Логотип
Актуаль тема

«Сөембикә» журналы редакциясенең «Үлемсез полк»ы

«Сөембикә» журналы редакциясенең «Үлемсез полк»ы

1. Анна АРАХАМИЯ: «Штыцко Егор Никитович (1905–1943) – әбиемнең әтисе. Сугышның иң беренче көннәрендә үк үзе теләп фронтка китә. Сталинград янында барган сугышларда катнаша. Яраланып, госпитальгә эләгә. Ә бер көнне ул яткан госпитальне бомбага тоталар... Бабабыз «хәбәрсез югалган» дип санала. Гаиләсенә аның ордены һәм медальләре генә кайтып җитә...»

 

2. Чулпан ГАЛИӘХМӘТОВА: «Бабакаем Галиәхмәтов Фәтхел­баян Галиәхмәт улы (1903–1980) Калинин районы (Актаныш районы) Иске Кадермәт авылында туган. Сугышка аны 1944 елда алалар. Икенче Балтыйк буе фронтының танкистлар бригадасы кызылармеецы. Латвиянең Мадонский өязендә сугышканда әсирлеккә эләгә. Туган җиренә 1946 елда гына кайта ала».

3. Резеда ГАЛИУЛЛИНА: «Әтием Галиуллин Зәки Гали улын (1926–1978) сугышка 1942 елның 6 июнендә алалар.
Норлат районы (Яшел Үзән) Зур Ширдан авылыннан чыгып китә ул. Кара диңгез флотында механик булып хезмәт итә. Новороссийск, Севастополь шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Туган ягына 1950 елның октябрендә генә әйләнеп кайта». 

 

4. Сөмбел ГАФФАРОВА: «Әтиемнең әтисе Гаффаров Габдрах­ман Гаффар улы (1907–1962) сугышка Балык Бистәсенең
Олы Әшнәк авылыннан чыгып китә. Калинин фронтына эләгә. Мәскәү янындагы сугышта мина кыйпылчыгы тиеп, кулбашы чәрдәкләнә. Алты ай госпитальдә ятканнан соң өенә кайта. «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә. Кайткач, «Кызыл юл» колхозында хуҗалык мөдире, ревизия комиссиясе рәисе булып эшли».

 

5. Лилия ГӘРӘЕВА: «Әниемнең әтисе Вәлиев Бакый Гатаулла улы (1918–1978) сугышка 1942 елны алына. Мәскәү өчен аяу­сыз көрәш барган көннәр бу. Бабам фронтта авыр яралана. Култык таякларына калган солдатны тылга озаталар. Яралары җөйләнүгә, ул кабат тракторына утыра һәм соңгы көненәчә Арча районы Кышкар авылының алдынгы тракторчысы була».

 

6. Камилә ДИМӨХӘММӘТОВА: «Мөбарәков Салихҗан Мөбарәкҗан улы (1916–2019) – әтиемнең дәү әтисе.
Сугыш аның өчен 1942 елда хәрби училищеда укудан баш-лана. Аннары – Беренче Белоруссия фронты. Минск шәһәре өчен сугышта контузия алган. Медальләр һәм орденнар белән бүләкләнгән».

 

7. Эльмира ЗАКИРОВА: «Әтиемнең бертуган абыйсы Мәҗитов Миргазиян Габит улы 1919 елда Татарстанның Калинин рай­-
оны (Мөслим) Әмәкәй авылында туган. 46 нчы укчы дивизия­нең 314 нче укчы полкында өлкән лейтенант булган. 1945 ел-
ның 23 февралендә Ленинград өлкәсе Колпинск районы Торфяник бистәсе туганнар каберлегендә җирләнгән».

 

8. «Әтиемнең бертуган апасы Җәмилә апабызның ире, җизнәбез – Бөек Ватан сугышының башында ук берен-челәрдән булып Советлар Союзы Герое исемен алган Илдар Маннан улы Маннанов (1921–2010) Мөслим районы Бүләк авылы егете. Ленинград өлкәсе Тихвин шәһәре янында күрсәткән батырлыклары өчен СССР Верховный Советы Президиумының Указы белән аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла. Тихвин, Чаллы шәһәрләре, Мөслим районының почетлы гражданины». 

 

9. Фирдәвес ИСМӘГЫЙЛЕВА: «Әнием ягыннан бабам Ибраhи­мов Хәсән Хәйрулла улы (1906–1943) чыгышы белән Кама Тамагы районы Сатлыган авылыннан. Сугыш башланыр алдыннан гына авылдан берничә гаилә Сталинград якларына чыгып киткән була. Бабам сугышның беренче көннәрен­нән үк шуннан алына. Ленинград блокадасын өзү өчен унтугыз көн барган бәрелешләрнең берсендә – 1943 елның 23 гыйнварында, яраланып, чолганышта кала. Немецлар аягында булганнарны әсирлеккә ала, ә яралыларны штык белән кадап китә... Ленинград өлкәсенең Киров районы Синявино-1 бистәсендә туганнар каберлегендә җирләнгән. Мин бабайдан күпкә олы инде...»

 

10. Рәмзия КАШАПОВА: «Әниемнең әтисе Мөбарәкҗанов Госман Мөбарәкҗан улы (1901–2001) белән әбием 1939 елны Сахалинга күчеп китәләр. Сугыш башланыр алдыннан бабамны шуннан хәрби сборга алалар. Красноярскида аны су асты разведкасына әзерлиләр. Сугышка ул беренче көннән үк барып керә. 1943 елда икенче тапкыр каты яралана һәм аны туган ягына озаталар. Гомер буе Сабада, колхозда эшләде». 

 

11. Лариса МАЛИКОВА: «Әхмәтов Закирҗан Әхмәт улы (1907–1980) – әнкәемнең әтисе. Сугышка 1942 елда китә. Беренче көннән үк Сталинград фронтына эләгә. Аннары – Курск дугасы, Ленинград... Күрсәткән батырлыгы өчен күпсанлы медальләр һәм орденнар белән бүләкләнгән».

 

12. Олег СЕРДЮК: «Бабам Кондратьев Александр Константинович (1924–1982) сугышка 1941 елда алына. Беренче Украина фронтына эләгә, снайпер була».

 

13. Гөлнур ХӘСӘНШИНА: «Әнием ягыннан бабам Гайнуллин Лотфулла Гайнулла улы (1903–1943) сугышка киткәндә әбием ике айлык авыры белән кала. Әни тугач, бабайдан нибары бер хат килә: «Кызым минем бәхеткә тугандыр...» Аңардан  бер­дәнбер хатирә – шушы... Тагын – Сталинград сугышында кат­нашканы мәгълүм. Апас районы Шыгай авылында яшәүче гаиләсе алган кара кәгазьгә: «Хәбәрсез югалды», – дип язылган була». 

14. Раилә ХӘЯЛИЕВА: «Бабам Сәмигуллин Газиз Миңнулла улы (1924–2003) Апас районы Олы Бакырчы авылында туган. Сугышка ул 1943 елны китә. Телеграфчы була. Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры. Туганнары аның кайтуын сугыш тәмамлангач та ике ел көтә әле». 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар