Кытай татары Базарбай БИКЧӘНТӘЕВ: Татар телен белмәү - үз анаңа хыянәткә тиң

Базарбай Бикчәнтәев Кытайда туып үскән татар егете. Ул хәзер Казан дәүләт консерваториясендә Зилә Сөнгатуллина классында академик вокал өйрәнә.
Татарстан музыка сөючеләре өчен Базарбай Бикчәнтәев күптән таныш. “Кытай татары” ничектер җайлы гына татар музыка дөньясында үз урынын алды. Ул татар музыкасына этно юнәлешне, төрки дөньяның бездә онытыла башлаган музыкаль байлыгын, ниндидер дала сулышларын алып килде.
Базарбай Бикчәнтәев Кытайда туып үскән һәм инде бишенче елын Казанда яши. Ул Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә Зилә Сөнгатуллина классында укый. Магистратурада.
Базарбай Бикчәнтәевнең бишенче буын бабасы, әле яшь егет буларак, 1831 елда Кытайга килеп урнаша. “Татарстаннан җиреннән дүрт егет чыгып киткән. Исмәгыйль исемлесе минем бабам булган. Баһаветдин дигәне әнием ягыннан туганнарым була. Аларның кайсыдыр сәүдә эшләре белән шөгыльләнгән, кайсыдыр медицина буенча киткән. Алар шунда торып калганнар. Әмма мин әлегә бабамның Татарстанда калган туганнарын, мондагы нәсел дәвамчыларын таба алмадым”, - ди ул.
 
Казанга Базарбай беренче тапкыр “Татар моңы” халыкара яшь башкаручылар конкурсы аша танылган. “Мине Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре Кытайда сабантуйда җырлаганда күреп алдылар да, ошатып Казанга конкурска чакырдылар. Конкурс барлыгын белә дә идем, бик рәхәтләнеп ризалаштым. 2012 елда Казанга “Татар моңы” конкурсына килдем һәм лауреат исеме алдым, - ди Базарбай. - Мин халыкчан стильдә җырлый идем. Монда академик башкаруны күреп нык ошаттым, конкурска катнашкан егетләрнең-кызларның тавышлары да куелган иде. Мин дә консерваториягә керергә карар иттем. Тыңлап карадылар да: “Тавышы бар – өйрәтәбез”, - диделәр”.
Музыка юнәлеше - Базарбай Бикчәнтәев өчен икенче югары белем. Туган илендә ул кытай һәм казах телләре буларак телевидение алып баручысы белеме алган.
“Кытайда бердәнбер Чишмә татар авылы бар – мин шунда туып үстем. Ул авылда мәктәпнең дә исеме “Чишмә татар авылы мәктәбе”, дип атала. Анда дәресләр кытай һәм казах телләрендә бара. Чөнки иң күбе кытайлар, аннары казахлар яши. Йөзләп татар гаиләсе дә бар. Кытайда татарлар сабантуй, Нәүрүз бәйрәмнәрен, дини бәйрәмнәрне зурлап уздыралар. Татарларга сабантуйлар уздырырга Хөкүмәттән дә акча бирелә. Мондый бәйрәмнәрдә татарлар җыелып рәхәтләнеп татарча аралашып кайталар. Татарлар гаиләләрендә татарча аралашырга тырышалар”, - ул.
Татарча сөйләшеп үссә дә, Казанга килгәч Базарбай үзенең татар теленең “чиста булмавын” аңлаган. Ул моның сәбәбен үзенчә аңлата: “Нәрсәгә дигәндә, андагы татарлар үз туганнарыннан кыз ала алмый бит – җиде буынга кадәр үз нәселеңнән кыз алу дөрес түгел. Мөселман йоласы буенча мөселман булган казахлар, кыргызлар, уйгырлардан кыз алган. Шуңа күрә безнең телләребезгә төрки телләр сөйләме күп кергән. Бездә иске татар теле сүзләре сакланган. Тарихчылар, язучылар белән очрашып сөйләшсәк, алар ул сүзләрне белә – “булган андый сүз” диләр, яшьләр янында әйтсәм – белмиләр...” – ди.
“Без татар телендә сөйләшеп һәм яман сүзләр өйрәнмичә үстек, - дип дәвам итә Базарбай. - Кытайда яшәгәндә безне “сүгенергә ярамый” дип үстерделәр. Урамда ямьсез сүзләр әйтелсә, әти-әни, әби-бабайлар: “Син монда берүзең түгел бит, син сүгенеп бөтен бер милләткә оят китерәсең, “татарларның баласы шулай” дип әйтергә мөмкиннәр”, дип ачуланалар иде. Безне шулай тәрбияләделәр”.
Ул Казанда рус телен өйрәнүнең җиңел булмавын, рус телендә лекцияләр вакыт дусларының булышуын әйтә. “Телне белү өчен аның тарихын белергә кирәк. Аның тарихы белән кызыксынсаң гына, ул милләтнең телен өйрәнә аласың”, - ди.
 
