Логотип
Арабыздан беребез

Әни тәрбиясе

Контракт бетәргә ярты ел калгач, СВОга киттем. Февраль ахырлары иде. Беренче ике атна бик авыр булды. Хезмәттәшләремә әйттем: «Егетләр, бирешмибез! Киләчәк бездән тора!»

Бар уй-гамәлләре белән Ватан өчен җан бирмәктән йөргән ул егетләргә карап бөтен авыл соклана.

...Аның сөйләшүенә, үз-үзен тотышына караганда, каршымда тормыштагы хәлләргә үз карашы, үз фикере булган, күңелендәгесен ачып сала, дөрес итеп җиткерә белә торган ханым утыруын беренче җөмләсеннән үк аңлаган идем инде. Ул әле менә, узып барышлый гына, бер танышына күчтәнәч кертеп чыккан. Бусы да аның холкында. Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү, һичьюгы әнә шул «алып килгән помидор-кыярларың белән куандыру» үзе бәхет ич!

Ул шулай ди. Адәм баласына бирелә торган шушы изге сыйфатлар – нәселдән, гаиләдән, инде дә килеп, ата-ана тәрбиясеннән килә.
Яңалык әйтмим. Бу шулай. Шул күркәм гадәтләре аны гомер буе кулыннан җитәкләп алга алып барды, үзенчә әйтсәк, Аллаһының рәхмәтенә тиендерде.
 

«Бәхетебезгә туган...»

Тумышы белән Биектау районының Дөбъяз авылыннан булган Әлфия Надир кызы Камалова әңгәмә башында ук бабасын искә төшерә, аның колхоздан 28 гаиләне алып, шулардан яңа хуҗалык оештырып, алдынгылар сафына чыгаруы хакында сөйли. Сүзне әнә шулай ерактан башлавына гаҗәпләнмим. Әйтәсе килгәне аңлашыла. Бая әйткәнемчә, барысы да нәселдән килә. Ул үзенең урта мәктәпне тәмамлап педагогика институтына укырга керүе, югары белем алып кире авылына кайтуы, күрше авылда сигезьеллык мәктәп салу эшләрендә катнашуы, аннан шул мәктәпнең директоры булып эшләве, кияүгә чыгуы, «иң зур бәхете, яшәү мәгънәсе, сүнмәс кояшы» – улын алып кайтуы, озак та үтми ире белән юллары аерылуы хакында кыскача гына, сүз уңаеннан гына әйтеп ала.

 

– 2000 нче еллар иде, – ди ул, безне очраштырган сәбәпләрне янә (ничәнче мәртәбә икәнен үзе генә беләдер) күз алдыннан кичерә башлап. – Безгә әби ягыннан туганымның Якутиядән Казанга кайтып малай табуы, үзенең авырып хастаханәдә ятуы, ә баланы ятимнәр йортына җибәрүләре хакында хәбәр килеп иреште. Ишетүгә, улым Руслан белән, аңа ул чагында 18 яшьләр тирәсе булгандыр, шундук җыендык та хастаханәгә киттек. «Ул савыгып чыгып китте инде», диләр. Аннары ятимнәр йортына бардык. Барып керсәк, караватта бер сабый йоклап ята. Улым белән уйлаштык та, әнисе килеп алганчы дип, үзебезгә алып кайтып киттек.

Жәл бит. Без барында ятимлектә ятсынмы... Калдыра алмадык без аны анда. Туган тиешле икәнлегебезне раслаучы документларны күрсәттек. Югыйсә бирмәгән булулары да ихтимал иде. Шул көннән бер ел вакыт узып китте. Малайга ияләшеп беттек. Безнең өчен аннан якын кеше юк та иде инде. Баш очымда тагын бер кояш балкыды. Аннан башка яшәвемне күз алдына да китерә алмый башладым. Улым Руслан да аны нык яратты. Алар хәзер бер-берсенә бик якын: «абый» да «энем» генә... Бәхетебезгә туган бала ул безнең!

...Шулай куанып-очынып йөргән көннәрнең берсендә Әлфия ханым кинәт юкка чыккан туганын очрата. «Кайда бала? – ди хатын. – Эзләр идем, кайда торганыгызны белмим?» Әлфия ханым баланың авырып китеп озак вакытлар хастаханәдә ятуы, шуның белән бәйле бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр турында сөйли. Бу күңелсез сөйләшүнең файдасыз булуын аңласа да, сөйләргә мәҗбүр була. Туганы бу аңлашудан соң тагын китеп югала. Ә тагын ярты елдан аны ана хокукыннан мәхрүм итәләр.

– Бала башта бик авырды, озак авырды, хәзер, Аллага шөкер, – дип искә ала күз ачып йомганчы узып киткән тынгысыз ул вакытларны әңгәмәдәшем. – Ул уңай фикерле, акыллы, кыю малай булып үсеп җитте. Кечкенәдән: «Мин ир кеше!» – дип, үз сүзен сүз итәргә өйрәнде. Артем Шульга (аның әтисе чыгышы белән Ростов казагы) менә дигән итеп татарча сөйләшә, татарча җырлый, аралаша. Абыйсы Русланнан бер дә калышмый.

Артем 9 нчы сыйныфка кадәр Дөбъяз урта мәктәбендә укый. Аннан иптәшләре белән бергә Казандагы төзелеш лицеена укырга керә. «Озак та үтми, шалтырата бу миңа, – ди Әлфия ханым. – Әни, мин армиягә китәргә булдым». Бәлкем, башта укуыңны тәмамларсың, дим. «Юк, китәм», – ди. Аның холкын беләм. Әйтте исә, кире кайту юк, чөнки ул, әйткәнче, башта бик нык уйлый. Килештем инде, кая барасың. Аңлыйм мин аны. Ул шул рәвешле мөстәкыйльлеген исбатламакчы. Татвоенкоматка баргач: «Мине ераккарак җибәрегез», – дип гаҗәпкә калдырган. Шулай итеп, ул «бик еракта» – Удмуртиядә, Кизнерда бер ел хезмәт итте», – дип елмая ханым. Хезмәте тәмамланыр алдыннан бер төркем солдатларны, билгеле, лаеклы дип исәпләгәннәрен, уку йортына җыя башлыйлар. «Ятим бала» дип, Артемны алудан баш тарталар. Егет борчылып әнисенә шалтырата. Бу хәбәрне ишетүгә, гадел һәм тугры сүзле, әйтәсе килгәнен үзәккә үтәр-дәй итеп җиткерә белүче Әлфия Камалова шундук улы хезмәт иткән частька – кадровикка шалтырата. Аңлата. Ил батыры булырдай андый егетләрнең бармак белән генә санарлык булуына төшендерә. Ә берничә айдан солдат егет әнисе белән абыйсын: «Тынычлык саклаучылар дивизиясенә күчәм», – дип хәйран калдыра. Шулай итеп, егет армия хезмәтеннән соң контракт төзеп калды. «Кайтып-китеп йөри иде, – ди әнисе, ул көннәргә әйләнеп кайтып. – Ә бер кайтуында «Смоленскига керәбез...» – дип китте. Берничә көннән: «Тиздән алгы сызыкка җибәрәләр», – дип шалтырата. Бу хәбәрне ишетүгә, борчуга төштек. Дөньяны да күрмә-гән япь-яшь бала бит әле ул! Уен эшмени... Андагы хәлләрне ишетеп беләбез ич. Руслан улым: «Исән чагында күреп калыйм», – дип, юлга җыена башлады.

Дөбъяздан беренче гуманитар ярдәм

Әле бәрелешләрнең башланган гына вакыты. Вакыйгаларның болай куерып китүен, көтелмәгән юнәлеш алуын күз алдына да китереп карамаган бер мәлдә гуманитар ярдәм турында уйлау үзе бер батыр-лыктыр ул! Руслан энесе янына җыена башлагач, әнисе аны туктата. «Болай булмый. Башта солдатларга бөтен кирәк-яракны әзерлик. Аннары гына...» – ди Әлфия ханым. Шуннан ул бөтен район халкына хәлне аңлатып, ярдәм сорап мөрә-җәгать итә. Бу – 2022 нче еллар. «Шул чагында бөтен район халкы күтәрелде. Кием-салым, ризыклар... нәрсә генә юк иде. Халыкның шулай бердәм күтәрелүенә ис-акыл китте. Безнең халык илгә авырлык килгәндә иңгә-иң тора белә. Мин ул чагында авырып ята идем. Улым, «бармыйсың», дип кырт кисте. Аннары тупсаны атлаганда гына ризалык бирде. Өстемдә ни бар, шул килеш торып чыгып киттем. Минем дә улымны күрәсем килә бит! Апрель урталары иде. Кичке сигездә кузгалдык. Төне буе бардык. Пензадан соң юллар катлауланды. Авыллар сирәгәйде. Кызу бардык, Дон елгасын үткәнне дә сизми калганбыз, ашарга да, су эчәргә дә туктамадык. Икенче көнне кичке бишләрдә барып җиттек. Барган җиребез хәрби шәһәрчек булып чыкты. Урам буйлап арлы-бирле танклар чаба, нидер ремонтлыйлар, йорт түбәләрендә әләмнәр... Малайга шалтыраттык. «Бүген очраша алмыйбыз», – дигән иде, әмма бераздан командирлары чыгып, безгә күрешергә рөхсәт бирде. И-и, шатлануларыбыз! Әйберләрне бушаттык, рәхәтләнеп сөйләштек... Артем кереп киткәч кенә кунакханәгә юнәлдек».

Андагы халыкның Россиядән килгән халыкка карата гаять тә кунакчыл мөнәсәбәттә булуы, соңгы ризыгын бирергә әзер торуы хакында тәфсилләп сөйли. Кунакханәдә дә алардан төн кунып чыккан өчен «тиеннәр» генә алганнар. Машиналарын да ишек төбенә кертеп куярга рөхсәт иткәннәр. Ул-бу була калса дип, телефон номерларын да биргәннәр.

– Автосервиска кергән идек, машинаны шундук бушлай карап бирделәр, – ди күргәннәреннән хәйран калып Әлфия ханым. – Бик игелекле кешеләр, нинди ярдәм кирәк, дип кенә торалар. «Бер дә борчылмагыз, малайларыгыз ач булмас. Без аларны ашатырга өйгә алып кайтабыз», – диләр. Аллага шөкер, шәфкатьле бәндәләр белән дөнья тулган.
Исән-сау өйгә кайтып җитүгә, Әлфия Камалова үзе дә заманына күрә иң кирәкле, изге эшкә керешә. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм оештыруны башлап җибәрә. Әле хәрби операциянең башланып кына киткән чагы. Ә дөбъязлылар инде – олысы-кечесе, төркем-төркем мәдәният йортына җыелып, эшкә керешә. Хәзер әлеге төркемдәге волонтер-ларның саны кырыкка җиткән. Киемнәр, мендәрләр тегәләр, юрганнар сыралар... Бер ел инде менә сетка үрәләр. «Моңарчы өч көн саен бер машина гуманитар ярдәм җибәреп тордык», – ди әңгәмәдәшем. Әлбәттә инде, янында – олы малае Руслан. Һөнәре буенча төзүче егетнең эшләмәгән эше юк. Ул нидер төзи, сүтә, җыя, сала... Һәм иң мөһиме: әнисенә булыша. Энесе махсус хәрби операциядә булганга гына түгел, җаны тарта, йөрәге куша бу эшкә. Алар – ике малай шулай тәрбияләнгән! Әниләре шулай өйрәткән! Ватанга хезмәт итү аларның канында!

...Контракт бетүгә Артем өйгә кайта. «Балалар йортына барасым килә», – ди яшь булуына да кара-мастан инде бик күпне күрергә өлгергән егет. Унбер машина ризык, кием-салым төяп, Лаеш балалар йортына баралар. Ятимнәрнең шатлануларына чик-чама булмый. Аннары Артем төзелеш көллиятен тәмамлый. 2023 елның мартында аны Самарага чакырып алып, батырлык һәм героизм күрсәткәне өчен Суворов медале тапшыралар. Юлда кайтканда хезмәт иткән малайлар белән очраша. Һәм... янә әнисенә, махсус хәрби операциягә китәм, дип шалтырата. Медкомиссия үтеп йөргән көннәр-нең берсендә бер полковник аңа танк училищесына керергә тәкъдим итә. Егетнең күптәнге хыялы! Әнисе, абыйсы белән киңәшә дә шунда барырга була.

– Икенче курста инде, – ди әнисе әңгәмәне дәвам итеп. – Фатирлы да булды менә. Ятимнәр турында һәрдаим кайгыртып торучы җитәкчеләребезгә рәхмәт. Онытмыйлар. Берара балам белән элемтә югалып торды. Укыган җиренә киттем. Ишегалдында йөрибез шулай малаем белән. Бер ханым шалтырата: «Сезнең улыгыз минем баламны ут эченнән алып чыккан. Рәхмәтләр яусын сезгә шундый егет тәрбияләгәнегез өчен», – дип елый. Үзем дә чактан гына елап җибәрмәдем. Нәрсә булган? Ничек булган, дип сораштырдым инде соңыннан. Ул бит үзе артыгын сөйләми, мактанырга яратмый. Шулай булыр-га тиеш дип кабул итә.


«Хыялым – Ватанга хезмәт итү!»

Мин дә Артемга шул ук сорауларны бирәм. Егет саф татар телендә, хәрбиләрчә кыска һәм төгәл итеп җавап бирә. «Контракт төзеп, Самарага киттем, – ди ул. – Анда саперлар бүлекчәсенең командиры булып хезмәт иттем. Контракт бетәргә ярты ел калгач, СВОга киттем. Февраль ахырлары иде. Беренче ике атна бик авыр булды. Хезмәттәшләремә әйттем: «Егетләр, бирешмибез! Киләчәк бездән тора!» Үзебезнең бурычны үтәп кайтканнан соң бераздан кабат «кайнар нокта»га эләктем. «За боевые отличия» һәм Суворов медальләре белән бүләкләндем. Соңгысы – хезмәттәшемне коткарган өчен». Снаряд кыйпылчыгы тиеп, тирән җәрәхәт алган дустына тиешле ярдәм күрсәткәннән соң, аны аркасына салып яу кырыннан алып чыгуы, бер якын дустының һәлак булуы, туган җиренә кайтканда иң элек дустының каберенә зиярәт кылуы турында сөйләп ала ул.

Артем Шульга (уңда) хәрби операция вакытында үзе ут эченнән алып чыккан дусты белән.

22 яшендә шәхси батырлыгы өчен ике медаль белән бүләкләнгән сержант Артем Шульга бүген училищеда укуын дәвам итә. Аның иң зур теләге – Ватанга хезмәт итү! Әнисе, абыйсы турында бары җылы сүзләр генә сөйләгән егет: «Дисциплинага, тәртипкә мине әни өйрәтте. Минем әни укытучы бит! – ди, һәм, үзе дә моңа гаҗәпләнгәндәй булып, – миндә әни тәрбиясе!» – дип куя.

Әйе, Әлфия ханым уллары өчен әти дә, әни дә! Бүген Ватан өчен җан бирмәк итеп үстергән ул егет-ләргә карап бөтен авыл соклана. Сокланмыйча да мөмкин түгел, «әни тәрбиясе» бит аларда!


Фотода:  Әлфия ханым өчен Артем – икенче улы ул!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар