Логотип
Махсус проект

«Шәпшене дөньяга таныттык...» (укырга)

Ярты миллионлы тираж белән бөтен СССРга таралучы журнал тышында сурәтләре басылып чыкканнан соң тормышларында нинди үзгәрешләр булды икән аларның? Бу проект шул хакта да... Татарстан тарихында аларның – ул чорда «Азат хатын», бүген инде «Сөембикә» булып басылучы журналыбыз геройларының да салган эзләре бар. Еллар сарысы сеңгән фотолардан елмаючы ул сөйкемле хатын-кызлар – республикабыз кичкән юлларның тере шаһитлары.

 

Ярты миллионлы тираж белән бөтен СССРга таралучы журнал тышында сурәтләре басылып чыкканнан соң тормышларында нинди үзгәрешләр булды икән аларның? Бу проект шул хакта да... Татарстан тарихында аларның – ул чорда «Азат хатын», бүген инде «Сөембикә» булып басылучы журналыбыз геройларының да салган эзләре бар. Еллар сарысы сеңгән фотолардан елмаючы ул сөйкемле хатын-кызлар – республикабыз кичкән юлларның тере шаһитлары.

 

Шәпше – төз урамнары, зур йортлары, капка төпләрен тутырып үскән каен-миләшләре, балыклы күле белән каршы алды безне. Авыл башында зур-зур ферма биналары тезелешкән. Боларга күз генә сирпеп, Ленин урамын эзләп китәбез. Героинябыз шушы урамда яши. «Безнең Мөнәвәрә апа кызлар кебек әле, күз тимәсен, йөгереп кенә йөри», – дигәннәр иде телефоннан авыл советы хезмәткәрләре. Сүзләре хак икән, август аенда гына юбилеен үткәргән Мөнәвәрә апага бер дә сиксәнен бирмәссең. «Зиһен генә бетеп бара хәзер», – дип елмая үзе.

Мөнәвәрә апа – сугыш чоры баласы. Шушы ике сүзгә алар буыны кичергәннең барысы да сыйган – ачлыгы да, ялангачлыгы да, кул көче белән илне күтәрү михнәте дә...

Фермага сыер саварга менгәндә 16 гына яшь була әле Мөнәвәрәгә. Егерме сыерны көненә өчәр тапкыр кул белән савар өчен кайдан көчләр алгандыр алар?! «Ул вакытта бүгенге шартлар юк. Сөте тә торбадан гына китми – фляга белән үзебез ташыйбыз. Сыерларга дигән суларны, онлы апараларны да көянтәләп китерәбез. Аннары кул арбасы алып, печән чабарга чыгып китәбез. Без бер фермада алты кыз – бер-беребез белән ярыштан эшли идек. Районда иң күп сөт савучылар булдык. Алтыбызны да районга алып барып, Коммунистлар партиясенә кабул иттеләр», – яшь чакларын искә алгач, героинябыз тагын да яшәреп киткәндәй була.

Без Мөнәвәрә апаны «Азат хатын» журналы тышлыгыннан «эзләп таптык». 1972 елгы декабрь саны ул. «Биектау районының «Урак-Чүкеч» колхозы сыер савучысы Мөнәвәрә Кәримуллина» диелгән. Безне миләшләре белән сәламләп каршы алган Шәпше шушы колхозның үзәге булган авыл. Авыл диеп әйтү бик дөрес тә булмас, үзенә генә хас тарихлы бистә ул.

Узган гасырның 50 нче елларында колхозларны эреләндерү башлангач, Шәпшедә берничә хуҗалыкны берләштергән «Урал-Чүкеч» колхозы төзелә. Берничә елдан монда бөтен СССРга үрнәк булырлык зур терлекчелек комплексы һәм икешәр катлы таш йортлардан торган яңа бер бистә калкып чыга. Шундый йортларның берсенә Яңа Чишмә авылыннан әти-әнисе, туганнары белән Мөнәвәрә апалар да күченә.

Ул елларда «Урак-Чүкеч» колхозының терлекчелек комплексын карарга дип чит илләрдән кадәр килә торган булганнар. «Фермабыз үрнәк иде. Бөтен җир чип-чиста, сыерларны юып кына торабыз. Эшкә матур итеп киенеп барабыз, кайтканда кабат киемнәрне алыштырып, асфальтка керт-керт кенә басып кайтабыз... Япониядән килеп, фермаларга, йортларга шаккатып, сокланып йөргәннәре истә», – ди Мөнәвәрә апа.

Шаккатарлык булган шул Шәпше. Колхозчылар газы, суы кергән, хәтта җылы суы да булган яңа йортларда яши. Урамнар – асфальт, кибетләрендә муллык. Мәскәү тәэминатындагы бистәдә хәтта Казанда сатылмаган товарларга кадәр гел булып торган.

«Без яшь вакытта эше авыр булса да, тормыш бик күңелле иде. Бәйрәм җитә башласа, тотынабыз концерт, спектакль әзерләргә! Үзебездә куйгач, йөк машинасына төялеп, күрше авылларга чыгып китәбез! Бигрәк дус-тату идек шул. Фермада кызлар белән ярыша-ярыша эшләгән ул көннәр, җәйләүләрдә җырлый-җырлый сыер сауган чаклар кайчак бик сагындыра», – дип ямансулап ала Мөнәвәрә апа. Авылларның бушавына, яшьләргә үзләре яшәгән җирдә генә эшләргә эш булмавына, мәктәпләрдә укучыларның саны кимүгә көенүен дә яшерми.

Мөлаем елмаеп, тормышыннан канәгать булып, якыннарына хәер-фатихасын биреп, кулыннан килгәнчә булышып, бертуган энесе Мидхәт белән киленнәре Рәмзия тәрбиясендә тыйнак кына яшәп ята ул бүген. Ни кызганыч, фотога төшкәндә күкрәгенә медальләрен тагарга гына күндерә алмадык. Мактауларга күнекмәгән шул алар буыны...

 

 

Теги: ТАССРның 100 еллыгы ТАССР 100 лет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар