Логотип
Актуаль тема

Матбугат бүген барон Мюнхгаузен хәлендәме?

Татар матбугаты. Мөхәрирләрне ни борчый. Татарча газеталарны рус теленә тәрҗемә итә башларга вакытмы?

«Татар басма матбугаты: ретроперспектива һәм киләчәк». Беренче татар газетасы «Нур»ның 115 еллыгы уңаеннан узган фәнни-гамәли конференция шулай дип атала иде. Онлайн-форматта үтте ул. Катнашучылары – бүгенге татар газеталары нәширләре, журналистлар.
«Нур» газетасын телгә алгач, аз гына аның тарихын да барларга кирәктер. Беренче татар басмасы булган әлеге газета 1905 елда Гатаулла Баязитов җитәкчелегендә 3 меңнән артык татар яшәгән Санкт-Петербург шәһәрендә дөнья күрә. Гатаулла Баязитов – язучы, журналист, фикер иясе һәм төрки телләрдән тәрҗемәче була. Заманында атаклы Кышкар мәдрәсәсен тәмамлаган кеше. Татарча газета бастыруга рөхсәтне 17 елдан соң гына ала ул. «Нур» артыннан ук Казанда «Казан мөхбире», «Йолдыз», «Таң йолдызы», «Бәянел-хак» газеталары дөнья күрә. Оренбургта «Вакыт» газетасы, «Шура» журналы басыла. Революциягә кадәр татар телендә 120 исемдәге газета һәм журнал нәшер ителә. 
Бүгенге көннәргә кайтсак, татарча басылучы газета-журналларның хәле ничек, аларны кемнәр укый һәм халыкны нинди темалар кызыксындыра, интернет һәм социаль челтәрләр, конкуренция. Хезмәт куеп нәшер ителгән газета-журналларның халыкка барып җитмәве, тиражлар мәсьәләсе – «Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви мәгълүмат чаралары агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге, «Питер Татар» мәгълүмати порталы, Санкт-Петербургның татар журналистлары клубы оештырган чарада менә шушындый темалар күтәрелде. 
Конференцияне Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин ачып җибәрде. 
«Санкт-Петербург шәһәрендә бүген татарча басылучы бер газета да юк. Мөфтият каршында «Нур» газетасы чыга чыгуын, ләкин ул, нигездә, дини темаларны яктыртучы газета», – диде ул. 
«Дөнья» интернет-студиясенең баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Римзил Вәлиев әйтүенчә, патша Россиясендә татар телендә газеталар чыга башлау феноменаль вакыйга була. 120 исемдә басылучы газеталарның берсе дә дәүләттән бер тиен ярдәм алмый, бары тик иганәчеләр, байлар һәм язылучылар хисабына гына көн итә. 
«Бүген район газеталарында ике журналист эшли. Хезмәт хаклары да күп түгел. Ике журналист белән генә ничек итеп яхшы газета чыгарып булсын?» – ди аксакал журналист. Татарстанда 150 мең студент була торып, яшьләр өчен бер газета булмавын да әйтеп китте ул. Егерме ел элек басма матбугатның бетәчәген, ләкин аның әле дә бетмәвен искә алды.
«Безнең татар халкы җыр ярата, радиоларны тыңлый. Ләкин аларда бер мәгълүмат та юк, алар бары патефон ролен генә үти», – диде Римзил ага. Аның фикеренчә, барон Мюнхгаузен кебек, үзебезне үзебез чәчебездән сөйрәп чыгарсак кына...
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов та кызык күзәтүләр китерде. 
Интернетта аудиториянең үсүен, әле тагын да үсәрлек потенциалы барлыгын әйтте ул. 2015 елда «Татар-информ» сайтына айга уртача керүчеләр саны 36 мең булган булса, быел бу сан – 292 мең. Иң популяр язмалар дигәндә, шоу-бизнеска караганнарын өлешчә генә популяр, диде ул. Иң популяр язма дип, Башкортстандагы татарларны башкортлаштыру проблемасына кагылышлы язманы атады ул. Халыкка сәясәт турындагы язмалар да кызык. Әйтик, Хәмдүнә Тимергалиеваның вафаты турындагы язма иң күп карау җыйса, аның артыннан ук Президент Рөстәм Миңнехановның Чирмешән районын тәнкыйтьләве яктыртылган язма да шундый ук карау җыйган. 
Рәмис Латыйпов фикеренчә, төп күрсәткече язманы ничә кеше укуы, аның ничә карау җыюы түгел, ә укучының язмага карата реакциясе. «Керде, укыды, чыкты китте – мичне салам белән ягып җылытуга тиң. Саламны мичкә гел өстәп торырга кирәк», – дигән чагыштыру китерде ул. Татарча язмалар русчага тәрҗемә ителсә, аларның оригиналларына караганда да күбрәк укылуын әйтеп китте. 
Санкт-Петербургның һәм Ленинград өлкәсенең татар журналистлары клубы рәисе Зәрия Хәсәнова татар матбугатын байлар һәм меценатлар ярдәмендә үстереп була дип саный. Ә газета исә, үз чиратында, әлеге меценат турында елына ике-өч язма бирергә тиеш. «Газета халыксыз яши алмый, халык та газетасыз яши алмый торган итәргә кирәк. Моның өчен газета кешене практик эшләр башкарырга, аңа файдалы булырга, сорауларына җавап бирергә тиеш. Кәгазь газетаны интернет алыштыра алмый», – диде Зәрия ханым үз чыгышында.
«Безнең гәҗит» мөхәррире Илфат Фәйзрахманов исә бу фикер белән килешмәвен белдерде. «Безнең гәҗит» чыга гына башлаган елларда меценат дусларының ярдәме аркасында газетаның тиражы нибары 700 данәгә кала. «Безгә бушлай килә бит ул», – дип, халык язылмый башлый. «Газета чыгару ул – бизнес, – диде Илфат Фәйзрахманов. – Артистларның нинди трусик киюләрен язып, тираж җыеп буладыр, ләкин без халыкта югары зәвык тәрбияләргә тиеш. Элек стереотип яши иде: татарларга артистлар турында гына кызык, алар сәясәттән ерак, дигән. Мин бу стереотипны җимерә алдым». 
Интернетта үз сайтларын булдыргач, «Безнең гәҗит»кә язылучылар 2 меңгә кимегән. «Без газетаны интернеттан гына укыйбыз», – диючеләр арткан. Хәзер интернет сайтка газетада чыккан язмаларның барысы да куелмый, куелган очракта да, бераз соңарып, атна дәвамында куела икән. 
«Ирек мәйданы» газетасы – арада иң күп тиражлы татарча басмаларның берсе. Аның тиражы бүген 42 мең. Мөхәррире Раиф Усманов белдерүенчә, алар газетадагы иң укылышлы язмаларны урысчага да тәрҗемә итеп, аерым газета итеп чыгара башлаганнар. Анысының да тиражы 20 мең тирәсе. «Татар газеталарын рус телендә дә популярлаштырырга кирәк», – ди ул. 
Мөхәррир әйтүенчә, тагын бер проблема – газетаны чит өлкәләрдә, әйтик, татарлар иң күп яши торган Башкортстанда таратып булмау. Атна саен чыгучы газетаны анда айга бер генә тарата торган булганнар. Әлеге проблеманы хәл итүнең үз юлын тапкан Раиф Усманов, алар Башкортстанда таралучы «Ирек мәйданын» Уфаның үзендә бастыралар. 
Журналист, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Минһаҗ мисалга Төркиядә басылуы «Заман» газетасын китерде. Көн саен басылучы әлеге газетаның төрле кушымталары бар. Бер көнне ул кушымта – балаларга, икенче көнне яшүсмерләргә, яшьләргә, өченче көнне исә имтиханга әзерләнүчеләргә аталган була. «Татар журналистларында җәмгыятьтән бер-ике адым алдан атлау юк», – диде ул. Тагын бер кызыклы фикере: «Газета үзен-үзе яклый алмаучылар өчен чыгарга тиеш». 
Менә шундый мәсьәләләр күтәрелде һәм менә шундый фикерләр яңгырады бүгенге конференциядә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар