Логотип
Актуаль тема

Залимнәргә җәза йомшара

Дәүләт Думасы гаиләдәге җәбер-золымга кагылышлы яңа закон кабул итте. Беренчесендә – штраф, золым ел дәвамында
тагын кабатланса – төрмә...


Белмим, кыйнауларга яңача караш ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт­ләр­не кайчан да бер җайга салырмы-юкмы –
әйтүе кыен. Моңарчы да бит гаилә хәлләренә кагылышлы законнар булмады түгел, булды. 2016 елның июль аенда чыккан законны гына искә төшерик: хатынга кул күтәргән ирне, сәламәтлеккә җиңелчә зыян китергәндә, алты айга кадәр кулга алу яисә 360 сәгать мәҗбүри эш,
ә каты зыян салганда ике елга төрмәгә ябып кую каралган иде. Депутатлар моны гаилә мәнфәгать­ләренә туры килми торган зур хата, дип таптылар. Һәм менә... яңасы.
Ул «Гаиләдә җәбер-золымны декриминализацияләү» дип атала, ягъни мәсәлән, сүз биредә хатынын кыйнаган иргә җәзаны йомшарту турында бара. Беренче мәртәбә кыйнаганда, әгәр дә хатын җитди зыян күрмәсә, ирне административ җаваплылыкка гына тарталар: бу – 30 мең сумга чаклы штраф яки
15 тәүлеккә мәҗбүри эш. Ә инде кыйнаулар икенче мәртәбә кабатланса, 40 мең сум штраф, йә 240 сәгать мәҗбүри эш яки 6 айга төзәтү эшләре, йә ул 3 айга кулга алына.
Зур бәхәсләр кузгаткан әлеге закон, халык арасында сораштырулар алып барылганнан соң, гаилә язмышын хәл итә торган әлеге мәсьәләгә карата уртак бер фикергә киленгәннән соң кабул ителде. Чөнки ул гаять катлаулы, четерекле... «Гаилә эшенә тыкшынырга ярамый» кагыйдәсе безне тәмам
төп башына утыртты. Россия Феде­рациясе Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, авыр җинаятьләрнең 40 проценты гаи­ләд­ә кылына. Шуның һәр унынчысы үлем-китем белән төгәлләнә. Ел саен илдә залим кулыннан 13–15 мең хатын-кыз һәлак була. Шуңа да ка­рамастан, сораштырган 1800 ке­ше­нең 59 проценты – законны йомшарту ягында; 33 проценты – катгый рәвештә каршы; 40 про­цен­ты – законның сүздә генә калачагын белдерә, эшләп китә алырына шикләнә.

Закон кемгә «не по чем»?

Якыныңны кимсетү, кул күтә­рү – ул зур җинаятьләрнең берсе. Гаи­ләдәге чит кеше күрми, белми торган бу афәттән качып котылып буламы? Залим ир белән яшәгән хатыннар моңа ничек карый? Әйе, алар ирне төрмәгә утырту, аннан штраф түләтү ягында түгел. Чөнки бу чаралар беренче чиратта янә гаилә кесәсенә суга. Ирне ябып куйсалар, аның бит бер әйләнеп кайтасы бар. Шул балалары, хатыны янына кайта бит ул. Алдагысы янә билгесез... Ничек араларга соң җәбер-золым корбаннарын бу хәлләрдән? Тиран белән килешеп, аның җәбер­лә­венә түзеп яшәүнең үзе өчен генә түгел, иң элек балалары өчен һәла­кәт булуын аңлаган хатын котылгысыз күренгән вазгыятьне көйләүгә беренче адымын ясый. Хатынын тукмаклаган иргә беренче мәртәбә­сендә – штраф,
ә инде бу хәл ел дәвамында тагын кабатланса, төрмә, дидек. Ни сөйли­без без? Күктән җиргә төшик. Башы көндә­лек җә­бер­дән чыкмаган корбаннар да җи­тәрлек бит һәм бу күп гаилә­ләр өчен табигыйга
әйләнеп бара. Бәл­кем, безгә бу мәсьәләдә чит илләр үрнәгенә күз салыргадыр?! АКШта әле
1996 елда ук кабул ителгән «Гаиләдә җәбер-золым турында»гы федераль закон гамәлгә кергәннән соң, «гаиләдә үтерешү­ләр» саны дүрт мәртәбә кимегән. Хәзер, мәсәл­ән, хатын-кыздан хәбәр килеп ире­шә икән, аның янына шундук махсус әзерлекле полиция хезмәт­кәре барып җитә. Тормышы­на, сәла­мәтлегенә куркыныч яный дип санаган хатын-кыз судьядан үзен саклый торган ордер ала. Нәтиҗә­дә, залим, билгеле бер вакытка, гаиләгә якын килә алмый. 

Гафу итәргә ярамый

«Бер генә сукты бит...» дип, ирегезне гафу итәргә ашыкмагыз. «Тагын бер мәртәбә шундый хәл булса», – дип тә әйтмәгез. Андый хәл булган ич инде. Биредә: «Яныма якын киләсе булма», – дип, ике арага киртә кую дөресрәк. Ул якыннарына карата начар гамәл кылганын тәмам аңларга тиеш. Гомер буе үкенерлек итәргә кирәк аны.
Җәберләүгә хирыслык – тумыштан килә торган сыйфат. Аны үзгәр­теп булмый. Бу хакта хыялланмагыз да. Залимне тәрбияләргә түгел, ә бәлки куркытырга, без әйткән әлеге законнар белән «бастырып» торырга гына була. Башкача берничек тә... Аннары бер күтәрелгән
кул икенче, өченче мәртәбә дә күтәрелергә мөмкин. Һәрхәлдә, тәҗрибә шуны күрсәтә. Ләкин нинди генә очракта да хатын-кызның үз хокукларын яклыйсы урында, аны дөм-бәсләп тоткан сугыш чукмары ягына басуы үзе үк инде күп нәрсә турында сөйли. Җәбер корбаннары хокук саклау органнарына шикаять бел­дерергә, гариза язарга ашыкмый. Язган очракта да, җинаять эше ачылып, судка барып җиткәч, күп­ләр гаризаларын кире ала. Шуңа полиция хезмәткәрләре гаилә эшлә­ренә тыкшынуны кирәк санамый. Моңа алар вакыт уздыру гына дип карыйлар. Чыны шулай бит. Зыян күрүче, эш зурга киткәч, мөнәсә­бәтен шундук үзгәртә. Юк, аның ирен утыртасы килми. Юк, аның фәлән меңнәрчә сум акчаны чыгарып бирәсе килми. Ирен җәзага тартырга теләгән хатын документларны үзе җыя. Ә бу бик җиңел эш түгел.
– Шунысы да бар, – ди Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, – әтисе хөкемгә тартылган бала киләчәктә дәүләт хезмәтен­дә, эчке эшләр органнарында эшли алмый. Гомумән, халык законнарны белми. Тәрбияне мәктәптән башларга ки­рәк. Хатын-кызлар үзләренә кагылышлы законнарны белергә тиеш.
Кылганнары өчен җавап тотмау, залимнең аяк-кулларын тагын да ныграк чишеп җибәрә. Ул үзенең җәзасыз калачагына күптән ышанган инде. Психологлар әйтүенчә, арадан бик сирәкләре генә ихластан тәүбәгә килә. Якын­на­рына нинди зур бәла, хәсрәт-борчулар китерүен аңлый. Ә хатын-кызга шул гына кирәк. Хәер, алар, ирләре бик өзгә­ләнмәсә дә, чыгып киткән җирлә­реннән кире әйләнеп кайталар.
Язма әзерләгәндә без ир кул астында тукмалып яшәгән ханымнар белән очраштык. Сүзне шулар­ның берсенә биреп карыйк әле.
Ул сөйләгәннәрдән нәтиҗәне үзегез ясарсыз. Артык сүзләр дә, дәлилләр дә кирәкми биредә...

«Чарасызлык шулай итә»

«Барысы да шул килеш калачак. Беркем дә иренә шикаять язып, аны төрмәгә утыртыгыз, дип йөрмәячәк». Бу хакта сүз чыккач, 33 яшендә тормышның бөтен ачысын-төчесен татырга өлгергән, күрмәгәне калмаган өч бала анасы шулай ди. «Менә күрерсез...» – ди ул, зур зәңгәр күзләрен миңа төбәп. Бер караганда, ул бер дә хәсрәт-борчудан, кыен күрүдән башканы белмәгән хатынга охшамаган. Яшь, матур... үз-үзен тотышы да күңелгә ятып тора. Сөйли башлагач та, нинди генә хәлләрдә калмаган, үз вакытында зур хаталар ясаган, шикле юлларда йөргән танышыма карата фикер үзгәрми: ул бит чарасызлыктан шулай эшләгән.
– Бөтен бәхетсезлегем әти үл­гәннән соң башланган икән, – ди яшь ханым, сүзен кинәт дөнья хәлләреннән үзенә күчереп. – Җиде яшемдә әти үлеп китте. Мин уйнарга чыгып киткәндә өйдә нәрсәдер эшләп калган иде. Кайтуыма, идән­дә ята. Ток сугып үтергән. Күмгәндә әнинең зиратта әйткән сүзе бер дә истән чыкмый: «Ирсез ничек яшәр­мен?» – дип елады ул. Соңыннан кайта-кайта уйладым. «Әтиегездән башка ничек яшәрмен» – димәгән бит. «Ирсез ничек яшәрмен?» – ди­гән. Гаиләдә без ике бала. Мин – олысы, кечесе – малай. Әни ирне үзенә бик тиз тапты. Ул башта безгә килеп, тегесен-монысын эшләп, әни­гә булышкан булып йөрде, аннары бөтенләй күченеп килде. Без генә әтисез калдык.
Мин ул кеше белән уртак тел таба алмадым. Өйдә гел минем өчен тавыш чыга торган иде. Иң сәере: әни мине түгел, шул кешене яклый иде. 16 яшем тулуга, өйдән бөтен­ләйгә чыгып киттем. Барып сыеныр урыным юк иде. Эшкә дә алмадылар башта. Яшь идем бит. Белемем дә чамалы... Әле төзелештә эшләп, әле подъезд җыештырып йөрдем. Әни мине эзләмәде. Бер генә мәр­тәбә дә кайдалыгым, нишләп йө­рүем белән кызыксынмады. Бер-ике мәртәбә үзем шалтыраттым. «Кем бу?» – ди, танымый мине. Йә танымаганга салынгандыр, кем белә? Шундый әниләр дә бар, – ди ул, минем гаҗәпләнүемне күреп.

«Исәп буенча язылыштык»

– 17 яшемдә бер егет белән таныштым. Аңа ул чагында утыз яшь иде. 18 тулгач, язылыштык. Мәхәб­бәт тә, бер-береңә тартылу, хис дигән нәрсә дә булмады. Ул миңа тәкъдим ясады, мин чыктым.
Миңа кайдадыр яшәргә кирәк,
ә аңа – чит илгә чыгып эшләү өчен өйләнгән кеше булуын дәлилләүче паспорт. Ул миңа бер бүлмәле фатирын калдырды да, чит илгә китеп барды. Вакытлыча, билгеле. Ике елдан ул кайтты, һәм без аерылыштык. Ул чагында мин төнге клубта җыеш­тыручы булып эшли идем. Фатирга кереп торыр өчен азмы-күпме акчам да бар. Көтмәгәндә авырып киттем. Салкын тидергән­мен, күрәсең. Табиб миңа әйтә: «Син, – ди, – йә хәзер бала табасың. Йә бөтенләй баласыз каласың».
Ә миңа бала кирәк. Мин балалар яратам. Ышансагыз, ышаныгыз, ышанмасагыз, юк: мин бала табар өчен ир кеше эзли башладым.
Тап­тым. Сөйлим аңа, аңлатам: «Бары үземнеке булыр, сиңа бернинди дәгъва булмас. Миңа бала ки­рәк», – дим. Ялвара торгач, ризалашты. Мин йөккә уздым. Бала табарыма ике атна кала эштән киттем. Шу­ңарчы эшләдем. Балага акча кирәк булачак бит. Малай тапкач, дус кызыма күченеп килдем. Әнисе бик әйбәт аның. «Бәбиеңне үзем карармын», – дип, мине өч атна узуга, эшкә чыгарды. Балага бер яшь тулганда, әйтә миңа: «Үпкәләмә, арыдым, карый алмыйм», – ди. Кая инде үпкәлисең. Үз әниең түгел ләбаса. Әйберләрем­не җыйдым да баламны күтәреп чыгып киттем.
Өч көн урамда кундык. Ярый әле көннәр җылы торды. Салкын булса, нишләр идең? Ул вакытта кесәмдә җилләр уйный. Ә баланы ашатырга кирәк, кайдадыр яшәргә...
Уйладым-уйладым да «досуг»ка киттем. «Анысы ни була тагын?» –
дим, әңгәмәдәшемне бүлдереп. – Фахишәлеккә, – ди ул, берни булмагандай. – Нишләргә иде соң миңа? Акча юк, яшәргә урын юк, ярдәмчем юк... Баланы бакчага урнаштырдым да, дүрт ел шул эш белән шөгыльләндем. Ниләр генә күрмәдем: кыйнадылар да, төн уртасында урманда ташлап та калдырдылар. Үземә:
«Аз гына түз, бала хакына түз...» – дип әйтә торган идем. Хәзер бик үкенәм, дүрт ел баламны чит кулларда үстердем. Үзем күрмәдем дә.

«Ул мине куды, мин тагын кайттым»

...Һәм көннәрдән бер көнне мин булачак ирем белән таныштым. Клиентларымның берсе иде ул. «Туй­ма­дыңмы әле болай йөрүдән? Ба­лаңны соңгы мәртәбә кайчан күр­дең?» – ди бу миңа, чираттагы оч­рашуларның берсендә. «Туйдым, бик туйдым», – дим. «Китәсеңме минем белән, минем авылда фатирым бар», – ди, үзенә чакыра. Ике дә уйламадым. Миңа мондый тәкъдимне тагын кайчан ясарлар әле?! Малайны алдык та авылга күченеп килдек. Икенче балага узгач, мин аңа «С» гепатиты белән авыруымны әйттем. Әйтмичә булмады, барыбер белер иде. Шул вакыт беренче мәр­тәбә өйдә зур тавыш чыкты. «Теләсә кем белән өстерәл­гәнгә ул», – ди, мыскыл итә. «Аңа түгел, бу чир бары кан аша керә», – дип аңлатам, аңламый. Тәнемә тату ясаткан идем. Чиста эшләмәгән, күрәсең. Шунда гына эләктердем. Әй, үкен­гән нәрсәләр күп инде. Өйрәтүче булмады, булышучы булмады. Әни сүзе юк та юк инде.
Тагын малай туды. Сау-сәламәт бала. Бераздан тагын авырга уздым. Ирем: «Кыз булмасмы?» – дигәч, тагын төшертмәдем. Өченчесе дә малай туды. Мин балалар белән өйдә, ул да өйдә, беркайда эшләми. Өч бала белән тәртип саклап булмый. Ә ул: «Син шуны да карамый­сың», – дип миңа кычкыра. Аннары кыйнарга ук тотынды. Өстемә бен­зин сибеп, артымнан: «Янды­рам», – дип куып йөргәннәрен әле дә онытасым юк. Кыйнаганда биткә тими, аяк-кулга тибә иде. Шундый чакларда өч баланы алам да, күзем кая карый, шул якка чыгып качам, йөрим-йөрим дә, тагын әйләнеп кайтам. Үзенең өстенлеген, минем барыбер кайтасымны белә иде ул. Чыгып китүемә шуңа күрә аз гына да борчылмый иде.
Соңгы мәртәбә, 2 гыйнвар көнне булды. Бик ярсыды. Хәтта үз баласы дип тә тормады. Уйнап утырган баланы тибеп кенә очырды да өстемә ташланды. Хәле беткәнче кый­нады. Күгәрмәгән бер җирем калмады. Балалар елаша, мин елыйм. Нәкъ шул вакыт кайнанам килеп керде. «Полиция чакырт, үтерә бит», – дим. «Чыгып кит. Минем бердәнберем ул», – ди әни­се. Оныклары турында уйламый да. Чатнама салкын көндә өч бала бе­лән урамда калдым. Олы малаема 10 яшь. Уртанчысына – өч, бәләкәе­нә  1 яшь тә 10 ай. Өсләренә рәтләп кигертә дә алмадым. Олы малаем бер футболкадан, аягында ноские да юк. Дус хатыныма киттек. Ишек­не ачмый. Кунакка китеп бар­ган икән. Балалар белән төнлә урамда кала алмыйм бит инде. Ни дә булса эшләргә кирәк. «Добро даром» хәй­рия фонды турында ишеткәнем бар иде. Шунда шалтыраттым. Шундук җавап бирделәр. Адресны әйттеләр, ничек эзләп табарга икән­леген өйрәттеләр. Дүр­тәүләшеп килеп кердек. Балалар дер-дер
кал­тырана. Киендерделәр, ашарга утырттылар. Без анда дүрт көн яшәдек. Шул вакыт эчендә мин үземнең күптәнге хыялымны тормышка ашырдым дисәм дә була. Икенче балага бирелгән Ана капиталына авылдан бер өй сатып алдым. Үземнең өй! Күз алдына ките­рәсезме?! Бакчасы бар, бәрәңге утыр­­тырга җире бар, сарае бар. Их-х, – ди ул, хыялга бирелеп, – сыер да алып җибәрсәм. Яратам мин авылны, балалар да рәхәтләнер иде.
– Алайса, барысы да тәртиптә. Авылга китәсе генә калды.
– Юк, – ди ул, мине шундук туктатып, – ирем чакыра: «Кайты­гыз, бүтән рәнҗетмәм, йортны да балаларга яздырам. Кайтыгыз гына...» – ди.
– Кайтасыңмы? – дим, әйткә­ненә хәйран калып.
– Кайттым инде! Авырый ул. Минем ярдәмгә мохтаҗ, – ди ханым, тагын да гаҗәпкә калды­рып. – Укол ясыйм. Ашатам-эчертәм, минем дүртенче балам ул хәзер. Әле менә кибеттән аңа җылы свитер алган идем, кечкенәрәк булган. Алыштырам, – ди ул, миңа иренә алган бүләген күрсәтеп.
Хатын-кыз диген... Кыйналган, кимсетелгән хатын-кыз. Әнә бит аңа ире нинди якын. «Балаларым­ның әтисе», – дип, барын да ки­черергә әзер. Ә без судка мөрәҗә­гать итәр, гариза язар, дип өмет­ләнәбез.
Һай, белмим, язарлар микән.
Ә менә саубуллашканда ханым миңа: «Үзең өчен көрәшергә кирәк! Җебеп йөрмәскә!» – дигән сүзләрне әйтте әйтүен. Әмма ул бит: «Кый­наса, төрмәгә утыртырга», –
димәде. «Барысы да шул килеш калачак», – диде. 
Биредә язылганнарның берсе дә уйлап чыгарылган түгел. Бу язмыш артында иреннән җәбер-золым күреп яшәгән меңнәрчә хатын-кызларның язмышы ята.
 











Татарстанда кеше хокуклары яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская 

Хатын-кызны җәберләү-кыерсыту – кеше хокукларын бозу гына түгел, ә бәлки җәм­гыя­тебезне тарката, нәтиҗәсе, билгеләре бик тирәнгә үтеп керә торган куркыныч күре­неш. Бүген без моны иң җитди социаль һәм сәяси проблема буларак кабул итәбез. Дәү­ләте­без, һәм әлбәттә инде, иҗтимагый оешмалар игътибарын шушы афәткә юнәлтергә тырышабыз. Без бит моңарчы гел гаилә эшләренә тыкшынырга ярамый, дигән фикердә булдык. Безгә шулай уңай иде. Чит хатынны кыйныйлар бит, чит гаилә җәфалана бит... Бүген гаилә, ир белән хатын мөнәсәбәтләренә, бу безнең дә проблема, дип карарга кү­негеп киләбез. Башкача мөмкин түгел. Саннарга гына күз төшерик: дөньяда ел саен иреннән золым күргән хатыннарның саны 1800 меңгә җитә. Бу мәсьәләдә безнең ил дә калышмый. Мисал өчен, Татарстан буенча гына да 2016 елның ноябренә 7236 хатын-кызның кыйналуы, 28 енең үлем очрагы теркәлгән. Илкүләм алганда, һәр дүртенче гаиләдә шундый хәл. Былтыр безгә 3549 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 45 проценты – хатын-кызлар. Бу сан ел саен 1,1 мәртәбә арта бара. Димәк, ышаналар безгә. Кызы каты авырып киткәч, фатирын сатып, кызы белән бергә Мәскәүгә киткән, баласын аякка бастыру өчен кредит алырга мәҗбүр булган һәм хәзер менә икәүләшеп урамда калган ана белән кызның хәлен бик яхшы аңлыйм мин. Ничек ярдәм итмисең аларга?!
Узган ел торак мәсьәләләре буенча 425 гариза һәм шикаять кергән: кемдер торакка чиратны торгызуны, кемдер социаль ипотека программасы буенча фатир сайлау хокукын даулап килә. Коммуналь хезмәткә түләүләрдән риза булмаучылар да күп. 
Чаллы, Тукай, Лаеш районнарында яшәүче күп балалы әниләрне җир белән тәэмин итү мәсьәләләре кызыксындыра. Бу да актуаль проблемаларның берсенә әверелеп бара. Әмма, әйткәнемчә, иң җитди проблема – гаиләдәге җәбер-золым. Иренең рәхимсезле­геннән зарланып килүче хатыннар бездән яклау эзли. Ана кешенең бердәнбер теләге –
баласын сәламәт һәм бәхетле итеп үстерү. Ә гаугалы гаиләдә моның булуы мөмкин түгел. Былтыр безгә иреннән качып, «Добро даром» кризис үзәгендә яшәргә мәҗбүр булган биш бала анасы мөрәҗәгать иткән иде. Минемчә, гаиләдәге җәбер-золым кемнеңдер шәхси эше түгел. Бу – кеше хокукларын бозу. Ул гаиләләрне тарката, милләтебез сәламәтлегенә
зур зыян сала. «Хатын-кызга карата дискриминациянең барлык төр формаларын бетерү турында конвенция» 1979 елда кабул ителгән иде. Аны башкача «Хатын-кызлар конвенциясе» дип тә атыйлар. Ә 2008 елда БМОның Генераль секретаре Пан Ги Мун «Хатын-кызны җәберләүгә каршы бергәләшеп алыныйк» дигән шигарь астында бу эшкә хөкүмәтне, җәмәгатьчелекне, иҗтимагый оешмаларны күтәрү тәкъдиме белән чыкты. 
Гражданнарның хокукларын саклауга юнәлдерелгән законнар бездә җитәрлек: әйтик, Конституциябез буенча беркем дә кыерсытылуларга дучар ителергә тиеш түгел. Җинаять кодексы, Гаилә кодексы да хатын-кыз һәм бала, гаилә хокукларын саклый, яклый... Ләкин кайбер белгечләрнең фикеренә караганда, безнең законнар хокук бозучылар белән кисәтү чаралары алып баруны күздә тотмый. Алар җаваплылыкка законнарны бозганнан соң гына тартыла, ягъни мәсәлән, эш узгач кына... Хатын-кызны кыйнау фактлары булмый торып, гаилә эшенә тыкшынырга дәүләтебезнең хакы юк. Зыян күрүчене яклый тор­ган механизмнар эшләнмәгән. Еш кына гаеплене штрафка тарту гаилә өчен чын мәгъ­нәсендә җәзага әверелә. Штраф дигәнебез төзәтмәләр белән кабул ителгән яңа законда да каралган ул. Ничек эшләп китәр, анысын вакыт күрсәтер. Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан «Гаиләдә җәбер-золымны декриминализа­ция­ләү» турында кабул ителгән яңа закон бу хәлләргә чик куяр, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләргә ярдәм итәр, ә иң мөһиме: балалар зыян күрмәс, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар