Логотип
Актуаль тема

Тагын авыз ачып калмыйк!

Ишеткәнсездер дә инде, бәлки, фикер алышуларда да катнашкансыздыр, без – татарлар тормышында зур гына вакыйга булып ята бит. Үз-үзебезне саклау инстинктының уянуымы бу, соңгы кат талпынып караумы – Татар халкының үсеш стратегиясе дип аталучы бик зур документ эшләнеп ята. Эшләнеп ята дию дә дөрес түгел, барыбыз бергәләп эшлибез аны. Әлегә бөтен кешедән дә фикерләр җыялар.

 

«Татар милләтен үстерүдән нинди юлларны, нинди чараларны күрәсез, барысын да языгыз. Монда хәзер минеке, синеке дигән сүзләр юк, монда бары тик мин һәм без генә бар», – диде Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Чаллы шәһәрендә узган фикер алышуда. Фикерләрне теләге булган һәркем Бөтендөнья татар конгрессының сайтына кереп, махсус бүлектә язып калдыра ала. Ә стратегия белән танышу өчен, сылтамасы менә шушы: http://tatar-congress.org/yanalyklar/tatar-halkynyn-ysesh-strategiyase-eskizy-ostemeler-belen/.

 

Монда инде кайбер фикерләрне өстәргә дә өлгергәннәр. Тагын бер тапкыр җентекләп тикшереп, кабул ителгәнчегә кадәр (хәер, аннан соң да ул үле бер документ булмыйча, гел тулыланып торачак) төрле фикерләрне өстәргә, стратегиягә үзгәрешләр кертергә мөмкин әле.

 

Стратегиянең исеме – «Кем Мин – Татар булмагач!» дип атала. Аның максаты – татарның милли үзаңын үстерү, татарның милек хуҗаларын булдыру. Шушы максатларга ирешү өчен 2020нче елга кадәр (ә стратегия үзе 2050 елга кадәр кабул ителә) бердәм социомәдәни тирәлек булдыру, һәм 2030 елга кадәр татар тормышын заманга яраклаштыру, ә инде 2050 елга татар милләтенең тотрыклы үсешенә ирешү планлаштырыла.

 

Стратегия һәркемне – һәр татарны, иҗтимагый хәрәкәтне, хакимият органнарын, бизнес җәмәгатьчелеген берләштерергә тиеш. Аны тормышка ашыруда таяну нокталар булып татарның бөек тарихы, ышанычлы үсеш юлы, бердәм татар халкы үзе, мәдәни мәркәзебез Казан, Бөтендөнья Татар конгрессы, милли мәсьәләләрне чишәрдәй дәүләти структуралар, татарлар яши торган төбәкләрдәге тормышны өйрәнү тора.

Татарның үзаңын үстерү юнәлешләре – татар тормышын оештыру, мәгариф һәм фән, мәдәният, мәгълүмати мохит.

Татар тормышын оештыру дигәндә стратегияне төзүчеләр татар авылларында заманча инфраструктураны үстерү, яшьләргә ярдәм итү, кече һәм урта эшмәкәрлеккә, җитештерүчеләргә, социаль бизнесның гаилә-туганлык формаларны ярдәм итү; татарча яшәү, сәламәт тормыш итү рәвешен үрнәк итеп кую, гаиләдә балага саф татар исемен кушу, нәсел шәҗәрәсен белү, туган телдә сөйләшү, гореф-гадәтләрне саклау,һәр төбәктә фикерле, эшлекле кешеләрдән шуралар булдыру, хәйриячелекне җәелдерүне күздә тота.

Милли мәгарифне үстерүнең иң мөһим чаралары дип татар балалар бакчалары, башлангыч мәктәпләр, лицей-гимназияләрнең санын арттыру, конкурентлыкка сәләтле милли белем бирү программаларын булдыру, татар телендә иң югары дәрәҗәдә урта белем бирә торган үрнәк уку йортын булдыру, шул базада милли кадрларның белемен күтәрү, һөнәри мәктәпләрдә һәм уку йортларында татар төркемнәре ачу, татар университетын оештыру, дөньяның иң алдынга милләт вәкилләре арасында урын алырлык татар элитасын үстерү, республикада барлык грант-конкурсларда катнашу проетларын ике дәүләт телендә эшләүне атыйлар.

Стратегиянең барлык бүлекләрен дә монда язып бетерү мөмкин түгел, сылтамадан кереп, үзегез танышып чыгыгыз.

Татарстан районнарында киң җәмәгатьчелекне әлеге документ белән таныштырулар узды. Аның Чаллыда узганында Фәүзия Бәйрәмова һәм айдар Хәлим дә катнашты. «Мин башта бу документка җитди әйбер итеп карамаган идем, – диде Фәүзия ханым. – Хәзер фикерем үзгәрде. Бу – безнең соңгы тайпылыш, соңгы мөмкинлектер. Кулдан килгәнең барысын да эшләп карыйк әле», – диде ул һәм, мондагы кайбер тәкъдимнәр кызыклы булыр, дип, Васыйл Шәйхразиевка 1992 елда телләр турында кабул ителгән программаны тапшырды.

Ә сез татар телен үстерүдән нинди юллар күрәсез? Фикерләрегезне языгыз әле. Барыбыз бергә талпынып карасак, ташны кузгата алмабызмы?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар