«Мөселманнар» тапшыруы бүтән эфирга чыкмаячак

Унөч ел дәвамында «Россия 1» телеканалы һәр җомга тамашачыга ислам һәм мөселманнар тормышын яктырткан программа тәкъдим итеп килде. Киң аудиториясен булдырган «Мөселманнар» тапшыруы федераль каналларда күрсәтелә торган бердәнбер телевизион программа булып торды. Ләкин инде ярты елдан артык әлеге тапшыруның эфирга чыкканы юк.

«Мөселманнар»ның рәсми рәвештә ябылуына шактый гына вакыт үтсә дә, әлеге хәбәр гаммәви мәгълүмат чаралары игътибарыннан читтә калды. Шунлыктан күпләр әле һаман да тапшыруның эфирдан алынуы турында хәбәрдар түгел. Ә инде «Россия 1» җитәкчелеге тарафыннан мондый карар кабул ителүнең сәбәпләре хакында фаразларга гына кала. 
«Мөселманнар» тапшыруы «Россия» телеканалына 2002 елда килеп керә. Аңа кадәр эфирда ислам динен яктырткан «1000 дә 1 көн» программасы күрсәтелә. Ләкин рейтинглары түбән булу сәбәпле, телеканал җитәкчелеге аны ябарга карар кыла. Ә яңа тапшыруга кимендә 500 меңлек аудитория җыю бурычы йөкләнә. Әлеге шарт үтәлмәгән очракта тапшыруның эфирдан алыначагы турында алдан ук кисәтеп куялар.  

Тапшыруның беренче чыгарылышлары ук көтелмәгән һәм куанычлы нәтиҗә бирә. 1,5 миллион тамашачы җыю бәхетенә ирешәләр алар, бу – барлык телевизор караучыларның 20-25 проценты дигән сүз. Унөч ел дәвамында әлеге күрсәткечләрне югалтмыйлар.

Алып баручы Динара Сәдретдинова хәбәр итүенчә, тапшыруны бөтен Россия буенча карыйлар. Аудитория дә ислам динен тотучылар белән генә чикләнми, тапшыру башка дин вәкилләре өчен дә кызыклы булып чыга. Мөселманнар тормышы белән кызыксынган тамашачылардан әледән-әле хатлар килеп тора. Димәк, «Мөселманнар» күз буяу өчен генә оештырылган тапшыру булмаган.  

– Иң элек программа Көнбатыш белән Көнчыгыш арасындагы киеренкелекне йомшарту өчен эшләнелде. Ике Чечня кампаниясе, метрода, Гурьянов урамында, Дубровкада булган терактлар – болар барысы да төрле дин вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрне шактый гына какшатты. Җәмгыятьтә киеренкелек бик көчле иде. «Мөселманнар» тапшыруы мәдәни тележурнал буларак уйланылды. Без исламны, мөселманнарны якты, уңай сурәттә күрсәтергә алындык. Тапшыру геройлары күренекле дин, мәдәният эшлеклеләре, танылган табиблар, спортсменнар белән генә чикләнми иде. Безнең геройлар арасында гади мөселманнар да шактый: авылда эшләүче укытучылар, инженерлар, фермерлар һ.б.. Тапшыруда ислам динен тотучы төрле милләтләрнең гореф-гадәтләрен, йолаларын күрсәтүгә игътибар бирелде. Россиянең төрле өлкәләрендә эшләүче корреспондентлар белән тыгыз элемтә булдырдык. Шул рәвешле Россия мөселман өммәтендә булган кызыклы вакыйгаларны яктырту мөмкинлеге туды. Редакциягә килгән хатлар буенча да шактый гына сюжетлар төшерелде, – дип хәбәр итә Динара ханым «Кавполит» мәгълүмат сайтында урнаштырылган интервьюсында. 
Тапшыруның дәүләт акчасына чыгарылуы билгеле. Һәм ул, рекламага бүленмәү сәбәпле, телеканалга бернинди дә керем китерми. Шул ук вакытта программаның аз бюджетлы булуын да искәртеп үтергә кирәк. «Мөселманнар» атнага бер тапкыр чыгып нибары 13 минут кына дәвам итә!

«Россия мөселманнарының шәхси телевизион каналы булса, без, әлбәттә, тамашачыны ислам дине белән тирәнрәк таныштыра алыр идек. Мөселман дөньясындагы яңалыклар, уңышлар, дини тәрбия, белем бирү, иҗтимагый характердагы мәсьәләләр, гаилә, балалар... «Мөселманнар» тапшыруы да бөтен мөмкинлекләрен кулланып бетерде дип әйтә алмыйм.  Корреспондентлар Россиянең 60тан артык төбәгендә булуына карамастан, безнең әле сөйлисе сүзләр, җиткерәсе фикерләр шактый», – дип белдерде Динара Сәдретдинова.

«Мөселманнар»ның һәр чыгарылышы нинди булуы турыдан-туры Россия мөселманнары диния нәзарәтенә бәйле була. Программа редакциясе тапшыруның темасы, эчтәлеге хакында диния нәзарәте белән киңәшләшеп эшли. Эфирга да тапшыру дини оешма вәкилләре караганнан соң гына чыгарыла.

Тапшыруны оештырудагы булган кыенлыклар бер мәсьәлә булса, икенчесе –эфирга чыгу вакыты. Алып баручы Динара ханым сүзләренә караганда, «Россия 1» җитәкчелегенә тапшыруның хронометражын арттыру, яисә башка вакытта кабатлап күрсәтүне сорап берничә тапкыр мөрәҗәгать итәләр. Ләкин болар уңай нәтиҗә бирми. «Мөселманнар»ның эфирга чыгу вакыты да 7:40, 8:15, 8:40, 11:50 сеткасы буйлап сикергәләп йөри. Берара тапшыруны хәтта җомга намазы вакытына куеп алалар. Программа җитәкчесе Василий Антипов тырышлыгы белән тапшыруга иртәнге вакытны кайтаралар, һәм ул соңгы чыгарылышларга кадәр 8:55тә эфирга чыгарыла.

Баксаң, болай да кыл өстендә торган тапшыруның эфирдан алынуы гаҗәеп нәрсә түгел төсле. «Россия 1» җитәкчелеге «Мөселманнар»ның ябылуын телеканалда булган үзгәрешләр белән аңлата. Генераль продюссерның алышынуы, штатны һәм тематик, циклы программаларның  кыскартылуы белән бәйлиләр. «Россия 24» каналында башка эчтәлектәге яңа тапшыру булдырырга ниятлиләр дигән фикер дә бар. Әлеге сүзләр тормышка аша калса, тапшыруның студиясен дә, алып баручысын да алыштырачаклар.

Динара Сәдретдинова үзе әлеге вакыйгага тыныч карый. «Барысы да Аллаһы Тәгалә ихтыярында, –  ди ул. – Бәлки киләчәктә тагын да хәерлерәк нәрсә әзерләнгәндер, без моның хикмәтен  белә алмыйбыз».

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! – Апа, әни акылдан шашкан! Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады.
    13100
    3
    171
  • Әллә?! Завод капкасы төбендә сезне бер карчык көтә дигән хәбәрне ишетүгә, Фәрһадның йөрәге чәнчеп алды, зиһене чуалды, күз аллары караңгыланды.
    10847
    2
    114
  • Үкенечле үткәннәр... Якшәмбе булса да, иртәдән телефон шалтырады. Башкаларның иртәнге йокысы бүленмәсен дип, атлас халатын тәненә элеп кенә җибәрде дә, телефонын алып балконга йөгерде. Телефонның теге ягында карлыккан ир кеше тавышы ишетелде:
    8038
    2
    86
  • Балагызны үзем карап торам! - 1 Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.
    3474
    7
    73
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! 2 Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
    4017
    2
    63
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 20 ноябрь 2020 - 13:52
    Без имени
    Дэвамы булмагач, ник башын бирергэ икэн хикэянен????
    Балагызны үзем карап торам! - 1
  • 20 ноябрь 2020 - 15:20
    Без имени
    Ничэнче гасырда яшибез! Баш кутэрмэ хатын кыз кыскача. Бер 200 ел элекке вакыт турында укыган кебек булдым!..
    Көнләшү түгел, көнләшмәү куркыныч
  • 20 ноябрь 2020 - 15:44
    Без имени
    Ирең шалтыраткач "Мин бит бу, яшьлекне искә төшереп аласым килде" дисең дә бетте бит инде. Шаяруның ни гөнаһы бар?!
    Иремне югалта яздым... 
  • 20 ноябрь 2020 - 15:59
    Без имени
    Ир кешенең үз урынында торуы кирәк. " Ике бозауга кибәк аера белмәгән нәстә" дигән гыйбәрә бар, бу нәкъ менә анасы белән хатыны арасында алтын урталыкны сайлый белмәгән ирләргә карата әйтелә. Әни котырта, хатын котырта дип ике арада болганып йөрсәң тормыш булмый инде.
    Каенана һәм килен
  • 20 ноябрь 2020 - 17:01
    Без имени
    Зур йорэкле кешелэргэ сокланмый момкин тугел
    «Әти, без бит барыбер туган!»
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...