“Күп тел белү, әлбәттә, байлык. Бер тел белү – бер кеше, ике тел белү – ике кеше, диләр. Телләрне никадәр күбрәк белсәң, шулкадәр яхшы, - ди ул. - Татарлар арасында татар телен белмәүчеләр дә бар. Бу дөрес түгел. Бу - үз анаңа хыянәт. Шул кадәр күп тел авызыңа сыйганны, үз ана телең сыймасмыни?!” – ди ул гаҗәпләнеп.

“Татар телен камил дәрәҗәдә сөйләшкәнне ишеткәндә, бабаларым күз алдыннан үтә. “Алар дәрәҗәсендә фикеремне җиткерә алырлык итеп кайчан камил дәрәҗәдә өйрәнеп бетерә алырмын икән?!” дия идем. Аллага шөкер, хәзерге татар әдәби телендә яхшы аралаша алам. Кытайга кайткач та рәхәтләнеп Казан татар телендә сөйләшәм. Кытай теленең дә сөйләмнәре күп инде ул. Уртак телләре – Пекиндагы татар теле, мәктәптә шул өйрәнелә. Татарларның да уртак сөйләшә торган телләре – Казан татар теле булырга мөмкин. Мөмкин генә түгел, бу шулай!” – ди Базарбай Бикчәнтәев.
Базарбай киләчәген Казан белән бәйләргә һәм Кытай белән Татарстан арасында мәдәни багланышлар буенча эшләргә хыяллана. 

чыганак: http://intertat.ru/madaniyat/kytay-tatary-bazarbay-bikch-nt-ev-tatar-telen-belm-z-ana-a-khyyan-tk-ti/

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    9852
    11
    116
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    9875
    9
    80
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    5556
    4
    64
  • Көтеп алынган бәхет Әллә күзенә күренәме, сискәнеп китте Гөлгенә. Каршысында пәйда булган Гамилне күргәч, ни уйларга да белмәде, чөнки бу  очрашу көтмәгәндә, кинәт булды. Унсигез еллап гомер үтсә дә, шундук  таныды  аны: шул ук озын буй, киң җилкә, серле караш, тик куе кара чәчләренең чигә тирәләренә ак бәс яткан. Күзләрендә ниндидер сагышмы, назмы...
    4502
    0
    47
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    6707
    2
    30
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 4 август 2021 - 13:40
    Без имени
    Нигэ бэхетне чит илдэн эзлисен? Кузенне зуррак ачып тирэ ягына кара,может сине бэхетле итэр кеше янында гына йоридер!
    Чит ил кияве
  • 4 август 2021 - 09:01
    Без имени
    Берни дэ ан,ламадым. Ужасное состояние семейнлй жизни. Э балалар?
    Эшләмәскә ничек өйрәнәсе?
  • 4 август 2021 - 00:24
    Без имени
    Сезнен барыбер узегезчэ эшлэгэнегезне белеп нервагызны ашый хорэсэн ирегез. Узе кайсысын устерешергэ олеш кертэ, шуны гына ашатыгыз узенэ, узегезгэ нэрсэ ошый, шуны устерегез дэ ашагыз. Узегезне яратырга ойрэнегез. 1 атна булса да ул эйткэнчэ эшлэгез, идэн я кер юа башлагач мырлый икэн, туктагыз да, 2 че диванга барып ятыгыз, тик анын янына тугел. Хэм шулай, 7-10 кон дэвам итегез, туктамас жиреннэн туктар, бэлкем. Хотя, бокерене кабер генэ турайта.
    Эшләмәскә ничек өйрәнәсе?
  • 4 август 2021 - 07:57
    Без имени
    Тугри фикирлар язылган
    Башыңны сакла, балам...
  • 2 август 2021 - 19:02
    Без имени
    Оендэ жыеп укырсын бигрэк кыланасыз ботен шарты туры килми ул
    Марсель Вагыйзов аэропортта күңелсез хәлгә тарыган
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан