Табиблар: рак – хөкем түгел, диагноз гына

2014 елда белгечләр республикабызда онкология белән һәр 45нче кеше авырый дип белдерсә, инде хәзер һәр 43нче татарстанлыда яман чир табыла дигән мәгълүматлар яңгыратыла.  Якындагы ун елда вәзгыять тагын да кискенләшәчәк кенә. Шуңа да төп бурыч - онкология ачыкланган кешеләрнең гомер озынлыгын мөмкин кадәр арттыру. Әйтик, Япониядә бу төр авырулардан үлүчеләр исәбе тагын да күбрәк. Әмма алар 84 яшькә кадәр гомер итә.  Табиблар сүзләренчә, рак – ул хөкем түгел, ул диагноз. Бу чир белән көрәшеп була.


Былтыр республикабызда гомуми үлем күрсәткечләрен киметүгә ирешелгән. Әмма шулай булуга карамастан, онкологик авырулар алдагы ел белән чагыштырганда, 8 процентка күбрәк кешенең гомерен алып киткән.  Ачыкланган яңа очраклар исәбе дә тулаем Россия буенча булган саннар белән чагыштырганда шактыйга күбрәк. Шуңа да быел төп көчләр шушы куркыныч чирләрне кисәтүгә куелачак.



- Татарстанда онкология белән авыручылар саны күп булуы һәм яңа очраклар күп ачыклану сәламәтлек системасы мөмкинлекләре, диагностик мөмкинлекләр белән бәйле. Шулай ук инде бүген республикада уртача гомер озынлыгы ил күләмендәге бу күрсәткечләргә караганда күбрәк, - дип белдерә Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.

Ел саен Татарстанда 15 меңгә якын яман шеш очрагы ачыклана. Исәптә барлыгы 90 меңнән артык кеше тора. Авыручылар арасында хатын-кызларның өлеше – 52 процент, ир-атлар өлеше 48 процент тәшкил итә. Гүзәл затлар  ирләргә караганда 10 елга озаграк яши бит. Шуңа күрә бу тенденциягә гаҗәпләнергә кирәкми.



Мәгълүм булганча, яман шешне никадәр иртәрәк ачыкласаң, шулкадәр яхшырак. Шуңа да соңгы елларда республикабызда бу чирне башлангыч стадияләрдә табуга басым ясыйлар. Күрсәткечләр дә тырышлыкның юкка булмавын раслый. I-II стадиядә яңа очракларның 57,8 проценты ачыклана. Димәк, бу кешеләрнең чирне тулысынча җиңүенә өмет бик зур. III стадиядәге яман шеш озак вакытлы дәвалануны таләп итә, әмма уңай нәтиҗәгә өмет барыбер саклана. IV стадиядәге чир инде паллиатив ярдәмне генә күздә тота. Табибка еш кына авыруның газапларын азмы-күпме җиңеләйтү чарасын гына күрергә кала.



Табиблар вакытында хастаханәләргә барырга, вакытында тишеренүләр узарга киңәш итә. Шуның өчен диспансеризацияләр гамәлгә кертелде. Кеше үз сәламәтлегенә кул селтәргә тиеш түгел, дип аңлатырга тырыша белгечләр. Бу, беренче чиратта, еллар буе хастаханәгә барып күренмәгән, хезмәткә яраклылык яшендәге кешеләргә кагыла. Шул ук диспансеризацияләр вакытында беренчел стадиядә ачыкланган онкология очраклары 73 процент тәшкил иткән.

Ракны кисәтүнең 10 кагыйдәсе:

1. Тәмәке тартуны ташларга
2. Алкоголь эчемлекләрне чамалы гына кулланырга
3. Кояш нурланышларыннан сакланырга
4. Эш урынында сәламәтлек саклау кагыйдәләрен үтәргә
5. Рациональ тукланырга
6. Артык тазармаска
7. Ниндидер төерләр, шешләр тапсагыз, шунда ук табибка күренергә
8. 45 яшьтән узган ир-атларга ел саен медицина тикшеренүе узарга
9. 35-45 яшьләрдәге хатын-кызларга 2 елга 1 тапкыр УЗИ һәм мамограмма ясатырга, 45 яшьтән соң бу процедураны елына 1 тапкыр узарга
10.  20 яшьтән соң хатын-кызларга ел саен гинекологка күренергә

 





сылтама: http://intertat.ru
фото: http://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Әни мине яратмады... Без тирә-яктагылар өчен идеаль гаилә идек. Гаиләсен кайгырткан ир, бәхетле хатын, талантлы уллары, тыйнак кызлары. Әмма тормышта бөтенләй башкача булды. 
    7567
    0
    53
  •  Алиментка бирсәң...  Мине әнием тәрбияләп үстерде. Миңа 3 яшь булган вакытта, әти башка хатынга өйләнгән. Ничек кенә авыр булмасын, әни зарланмады, сыкранмады.
    3209
    3
    43
  • 4380
    2
    28
  • Ул чыннан да бәхетле Шикләнерлек берни дә юк иде. Элеккегә караганда ешрак ашыйсы килүенә дә аптырамады.  Сәрия элек тә тамаксау иде. Башкалар кебек тазарудан курыкмады. Алар нәселендә ашаганга карап артык авырлык җыю булганы юк иде әле. Киресенчә, аның тәненә бераз ит кундырасы килә. Чөнки ул үзе ябык: коры сөяктән генә торган кызлар да, үзе дә ошамый. Күлмәкләре тараеп киткәндәй булгач: «Яңа кием алырга җай чыкты», – дип сөенде.
    3388
    1
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан