җыя. Икенче марафонның җиңүчеләре инде йөзгә тула. Ә аннан бүләкләү тантаналары УНИКС, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәге кебек зур залларда уза башлый. Быел исә инде аны Арчада, Сабантуй форматында үтәчәк. Мәйданга ике меңнән артык китап укырга яратучы чакырылачак. Үткән марафонның финалистлары! 

– Әдәби марафон 21 көн дәвам итә. Бер көн дә яңа өзек куймыйча калырга ярамый. Бик җитди сәбәбең булса гына... Мин, гадәттә, үзебезнең як язучыларын сайлыйм. Саҗидә Сөләйманова, Клара Булатова, Сирень Якупова, Рәзинә Мөхияроваларны... Якташларымны башкалар да белсен, укысын дип тырышам. Әнвәр Хәйрине, Ризаэтдин Фәхретдиннең нәсыйхәтләрен дә куйганым бар.

Гөлия ханымның иң зур куанычы – әдәби марафонга оныкларының да кушылуы. Елга дүрт тапкыр узучы марафонның берсе хәзер балалар өчен оештырыла. (Раил Гатауллин хәтта марафонда катнашкан балалар сайлаган әсәрләргә нигезләнеп, аларга укырга кызыклы 140 китап исемлеген дә төзегән.) Иң кечкенәләр әти-әниләре белән бергә катнаша ала. Гөлия ханымның кечкенә оныгы Амалиянең дә әле үз аккаунты юк, алар дәү әнисе белән икәү Нур Әхмәдиевнең «Аксак төлке»сен укыганнар. «Сезнең белән бергә укып бардык, бигрәк кызык. Марафон тәмамланса да, куеп бетерегез инде, ахырын көтәбез», – дип сораучылар күп була. Оныкларның зурраклары – җиденче сыйныфны тәмамлаучы Әлфинә, инде студент эскәмиясенә күчкән Азалия дәү әниләрен көтеп тормый, билгеле. Аларга инде кызларның әниләре дә кушылган. Шулай итеп, марафонның финал тантаналарына гаилә белән бергә йөриләр. Казанда чын язучылар белән якыннан очрашу оныклар өчен үзе бер вакыйга. 

– Соңгы тантанадан «Әдәби әйдаман» титулын алып кайттым. Син яшәгән шәһәрдән марафонда илле һәм аннан да күбрәк кеше катнашучы булса бирәләр аны. Иң беренчесендә Әлмәттән берүзем идем, быел менә сиксәннән артык булдык инде. Марафонның кубогы да бар, аны ел да Саба районы ала – алардан марафонда катнашучылар саны инде ике йөзне узды. Язучының үзе өчен – язган әсәрләрен таныту өчен дә менә дигән мөмкинлек бу. Финалга баргач, без, гадәттә, бер-беребезгә китаплар бүләк итешәбез. Марафонда даими катнашучы Гүзәл Галләмова, Гөлсинә Галимуллина, Гөлнур Айзат, Эльвира Сафина, Гөлүсә Шаһбан кебек язучы-шагыйрәләрнең һәр яңа китапларын укып барабыз. Гомумән, марафон гади бер проект кысаларыннан чыгып, хәтта үз гимны булган зур бер хәрәкәткә әйләнде инде. Дөньякүләм хәрәкәткә. Әдәби марафон хэштегы куеп, Россиянең бик күп шәһәрләреннән генә түгел, чит илләрдән дә язалар хәзер. Сүз уңаеннан, без дүрт хэштег куярга тиеш: #әдәбимарафон, #татарстанкитапнәшрияты, #татнетныүстерүфонды, #татарстанязучыларберлеге.

Марафонда катнашуда яшь чикләре юк – интернеттан файдалана беләсең икән, рәхим ит. Әдәби марафон гаджетларда татар хәрефләрен кулланучылар санын да үстерде. Сүзләрнең дөрес язылышына да бик игътибар итәбез: бер-беребезгә ярдәмләшәбез, киңәшләр бирәбез. Марафон һәркайсыбызны дусларга баетты: бер район укучылары икенчеләре белән очрашып тора. Без, мәсәлән, «Әлмәт–Саба» күпере оештырдык. Мин үзем Омск өлкәсендә туганмын. Әти белән әни өйләнеш-кәч, чирәм җирләрне күтәрергә китәләр. Туу турындагы танык-лыгымда язылган авылны барып күргәнем юк, әмма ул яклар барыбер күңелгә якын. Омск өлкәсеннән Фагыйлә апа Чумарова, Сара апа Гаффарова, Әсгать абый Курамшиннар белән марафон аша таныштык, финал тантаналарында инде берничә тапкыр очрашып күрештек. Тагын бер нәрсә бар: бүләкләүләргә без, хатын-кызлар, барыбыз да калфаклардан килә. Марафон, димәк, милли киемгә дә игьтибарны арттыра. 

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар