Логотип
Арабыздан беребез

Әби патша... Татарларны хөрмәт иткән!

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә Эрмитаж көннәре  кысаларында «Екатерина Великая. Золотой век Российской империи» («Бөек Екатерина. Россия империясенең алтын чоры») күргәзмәсе эшли  башлады.

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә Эрмитаж көннәре  кысаларында «Екатерина Великая. Золотой век Российской империи» («Бөек Екатерина. Россия империясенең алтын чоры») күргәзмәсе эшли  башлады.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова күргәзмәне ачканда әлеге күргәзмәнең республикабыздаТАССРның 100 еллык юбилей чараларын йомгаклаучы зур  вакыйга булуын  билгеләп үтте.

Нәкъ менә Әби патша Екатерина кушуы буенча Казанда мәчетләр төзелә башлый. Мәрҗани мәчете моңа мисал булып тора.

Казанга сәяхәте патшабикәне шулкадәр тәэсирләндерә ки, Петербургка кайткач ул заводлар, уку йортлары төзергә әмер бирә һәм Казан ханлыгы тарихына аерым игътибар итә.
Екатерина ll дини тормыш белән идарә итү системасын булдыра. Һәм ул идарә иткән чорда Коръән беренче тапкыр рус теленә тәрҗемә ителә.

Күргәзмә тамашачылары Коръәнне дә, Казан ханлыгы тарихын да күрә алалар.

Екатерина патшалык иткән чорда системалы рәвештә татар тарихын, телен, мәдәниятен өйрәнә башлыйлар. «Азбука татарского языка» дигән китаплар бастырыла.

Россиянең ике дәүләт башлыгы гына «бөек» дип аталырга лаек: Петр l һәм Екатерина ll.
Екатерина ll игътибарыннан читтә калган бер генә өлкәне дә табып булмый. Ул идарә иткәндә Россиядә фән һәм сәнгать чәчәк ата, завод-фабрикалар үсә, шәһәрләр төзелә. Екатерина ll не Эрмитажга нигез салучы дип тә йөртәләр.

Залда Бөек Екатеринаның күп мемориаль әйберләре куелган. 30 экспонат,  күргәзмә өчен махсус реставрация узып, беренче тапкыр тамашачыга тәкъдим ителә. Күргәзмәгә килүчеләр борынгы чорның 25 предметы белән беренче мәртәбә якыннан таныша ала.

Екатерина ll зур кунакларны һәм императрицаның үзен дә губернаторлар югары дәрәҗәдә кабул итәргә тиеш дип куя. Әби патша указы белән 1770 - 1780 елларда губерналарның көмеш сервизлары эшләнелә. Эрмитаж җыелмасында Казан сервизының да берничә предметы сакланган, алар шулай ук күргәзмәдә урын алган.
Рәмзия КАШАПОВА
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар