Логотип
Актуаль тема

Залим кочагында

Җәбер-золымга дучар ителгән хатын-кыз газап-куркулары белән ялгыздан-ялгыз. Ярдәм сорарга яхшысынмый ул. Чөнки кыерсытучы – иң якын кешесе: ире бит...
Хатын-кыз хокукларын яклауга багышланган форумдагы сөйләшүне искә төшереп утырам. Мәгънәле чыгышлар, кызу бәхәсләр белән ике көн барган Халыкара фәнни-гамәли конференция, дөньяның төрле почмакларыннан җыелган мәртәбәле вәкилләр әйткәнчә, «югары дәрәҗәдә оештырылган» чара булып, үткәнгә, тарихка калып бара. Ул безнең – хатын-кызларның тормышында нинди урын алыр? Җәбер-золым күреп яшәгән әниләребез, апаларыбыз, сеңелләребезнең язмышы кай якка үзгәрер? Өйдәге, гаиләдәге бу мәхшәрнең ахырында кайчан да бер яктылык күренерме?
Язмага керешкәнче, гасырлар дәвамында кешелекне борчудан туктамаган әлеге сорауларга җавап бирергә алынганчы «Татар хатыны ниләр күрми»гә мисал рәвешендә гыйбрәт алырдай берсеннән-берсе ачы язмышлар белән таныштырып үтмәкче булам. Бу язмышлар игезәкләрдәй охшаш та, охшамаган да.

Наилә Фазлыева: «Берни дә үзгәрмәгән»

– Без гаиләдә биш бала үстек. Әни гомер буе мәктәптә укытты. Әти – колхозда төрле эшләрдә йөрде. Хәзер алар икесе дә мәрхүм инде. Сөйләгәннәрем аларга дога булып барып ирешсен. Әни бик сабыр, акыллы, зирәк хатын булган ул. Хәтта артык сабыр дип әйтер идем. Ә әти... әти турында искә дә аласы килми. Уйлыйм-уйлыйм да хәйраннар калам. Ничек түзгән без аңа? Әнинең кыйналмаган бер көне булмады дисәм, арттырмам. Әтинең эштән кайтыр сәгате җитә башласа, төрлебез-төрле почмакка кереп качабыз. Әти эчкән булса да, айнык булса да әнигә бәйләнә. Башта ямьсез сүзләр белән теткәли, аннары, әни дәшмәгәч, тиктомалдан ярсып китеп, дөмбәсләп ташлый да, өстәл янына утырып, әни әзерләгән тәмле ризыкларны ашый. Күзенә чалынсак, тукмак безгә дә эләгә. «Карават астыннан чыкмагыз», – дип әйтә торган иде әни безгә.
Бичара әнием, әти кулын күтәрә башласа, «битемә генә сукма» дип ялвара. Әти битенә сукмый, тәнен күгәртә. Кышкы бураннарда, чатнама суыкларда, коеп яуган яңгырларда өйдән куып чыгара.
Барын да күрдек, барын да... Җыйнаулашып сарайга, печәнлеккә менәбез дә, алдан хәстәрләп куелган урыннарыбызда бөрешеп ятабыз. Ходай күрсәтмәсен. Әни үзе укымышлы, зыялы кеше булса да, беркая бармады, беркемгә зарланмады. Безгә дә кушмады. «Әтиегез бит ул сезнең», – ди торган иде. Әниебез бик иртә үлде. Шуннан соң без әтиебездән йөз чөердек. Картайган көнендә ул япа-ялгыз калды. Шулкадәр бәгыребезгә үткән икән, барып хәлен дә беләсе килмәде. Ходай кичерсен, әнинең иртә китүендә без бары аны гаепләдек.
Бу хәлләрдән соң илле еллап вакыт узып китте. Хәзер мин үзем дә әни, дәү әни... Шөкер, иремнең миңа кул күтәргәне димим, авыр сүз дә әйткәне юк. Кайчак моның ише хәлләр турында ишетәм дә тетрәнеп китәм. Шундук барысы да искә төшә. Күпме вакыт үткән, ә берни үзгәрмәгән. Нишләп шулай икән ул? Бернинди дә җәза юк микәнни соң шул адәм актыкларына?

Галия Зарипова: «Буа башлады...»

– Ирем мине беренче мәртәбә, моннан алты ел элек, йөкле чагымда кыйнады. Шул көннән бирле рәхимсез, алкоголик ир белән тормышым тәмугка әйләнде. Ул бәйләнергә, кимсетергә җаен табып кына тора: әле бала авырганга гаепли мине, әле ризык тәмле түгел... Былтыр, түзә алмагач, аерылырга булдым. Хәзер ул миңа туктаусыз яный, кимсетә, әшәке сүзләр әйтә. «Барыбер үтерәм мин сине», – ди. «Ирем яный», – дип полициягә шалтыраттым, җинаять эше ачуларын үтенеп гариза яздым. Күп тә үтмәде, прокурор: «Тәнеңдә җәрәхәт юк», – дип
эшне япты. Бер мәртәбә ирем мине буа башлады. Якыннарым: «Монысы инде – җинаять», – дип судка мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр. Буа башлаганын ничек исбатлыйсың? Өйдәге залимне берничек тә тыеп булмый икән. Мин төшенкелеккә бирелдем. Безнең шәһәрдә социаль кунакханә юк. Хәзер туганнарымда яшим, иремне фатирдан куып чыгара алмыйм. Фатирны үземә кайтару юлларын да белмим. Адвокатым бүлешергә тәкъдим итте. Бу хакта ничек иремә әйтәсе?! Мин гел куркып яшим.
Иң аянычы — ул гомер буе кыйналып яшәсә яши, аерылырга ашыкмый. Яклаучысыз булу, чарасызлык шулай итә аны.

Зөбәрҗәт Хәбибуллина: «Ирем өйдән куа»

– Без ирем белән бер мәктәптә, бер сыйныфта укыдык, бер парта артында утырдык. Шул чагыннан ук дуслашып, аннары бер-беребезне яратышып өйләнештек. Кеше безгә соклана иде. Күз тидерде­ләрме, көнләштеләрме, тора-бара тормышыбызның асты-өскә килде. Ни булды, кайсы мәлдә сүнде безнең мәхәббәт?! Хәзер генә белдем: баксаң, хатыннар белән йөргән икән ул... Кыйный башлавы да шуннан. Бер суккан гел суга дигәннәрен ишеткәнем бар. Шулай икән. Беренче сугуында аңым китеп яттым. Аңыма килеп, янымда бәргәләнеп йөргән иремнең: «Син үлсәң, мин дә лапаска чыгып асылынам», – дигәнен ишеттем дә: ялгыш кына булган, ул мине ярата, дип, иремне шундук гафу иттем.

Ә ул, үлә-нитә калсам, җавап бирүдән курыккан. Аннары ул миннән яшермичә, ачыктан-ачык йөри башлады. Йөргән нәрсәсен өйгә алып кайта да безне бүлмәгә куып кертә, өстебездән бикләп куя. Төрмә инде менә, төрмә... Сабыр гына көттем, туктар, басылыр дидем. Юк, туктамады. Үзе хатыннар белән йөри, ә төннәрен мине кыйный-кыйный янына сала. Белсәгез иде залим кочагында ятуларның ни икәнен? Шулай итеп, икенче балага уздым. Иремә әйткәч, тагын ярсыды: «Нәрсәгә миңа синең балаң?» – ди. Авырыма дүрт ай чамасы булгандыр, үләм, дип, күп итеп йокы даруы эчтем. Күрше кереп, хастаханәгә алып китмәсә, чыннан да дөнья белән хушлашасы булганмын. Ирем шул вакытта табибларны: «Эчкән бит ул...» – дип аяктан екты. Шундый имансызга әйләнде ул.

Бер-бер артлы ике кыз балабыз туды. Малай тапсам, бәлкем, йөрүдән туктар дидем. Өченче балага узгач, ирем: «Нигә хәерче арттырасың?» – дип тузынды, әйтмәгән сүзе калмады. Эшмәкәр ул, бер дә хәерче түгел. Ә бала, билгеле инде, кирәкми аңа. Башы-күзе әйләнгән, тонган, әйтерсең, сихерләгәннәр аны. Бервакыт эштән кайтуга, пешергән ашларымны ишегалдына чыгарып ыргытты. Коръән укытам дип, әби-бабайларга әзерләгән ризыгымны, «берсен дә кертмим» дигәч, мәчеткә алып барырга туры килде. Сөйләсәң, кеше ышанмас. Ә берчак өйгә сөяркәсен алып кайтты. Юк кына нәрсәгә бәйләнеп, мине аның каршында кыйнап ташлады. Йөрәгемә шул ярамады. Бүлмәмә кердем дә агу эчтем. Үлсәм үлим, балаларны ялгыз калдырмас әле дидем. Шундук хәлем начарайды. Олы кызым урамга чыгып йөгерде. Мине алып чыгып киткәндә, иремнең: «Ул шулай үләргә ярата инде», – дигән мыскыллы тавышы гына ишетелеп калды. Уйламыйча эшләнгән бу гамәлем белән мин үземә гомерлек җәрәхәт ясадым: көтеп алынган улым гарип туды. Ул хәзер инвалид коляскасында, башы да эшләми, аяклары да рәтләп йөрми. Иргә үч итәм дип, харап иттем баламны. Ул аңа борылып та карамый. Безнең нәселдә гарипләр юк дип кенә җибәрә.

Инде белмим, ничек яшәрбез? Ул мине балаларым белән бергә өйдән куа. Ә мин китмим. Шуңа котыра да ул. Дөресен әйткәндә, барыр җирем дә юк. Әнигә китәр идем, ул үзе абый тәрбиясендә. Туганнарның һәркайсының үз тормышы. Аннары берәү дә әле чакырып тормый. Ул сала башлаган өйне икәүләп салып бетердек. Ә хәзер: «Синең бу өйдә дәһелең юк», – ди. 
Моннан йөз еллар элек тә шулай булган. Бүген дә ул иң актуаль, иң җитди һәм хәл ителмәгән мәсьәлә булып кала бирә. 

Шундый хәл килеп чыгар, дип, башыма да кертеп карамадым. Шуңа төзелеш материалларына чеклар һәм башка кирәкле документлар сакланмаган. Проблемалар аннан башка да җитәрлек. Малайны аякка бастырасы бар. Ә моңа меңәрләгән сум акча кирәк. Иремнең акчасы бар, бирми генә. «Аннан ни файда?» – ди бәгырьсез. Акчасы булган кешеләр чит балага да йөзәр меңләп акча күчерә. Ә бу... гарип баласыннан файда көтә. Ярый әле олы кызымны институтта түләп укыта. Картлыгы турында уйлагандыр инде. Ә бәлкем, үз ягына аударасы киләдер.
Ул аңа минем белән аралашмаска, сөйләшмәскә куша. Ничек аралашмасын инде, балам ич ул минем?! Бүгенге көн белән генә түгел әле. Алга таба ни буласын, кемнең кем кулына каласын бер Аллаһы Тәгалә генә белә...

«Һәркемнең үз эше»ме?

Күренә ки, хатын-кызны шушы хәлләрдән ничек йолып, коткарып калырга, дип, дөнья белән баш ватуыбыз тикмәгә түгел. Бу сорауга кистереп кенә җавап бирүе дә мөмкин түгел. Чит кешенең чит гаилә мөнә­сәбәтләренә – ир белән хатын арасына тыгылуы күп­вакыт зур бәлаләр китереп чыгаруын, олы фаҗига белән тәмамлануын онытмыйк. Бу – гаять четерекле, бик шәхси мәсьәлә. Хокук саклау органнары да гаилә хәлләренә катнашмау ягында. Бер яктан, бу аңлашыла да. Алар, җинаятьне ачу барышында, шаһитлар белән эшләргә, күрсәтмәләргә таянырга күнеккән. Башкача ничек булсын?! «Баш­кача булмый. Бу бит язмышлар», – дияр алар. Шулай, анысы, язмышлар! Тик гаиләдә кемне шаһит итәргә соң?! Әтисенең әнисен тукмаклаганын, йә булмаса, ямьсез сүзләр белән мәсхәрәләвен көн дә күреп-ишетеп торган сабыйнымы?! Юк. Шулай булгач, шаһит та юк. Ә димәк, җинаять тә... Залим­нәргә чара юк, бер уйласаң. Шуңа күрә алар кылган золымның очы-кырые күренми дә. Югарыда китерел­гән әлеге мисаллар, без сөйләгәннәр йөзләгән, меңлә­гән гаиләләргә кагыла. Ул язмышларда – һәркайсы­бызны уртак борчыган, кайвакыт хәл ителмәстәй тоелган берсеннән-берсе җитди проблемалар.
Төрле илләрдән форумга килгән вәкилләр дә шушы мәсьәләне күтәрде. Гаилә тәмугы дип аталган бу афәтнең очы да, кырые да юк. Ул безнең илнең башыннан гына түгел, әйткәнебезчә, дөнья башыннан йөри. Аның кара канаты, күз яше, каһәре залимнең миллә­тенә, социаль хәленә, диненә түгел, бәлки, дененә, иманына карый. Чаң сугуыбыз да шуңа. Мондый вазгыятьтә иң кыены – җәбер-золым корбаны судка үзе, бары үзе мөрәҗәгать итәргә, үзе гаделлек даулап йөрергә тиеш. Ягъни үзе адвокат, үзе гаепләүче, үзе шаһит сыйфатында. Барып чыга торган эшме бу?! Ай-һай... Шуңа күрә алар суд юлында йөрүдән баш тарта. Судлашканга карап мөнәсәбәт­ләрнең көйләнмәя­чәген үзләре дә аңлый алар. Хатын-кызның тыйнаклыгы, кирәкмәс сабырлыгы бу хәлдән чыгу юлларын үзеннән-үзе бикли.

Безне яклыйлар

Вазгыять үзгәрми. Шулай да бүгенге көндә көрәшкә дәүләт оешмалары, кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләр, хатын-кыз иҗтимагый оешмалары алынган. Дөресен әйткәндә, безнең әле бу темага бу кадәрле кискен итеп, чынбарлыкны тулысынча танып сөйләшкәнебез дә юк иде. Бик тә вакытлы, урынлы булган икән ул. Егерме елга якын җәбер-золым күреп яшәгән Зөбәрҗәт ханым өчен генә түгел, залим ирләренә түзеп торган миллионлаган хатын-кыз өчен кирәк булган икән бу сөйләшү. Аларның күбесе үзләрен бу хәлдә бертөрле тота: кешедән яхшысынмый, беркемгә сөйләми, судка бармый, хокук даулап йөрми. БМОның Хатын-кызга карата дискриминацияне бетерү комитеты вәкиле Нахла Хайдар форумда бу ямьсез күренешнең бөтен илләргә хас булуын, дискриминациянең гомуми, уртак сыйфатлары булуын билгеләп үтте. Мәскәү шәһәренең «Анна» милли үзәге «Хатын-кызга карата кылынган җәбер-золым милли мониторингы» проектын эшләүдә катнашкан. Мониторинг өчен әзерлән­гән мәгълүмат нигезендә Европа Советы киңәшләре ята. Үзәк җитәкчесе Марина Писклакова-Паркер әйткәнчә, хатын-кыз хокукларын саклау, аны мәсхә­рә­ләүнең теләсә нинди формаларыннан яклау – ул дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булырга тиеш. Дәүләт бу хәлне гореф-гадәтләргә дә, йолаларга да сылтап калдырырга тиеш түгел.

Форум эшендә катнашкан Рязань өлкәсенең кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Александр Гришко белән килешәм: әлегә юнәлештә кабул ителгән хокукый нормалар эшләми. Проблеманы һәрчак күз уңында тоту өчен закон кирәк, залим ирне акылга утыртырдай, авызлыклап тотардай катгый закон кирәк! Мәскәү адвокатлар коллегиясе адвокаты Мари Давтянның форумдагыларны киләсе елга гамәлгә керәчәк дип көтелгән җәбер-золымга каршы федераль закон проекты белән таныштырып чыгуы күңелгә бераз өмет өстәп җибәрде җибәрүен. Әлеге закон көченә керә калса, Зөбәрҗәт ханым хәлендәге хатыннар җиңел сулап куяр, залим ирләрнең хатын кыйнаулары, ир белән хатын арасындагы низаг дип кенә түгел, ә, бәлки, җинаять эше дип бәяләнер иде.

Әлбәттә, гаиләдә бәхәс-тарткалашлар, низаглар булмыйча тормый. Бу – табигый, норма. Ә җәберләүләр – гайре табигый хәл. Монысы инде – судка китереп җиткерергә тиешлесе. Мәгьлүм закон проекты фикер алышучылар арасында тирән кызыксыну, хуплау уятса да, ирне төрмәгә ябып куюдан
яисә аңа зур штрафлар түләтүдән янә хатын-кыз зыян күрә. «Җинаять эше ачтырып, аңа гына бәла ясамабызмы?» – дип шик белдерүчеләр дә булмады түгел. Закон проектын эшләүчеләр аларны: «Барысы да исәпкә алынган, гаилә иминлеге сагында торучы оешмалар фаҗигане булдырмый калу, кисәтү хәстәрен алдан күреп куячак», – дип ышандырды.

Дингә, гореф-гадәтләргә сылтамаска

Җәбер-золым дигәндә, билгеле инде, без хатын-кызга кул күтәрүне генә күздә тотмыйбыз. Әйе, золым – күпкырлы, күпйөзле. Дагстан кунагы Маликат Джабированың әйткәннәре күңелсез уйларга этәрә. Әнә бит ничек: дингә сылтап, хатын-кызны кыерсытулар-кимсетүләр һаман да дәвам итә. Ирләр: «Дин шулай куша», – дип аларга пәрәнҗә киеп йөрергә боера. «Тыңламыйсың икән, аерып җибәрәм», – дип куркыта. Сүз дә юк, уңышсыз гаиләләр кайда да бар. Өйдәге әлеге хәлләрне күреп үскән кыз баланы, мәсәлән, киләчәктә дә шундый газап көтмәс дип кем әйтә ала?! Дагстан хатын-нарының күбесе эшләми икән. Шуңа күрә алариматди яктан тулысынча ирләренә бәйле. «Безнең хатын-кызлар ирләренең җенси көчләвен, кыйнауларын, кимсетүләрен шулай булырга тиеш, дип, тыныч кабул итә», – дип гаҗәпкә калдыра Маликат ханым. Ул кыз урлау, загста язылышмыйча яшәү рәвешенең дәвам итүен әйтә. Чечен һәм Кабарда-Балкар Республикаларында да шундый ук хәл күзәтелә. Күбесе баш иеп, йодрык татып яши.
Дәүләт җәбер-золымны гореф-гадәтләргә дә, йолаларга да сылтап калдырырга тиеш түгел.

Аларны тыңлыйсың да, ярый әле безнең республикада хатын-кызны яклардай оешмалар күп дип уйлап куясың. Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең илдә беренче­ләр­дән булып барлыкка килүе дә зур дәрәҗә безнең өчен. Алар башкарган эшләрнең исәбе-саны юк. Әмма ни генә димик, хатын-кыз иң элек үзе турында үзе кайгыртырга тиеш. Моның өчен аңа хокукый нормаларны белергә, курыкмаска, көрәшергә кирәк. Ничек итеп, ни рәвешле?! Әлеге дә баягы, федераль закон (кабул ителгән очракта, билгеле) бик күп со-рауларга ачыклык кертер дип уйлыйм.
 
Кем туктатыр?
Җәбер-золымның конкрет адресы юк. Ул яңадан-яңа төс алып, эпидемия кебек тарала бара. Югыйсә безне яклый торган хокукый нормалар да аз түгел. Мисал итеп, «Хатын-кызга карата барлык төр дискриминацияне бетерү турында» конвенцияне (3 сентябрь 1981 ел), БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1993 елның декабрендә гамәлгә кертелгән «Хатын-кызга карата җәбер-золымны юкка чыгару турында» декларацияне алыйк. Россия Федерациясенең 19 нчы маддәсендә: «Ир кеше һәм хатын-кызга тигез хокуклар һәм ирек, аларны тормышка ашыру өчен тигез мөмкинлекләр бирелә», – диелгән. Европа Комиссиясенең
1997 елда дөнья күргән хатын-кызга һәм балаларга карата җәбер-золымга каршы көрәш программасын да искә төшерик.

Әле күптән түгел генә Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле аппараты хезмәткәрләре тарафыннан чыгарылган «2014–2018 елларга Татарстан Республикасында кеше хокуклары стратегиясе»н дә форум кунаклары югары бәяләде.

2015 елның февраль аенда кабул ителер дип көтелгән «Гаилә-көнкүрештәге җәбер-золымны булдырмый калу һәм кисәтү турында» федераль закон да безгә кылдан нечкә әлеге проблеманы хәл итүдә ныклы терәк булачак.

фото: http://pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар