Логотип
Актуаль тема

«Урладың, эчтең – төрмәгә...»

Әле кичә генә тимер рәшәткә артында яшәгән тоткын, иреккә чыккач, югалып кала. Шул чагында ярдәмгә килә дә инде «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» хезмәткәрләре.
Хәзерге вакытта Татарстанның төзәтү колонияләрендә 13 меңгә якын кеше срогын тутыра. Ел саен 4 мең кеше иреккә чыгарыла. Һәм, игътибар итегез, ел саен шулкадәрле диярлек кеше төрмәгә килеп эләгә. Шуның 65 проценты – кабат, ягъни икенче, өченче мәртәбә... Нәрсә дигән сүз бу? Ни өчен алар бер баскан тырмага кат-кат килеп абыналар? Йозак астындагы тормышның кырыс кагыйдәләрен бик яхшы белсәләр дә, аңлы рәвештә шуңа баралар?

Без Чуаш Республикасының Алатырь шәһәрендә урнашкан хатын-кызлар колониясенә керергә җыенып торган арада яныбызга җиңел машина килеп туктый. Аннан кызу-кызу адымнар белән бер ир кеше төшә. Ике кулында – ике зур сумка. «Күчтәнәчләр килә», – ди арабыздан берсе. Ул безнең барыбызга да: «Иң зур бүләк», – дип, журнал өләшеп чыга. Аның «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» (автоном коммерция булмаган оешма) генераль директоры, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палата әгъзасы булуы турында ишетеп белә идем инде. Ә менә күрүем – беренче. Азат Галимҗан улы Гайнетдинов башкарган игелекле эшләр турында Татарстанда кеше хокукларын яклау вәкаләтле вәкиле Сәрия Харис кызы Сабурскаяның сөйләгәнен дә хәтерлим.
Кулыма эләккән әлеге журналдагы юлларга игътибар итәм: 1990 нчы еллар ахыры, яшьлек хатасы һәм нәтиҗәдә, Азат Гайнетдинов – төзәтү колониясендә... Шунда чагында күрә дә инде ул кат-кат әйләнеп кайтуларны. Сәбәбен генә аңламый: ни өчен?  «...Бервакыт Фәрит исемле бригадирның иреккә чыгар көне җитте. Шунда мин аңа игътибар иттем: «Инде кая барыйм? дигән кешедәй аптырап, югалып калган иде ул», – дип искә ала Азат Гайнетдинов истәлекләрендә. – Колониядә ул дәрәҗәле цех бригадиры, аны үзенчә хөрмәт итәләр, биредә аның ятып йокларга урыны, ашарга ризыгы бар. «Нәрсә эшләргә, кая барырга?» – ди бу. Мин дә ул көнне азат ителдем. Мине каршы алдылар, аны юк. Үз башына төшкән кеше генә барын да аңлый. «Гражданнарның үзгә категориясе», ягъни ирегеннән мәхрүм ителеп, төзәтү колонияләрендә утырып чыккан кешеләргә һәм матди, һәм юридик ярдәм күрсәтеп, яңа тормышларын башлап җибәрергә булышкан, шул игелекле эшләре белән республикада танылган, инде үзе зур шәхескә әверелгән Азат Гайнетдиновның йөрәгенә үтеп, уена кереп калган мәле дә шушы сөйләшү була. Ул чагында сорауга җавап табылмый кала, чөнки ул әле моны үзе дә белми. Әйе, кайчандыр җинаять кылып, тормышларын бер мизгелдә тәмугка әйләндергән кешеләр, «ирекле кош»ка әйләнгәч, нишлиләр? Күбесе тагын урлый, тагын эчә һәм тагын төрмәгә эләгә, чөнки аларны эшкә алмыйлар, күбесенең кайтып сыеныр почмагы да юк. Алардан туганнары баш тарткан. Шундый хәлдә калучыларга ярдәмгә килә дә инде әлеге Үзәк. 
Хәзер бу Үзәк турында бөтен республика белә. Азат Гайнетдиновны да беләләр, ярдәм сорап киләләр. Ул аларның кайсын эшкә урнашырга, кайсына яшәп торырга урын табарга булыша. Ашау-эчү, кием-салым турында әйтеп тә торасы юк. «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге»нең үз юристы, үз социаль хезмәткәре, бухгалтеры, идарә рәисе, маркетингы һәм башкасы, һәм башкасы бар. Алар мохтаҗларга ризык, кием-салым хәстәрләп кенә йөрмиләр, әйткәнемчә, эшкә урнаштыру, медицина ярдәме күрсәтү, документларын торгызу проблемалары белән дә шөгыльләнәләр. Бик күп оешмалар белән уртак проектлар да әлеге мәсьәләне хәл итү өчен файдаланыла. Бәлкем шуңадыр да соңгы вакытта колонияләрдә утыручылар, кабат әйләнеп кайтучылар саны кимегән. Үзәк аларны яңадан тормышка кайтара, киләчәккә планнар төзергә, якыннары, һәм әлбәттә инде, җәмгыять алдында изге бурычларын үтәүгә этәргеч бирә.

Үзәкнең адресы: 420012, а/я 16, Казан, Мөштәри урамы, 12 нче йорт. Телефоны: +7 (843) 212-15-81.
    
фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар