Логотип
Арабыздан беребез

«Без сине яратабыз, Алина!»

Кичә Казан фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатын кабул итте диярсең!

Кичә Казан фигуралы шуу буенча Дөнья чемпионатын кабул итте диярсең! Россиянең атказанган тренеры Этери Тутберидзе командасының «Чемпионы на льду» шоу программасы чын спорт бәйрәме ясады! «Татнефть Арена» боз сараендагы ыгы-зыгыны күрсәгез иде!!! 7 меңнән артык тамашачы җыелган! Олимпия һәм Дөнья чемпионы Алина Заһитова, ике тапкыр Дөнья чемпионы Евгения Медведева, быелгы Дөнья чемпионы Анна Щербакова, Европа чемпионы Алёна Косторная, Казан кызы, юниорлар арасында Дөнья чемпионы Камила Вәлиева, Европа чемпионатының бронза призёры Морис Квителашвили... Этери Тутберидзены чәчәкләргә күмгәннәр. Даниил Глейхенгауз һәр спортчыны бозга чыгара... «Хрустальный»ның бар йолдызлары – Казанда, кыскасы! «Чемпионы на льду» турнесы Казанда старт алды. Ул апрель ае буена дәвам итеп, Ташкентта тәмамланачак.

...«Татнефть Арена»да зу-ур 6 баннерда АЛИНА дигән язулар. Әле тагын Алина исемен 20 дән артык плакатларда күрергә була. Бөтен арена: «Алина, без сине яратабыз!» – дип кычкыра...  Әйе, Алина өчен Казан аеруча кадерле шәһәр шул! Ул инде бер көн алданрак килеп, самолеттан төшүгә үк эмоцияләрен инстаграм битендә язарга өлгерде. Машина тәрәзәсеннән Казан Кремлен дә төшереп алган. «Ак барс» белән Гагарин кубогына көч сынашачак Омск «Авангард»ының тренировкасын да күзәтеп, хоккейчыларны сөендергән...

...Евгения Медведева Казанда беренче тапкыр. Ул автобус тәрәзәсеннән генә дә Казансу яр буен күреп сокланган. Казанда аның да фанатлары күп. Женяның «Эхо любви» һәм «Анна Каренина» программаларыннан соң җанатарлары эксклюзив бүләк – бозга яна торган плюш йолдызлар чәчтеләр.

...Аня Щербакова, Алёна Косторная, Дарья Усачёва самолетта янәшә утырып очалар. Камила Вәлиева Элизабет Турсынбаева компаниясендә. Кызларның авызы ерык, күзләре янып тора. Казанда беренче зур чыгышлары бит! Өр-яңа Дөнья чемпионы Анна Щербакова үзенең чемпион икәненә әле һаман ышанып бетә алмый. Ул Казан җанатарларыннан биһуш. Шундый шәп аурадан, публиканың эмоцияләреннән очып кына шууын яшерми. Стокгольмда узган Дөнья чемпионатында тамашачылар җитмәде, ди. Аня, шоудан соң автограф сораган һәр кешенең күңелен күрә-күрә, аренадан да иң азактан чыга.

...Алина Заһитова бозда – «Эсмеральда» һәм «Клеопатра» программаларын күрсәтте. Егылса да, ул искиткеч! Дистә меңләгән фанатлары аны королева дип атый. «Рәхмәт, Алина!», «Син – космос!», «Клеопатра – супер!»,  «Боз шома, егылдым дип борчылма!», «Эмоцияләрне аңлатырга сүзләр җитми!» дип язалар, тынычландыралар, сокланалар...

...Боз йолдызлары бәйрәме Казанны кичә әнә шулай бизәде.

«Голос. Дети» шоуның финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова безнең кызлар белән очрашты. Инстаграм битендә фотолар урнаштырып: «Бүген тагын бер хыялым чынга ашты» – дип язып куйган.

Фото: @azagiyova, @saidanur4

Теги: Алина Загитова Алина Заһитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар