Республикада мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өченче тапкыр «Кояш һәркемдә» фестивале узды. Янып торган күзләр, әниләрнең мәхәббәтле карашлары, тамашачыларның сокланулары... Болар бары тик республикада узган иң самими һәм ихлас фестивальдә генә.
Түбән Камадан Данис Чупашев әлеге фестивальдә инде өченче ел катнаша. Узган ел әнисе Лилия ханым белән җырласалар, быел ул студия төркеме белән бергә бии. «Мондый фестивальләр тормышымда тагын да зуррак максатлар куярга мотивация бирә», – ди ул нәкъ зурларча итеп. «Дуслар да табам», – дип өсти.
Данис «Рубаха» инклюзив студиягә йөри икән. Алар бииләр, төрле җирләрдә чыгыш ясыйлар.
– Хәзер елап, өйдә баланы яшереп тота торган заман түгел, – ди Люзия ханым. – Дөрес, башта авыррак булды. «Нигә нәкъ миңа бирелде мондый бала?» – дип уйланасың, үҮзеңне, гаиләңне гаеплисең. Үзең кебек әниләр белән аралаша башлагач, дөньяга башкача карыйсың икән. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны башка балалар белән бертигез итеп күрә башладым. «Балам инвалид», – дип бервакытта да әйткәнем булмады. Шулай дисәм, үземне дә, аны да кимсетәчәкмен. Улым бик актив. Боча уенын уйный. Ике телдә дә шигырьләр ятлыйбыз. Чыгышлар ясыйбыз. Аның белән кая гына бармадык инде. Бу фестивальгә дә һәр ел киләбез. Миңа ,бигрәк тә, улыма бик ошый.
«Рубаха»лылар хореография номинациясендә җиңү белән кайтып китте фестивальдән.
«Сандугач» хәйрия фонды һәм «Нур» хатын-кызлар социаль инициативасы ассоциациясе оештырган фестивальдә елдан-ел катнашучылар саны арта. Узган ел 150 гариза килгән булса, быел 300 гә якын бала катнашырга теләк белдергән. Бәйге җиде номинациядә уза: вокал, инструменталь иҗат, бию, сәнгатьле сүз, театр сәнгате һәм декоратив-гамәли эшләнмәләр. Ел саен фестиваль гала-концерт белән тәмамлана. Балалар өчен бу үзенә күрә зур бер бәйрәмгә әверелә.
Гала-концертта балалар сәхнәгә үзләре генә түгел, иң кадерле кешеләре – әниләре, эстрада йолдызлары белән дә чыктыл. Хәтта Мәскәүдән эстрада йолдызы Эльбрус Джанмирзоев килгән иде. Ильвина, Данир Салихов, Марина Карпованың әлеге фестиваль кысаларында балалар белән сәхнәгә беренче тапкыр гына чыкмыйлар инде.
Тормышын музыкасыз күз алдына китерә алмаган Казан кызы Зәмирә Гыйззәтуллина эстрада артистлары белән җырларга ярата. Узган ел хәтта аның концертын оештырганнар. Гала-концертта Зәмирә автор-башкаручы Илназар белән сәхнәгә чыкты. «Бәхет алмасы» җырын башкарган чакта Зәмирәнең бәхете бөтен залны тутырды.
– Мин даими хәйрия концертларында катнашам. Бу тормышымдагы бер позиция. Балалар иң мәрхәмәтле җаннар, бигрәк тә мөмкинлекләре чикләнгән балалар. Аларны бәхетле итә алуыма бик шатланам. Киләчәк концертымнан кергән керемне дә хәйриягә җибәрергә уйлыйм. Моның сәбәбе бар. Барысын да концертта белерсез, – диде сольный концертын әзерләп яткан җырчы.
– Өченче фестивальне үткәрәбез. Безнең үзенчәлек: финалга үттеләрме, юкмы – барыбер, алар барысы да бүләкләр, дипломнар алалар. Бер бала да игътибарсыз калмый. Бу безнең позициябез, – ди «Нур» хатын-кызлар социаль инициативасы ассоциациясе рәисе Айгөл Хәйруллина. – Ел саен катнашырга теләүчеләр арта. Балалар гариза биргәндә эстрада артистлары белән чыгыш ясарга теләк белдерсә, без җырчылар белән элемтәгә керәбез. Әле берсенең дә «юк» дигәне булмады. Без балаларның әнә шулай хыялларын да чынга ашырабыз. Өч ел эшләү дәвамында һәр баланы шәхсән беләбез. Аның талантларын үстерергә ярдәм итәбез. Безгә алар белән якын булу мөһим. Ел дәвамында алар белән очрашабыз, төрле чаралар үткәрәбез. Безнең алар белән үзенчәлекле элемтә.
Зал шатлыкка төренеп гөрләп торды бу көнне. «Мондый фестивальләр безнең балалар өчен аеруча кирәк. Аларның да аралашасылары, сәхнәгә чыгасылары килә. Фестиваль балаларның әнә шул хыялларын чынга ашырырга ярдәм итә. Рәхмәт оештыручыларга», – диде Гөлсинә ханым. Аның улы Әмир Тинчурин театры каршындагы «Могҗиза» мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен татар театр студиясенә йөри. «Могҗиза» быел җиңүче исеменә лаек булды.
Фотолар: «Нур» хатын-кызлар социаль инициативасы ассоциациясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк