Хаҗга әҗәткә барырга ярыймы?

Хаҗ – Ислам диненең нигезе. Мөмкинлеге булган мөселманнарга гомерләрендә бер мәртәбә булса да, хаҗ кылу фарыз. Хәзерге вакытта мөэмин бәндәләр исламның изге җирләренә сәфәр кыла. Intertat.ru укучыларыбыз арасында да әлеге темага битараф түгелләр бар...

– Безнең якын танышыбыз быел да хаҗ кылырга китте. Моңарчы да ике мәртәбә булып кайткан иде. Үзе әйтүенчә, күңел шунда тарта, ди. Хаҗга ничә мәртәбә барырга ярый? Балалалар биргән акчага хаҗ кылу дөресме? Быел кичектереп түләү шарты белән дә баручылар бар икән. Бу ысул хакында Казан муллалары нәрсә диярләр?
(Хисмәтуллина Равилә, Әгерҗе районы)

Укучыбыз соравына Татарстан мөфтие урынбасары, Галия мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.

– Хаҗ адәм баласының изге сәфәргә чыгарга теләге туган мизгелдән башлана. Шул минуттан кешегә сынаулар килә, башына төрле уйлар керә, төрледән-төрле мәсьәләләр бимазалый башлый. Ягъни, Аллаһы Тәгалә аны сыный: лаеклымы, юкмы. Әйе, хаҗга хәтта биш мәртәбә, аннан да күбрәк баручылар бар. Бигрәк тә профессиональ бурычы таләп иткәндә (табиблар, хаҗ төркеме җитәкчеләре – шулар рәтеннән.) Аллаһ каршында изге бурычын үзе өчен үтәгәннән соң, инде вафат булган әти-әнисе өчен баручылар бар. Шулай ук, “Изге җирдә, Гарәфәт тавында кул күтәреп дога кылганда гына хәл итә алган мәсьәләләрем туды” диючеләрне дә очратабыз. Кемдер Аллаһыдан сәламәтлек, кемдер тынычлык-иминлек ялвара...  Хаҗга берничә тапкыр да бару рөхсәт ителә. Иң зур бүләк – хаҗдан яңа туган сабый өммәтендә кайту...
    
Ике як та риза булган очракта, ата-ана баласының яки баласы ата-анасының акчасына хаҗга бара ала. Бу очракта хаҗлары дөрес һәм кабул булыр, иншаллаһ.

Әҗәткә акча алып хаҗ кылуны уңай күренеш, дип санамыйм. Исламда әлеге гыйбадәт фәкать үзеңне һәм гаиләңне тулысынча тәэмин иткән очракта, финанс мөмкинлекләрен булганда гына башкарылырга фарыз. Гаилә әгъзаларың ач утырып, сине көтәргә тиеш түгел. Мөселманга хаҗ гыйбадәте фарыз булсын өчен аның сәламәт, азат, акыллы һәм балигъ яшендә булуы шарт. Ә иң мөһиме — хаҗга бару өчен кирәк кадәр хәләл малың булу. Әгәр берәүнең хаҗга барырлык акчасы булмаса, бурычка керергә кирәкми, чөнки аның өстендә хаҗ фарыз түгел.

Кредитка алган акча процентлы икән, бу акча хәрәм санала һәм аның белән хаҗга бару шулай ук дөрес түгел. Чөнки риба – процентлы бурыч алу һәм бирү – динебездә хәрәм һәм олуг гөнаһ! Шуңа күрә хәләл банк хезмәтләреннән файдалану мәслихәт. Гомумән, хаҗга баручының кереме, кәсебе пакъ һәм халәл булырга тиеш!

чыганак - http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Әни мине яратмады... Без тирә-яктагылар өчен идеаль гаилә идек. Гаиләсен кайгырткан ир, бәхетле хатын, талантлы уллары, тыйнак кызлары. Әмма тормышта бөтенләй башкача булды. 
    7391
    0
    51
  •  Алиментка бирсәң...  Мине әнием тәрбияләп үстерде. Миңа 3 яшь булган вакытта, әти башка хатынга өйләнгән. Ничек кенә авыр булмасын, әни зарланмады, сыкранмады.
    3052
    3
    39
  • 4290
    2
    28
  • Ул чыннан да бәхетле Шикләнерлек берни дә юк иде. Элеккегә караганда ешрак ашыйсы килүенә дә аптырамады.  Сәрия элек тә тамаксау иде. Башкалар кебек тазарудан курыкмады. Алар нәселендә ашаганга карап артык авырлык җыю булганы юк иде әле. Киресенчә, аның тәненә бераз ит кундырасы килә. Чөнки ул үзе ябык: коры сөяктән генә торган кызлар да, үзе дә ошамый. Күлмәкләре тараеп киткәндәй булгач: «Яңа кием алырга җай чыкты», – дип сөенде.
    3227
    1
    23
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан