Логотип
Актуаль тема

Капкын

Үсмерләр җинаятьне оешып кыла башлаган. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының еллык эш нәтиҗәләренә багышланган коллегиядә министр Артем Хохорин 90 нчы елларга кайтмаячакбыз дип вәгъдә бирде бирүен. Тик әлегә статистика ышанып бетәргә ирек бирми...

Үсмерләр җинаятьне оешып кыла башлаган. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының еллык эш нәтиҗәләренә багышланган коллегиядә министр Артем Хохорин 90 нчы елларга кайтмаячакбыз дип вәгъдә бирде бирүен. Тик әлегә статистика ышанып бетәргә ирек бирми. Балалар һәм үсмерләр катнашындагы җинаятьләр үсә. Узган елгы күрсәткеч элеккелә-реннән 13 процентка арткан. Ә иң куркынычы – яшүсмерләрне туплаган җинаятьчел төр-кемнәр барлыкка килгән. Узган ел Чаллыны «Бельчата» төркеме дер селкетеп алды. Эчке эшләр министры шәһәрдә шундый сигез төркем барлыгын әйтте. Шундый ук җина-ятьчел төркемнәр республиканың башка шәһәрләрендә дә бар, әйтик, Казанда, Түбән Камада, Алабугада, Әлмәттә, Яшел Үзәндә. «Аларның кайберләре үзләрен АУЕ формаль булмаган яшьләр хәрәкәтенә керүләрен белдерә», – ди министр. «Арестантский уклад един» дип аталган субкультура балигъ булмаганнар арасында криминаль дөнья һәм төрмә төшенчә-ләрен пропагандалый. Гади итеп әйткәндә, үзләрен АУЕда дип санаганнар криминаль законнар буенча яшәргә тырыша. Башка җинаятьчел агымнарга иярү дә үсмернең бөтен язмышын бозарга мөмкин. Фаҗига дә шунда: бу балалар – безнең киләчәгебез. 

 

16 ел белән генә котылу – бәхет 

Аның белән җомга намазыннан соң мәчет янындагы кафеда очраштык. Ерактан ук минем белән баш кагып исәнләште дә, намаздан соң тамак ялгарга кергән барлык ир-атлар белән кочаклашып, күрешеп чыкты. Чандыр гына гәүдәле, яшьләрчә киенгән. Маңгаенда – тирән сырлар. Ә күзләре – төпсез: йә гел йөгереп тора, йә үтәли тишеп карый. Кайбер чакта карашы белән сине менә хәзер сытар кебек! Ниндидер моңсулык чалымнары да сизелгән ул күзләргә карап берни аңлап булмый. Телендә – бары тик Аллаһы Тәгалә. Сораулы карашымнан аңлап булса кирәк: «Мин Аллаһы Тәгаләгә сыенам. Бу фани дөньяда барысын да ул хәл итә», – диде. Моннан дистә еллар элек җаннар кыеп йөргән кешедән мондый сүзләр ишетүне күңелем кабул итә алмый, ә акылым белән аңлыйм – тәүбәгә килергә бервакытта да соң түгел. Ул тәүбә чын күңелдән булса. Сүзем узган гасырның 90 нчы еллары ахырында Казанны дер селкетеп торган «Жилка» җинаятьчел төркеменең киллеры, криминаль дөньяда «Снежок» кушаматы белән билгеле булган Алексей Снежинский хакында. Кылган җинаятьләре өчен 16 ел төрмәдә утырып чыккан. Шунда ислам динен кабул иткән, иманга килгән, үзенең кечкенә бизнесы бар. Тоткын-лыктан азат ителүчеләр өчен оештырылган реабилитация һәм адаптация үзәгенә ярдәм итә. 

– Ә бит ул тәвәккәл яшь егетләрнең күпме потенциаллары бар иде. Ялгыш юлга кереп китеп, хәзер җәһәннәм утында яналар. Бу – 90 нчы еллар фаҗигасе. Кайберәүләр уйлаганча, анда бернинди романтика юк, – ди ул. Минем белән очрашуга да бары бер шарт белән килде: җиде юл чатында басып торган яшьләргә аңлатасы иде, ди. – Җинаятьчел төркемгә 14 яшемдә эләктем. Ул еллар бик болганчык еллар иде, хәерчелек хөкем сөрә. Әни хезмәт хакы алгач, «Сникерс» шоколады белән «сыйлый». Бер шоколадны өчкә бүлеп ашыйбыз... «Икенче хезмәт хакы алгач, «Баунти» алырмын», – ди ул. ...Халыкның киләчәккә өмете юк. Урамда милиция түгел, «төркем»нәр тәртип урнаштыра. Алар белән булсаң, син – текә, юк икән – чушпан. Тирә-ягымда гел җинаять белән бәйле кешеләр. Күршем чия төсен-дәге 99 нчы маркалы машинада йөри иде. Аңа кызыгып карыйм. Ә аның ничек акча эшләве белән беркем кызыксынмый иде, иң мө-һиме: ул – бар. «Бөтен кеше урла-ша», – дип, аның криминалда то-руына да шаккатмадылар бугай. Миңа ул вакытта «ярамый», «башкача яшәү юлы да бар», дип әйтүче булмады. Ә аның юлы булган икән. Ул елларда Мәскәүдән сагыз, шоколад алып кайтып сату иткән егетләр, хәзер әнә миллионерга әйләнде... Көннәрдән бер көнне дәрес әзерләп утырган җиремнән китабымны ябып куйдым да, урамга – «сбор» булган урынга киттем. Кертүен кертә, тик чыгармый икән ул дөнья. Көчле, текә, дусларым бар дигән иллюзия туа. Тик андагы кабахәтлек күренми кала: бүген алар – дуслар, иртәгә – дошманнар: бер-беренең маңгайларына терәп атарга мөмкиннәр. Һәм ул шулай булды да... Хәзер яшьләр өчен мөмкинлекләр зур – тырышсаң, үзеңне күрсәтергә була. Психикаң үзгә булып, атышып кан коясың килә икән, рәхим итеп Сириягә кит. Үлемнән калсаң, пенсияң, медаль-бүләкләрең булачак. Үз илеңдә герой булып йөрисең. 

– Ул чорда да Чечняда сугыш бара иде. Нигә китмәдегез? 

– Кечкенә чакта күк белән җенлә-нә идем. Ул хыялым чынга ашмады, Чечняга китеп карыйм дип уйлап, «старший»лар янына бардым. Тик алар мине җибәрмәде. «Нинди Чечня? Монда сугыш бара. Син монда кирәк», – диделәр. (Бандитлар сүзен сөйләгәндә төзек сөйләм тиз арада төрмә жаргоннары, «блатной дөнья»дагы кыланмышлар белән «баетыла». – Ч. Г. ) Җинаятьчел төркемнәрне хәерчелек китереп чыгарды. Акчасы булмаган кеше югалтыр әйберем юк дип саный. Ә хәзер җәмгыятьнең күп өлеше барлыкта яши. Яшьләр тели икән – спорт белән шөгыльләнә, тели икән фәнгә йә биз-неска кереп китә. Бары тик алар өчен абруйлы ата-ананың юл күрсә-түе, вакытында ярдәм итүе генә кирәк. Ата кеше эштән кайта, хатынын кыйнамый, балалары белән сөйләшә, аларга нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнен аңлата икән, бу – сәламәт гаилә. Безнең гаиләдә мөнәсәбәтләр бик авыр иде. Күзенә генә карап торган хөрмәтле әтием булса, аның каты кулын тойган булсам, бу үкенечле хәлләргә тарымас та идем, бәлки. Хәзер үземнең кечкенә ике балам өчен үрнәк әти буласым килә. 

– Бүген кабат оешкан җинаятьчел төркемнәр, АУЕ кебек төрмә «романтика»сы белән яшәгән субкультуралар баш калкыта... 

– Әйе, бу безнең җәмгыятьнең проблемасы. Мине инде болар берсе дә кызыксындырмый, чөнки үз вакытында күп «ашарга» туры килде (муеныннан сызып күрсәтә). Әйтәм бит, контроль кирәк. Үсмер ишегалдында трай тибеп йөри икән, төрмәдән чыккан берәү хәзер аны эләктереп алачак, чөнки элекке криминаллар үз йогынтыларын кабат ныгытырга, үз тәртипләрен урнаштырырга тели. Бандитлар дөньясында бәясе сукыр бер тиен тормаса да, малайларны үз янына җыеп, кайберәүләр үзен кәттә кеше итеп күрсәтә, бандитлар тормышын романтикага төреп сөйли. Төзелеш алга барсын өчен идарәчеләр түгел, кара эшчеләр күп булу кирәк. Монда да шундый ук алгоритм. 

...Ике сәгатьләп сөйләшеп утырганнан соң, ул сәгатенә күз сала башлады. 

– Эшкә ашыгасызмы? 

– Юк, намаз вакыты җитеп килә. Ә мин намазны калдырмыйм. 

Һәр кашык ризыкны бисмиллаһ әйтеп капкан Алексей кабат мәчеткә юнәлде. Намаз укып дога кылганда нәрсә тели икән ул? Үтергән кешеләренең якыннарыннан гафу сорыймы? Аллаһы Тәгаләдән ярлыкауны үтенәме? Әллә бөтен кылган гөнаһлары өчен 16 ел гомере белән генә «түләвенә» сөенеп, рәхмәтен укыймы? 

Куркыныч дөнья капканы 

Беренче тапкыр АУЕ турында 2010 елда Краснодар краендагы Белореченск тәрбия колониясендә күпләр катнашындагы тәртип бозулар вакытында ишетелә. Аннан бөтен Россиягә җәелә. Бигрәк тә Байкал аръягы, Чиләбе, Читада киң таралган. Хәерче төбәкләрне тәмам камап алган. Татарстан социальикътисадый күрсәткечләр буенча алга киткән төбәк булуга карамастан, АУЕ капшавычларын безнең республикага да җибәрде. 2014 елда ук Юдинода җинаять кылган үсмер-ләрнең дә әлеге субкультурага керү-ләре мәгълүм. 

Аңа үсмерләрне ник җәлеп итәләр соң? Әлеге проблеманы тикшергән белгечләр әйтүенчә, 5-6 нчы сыйныф укучысына югары сыйныф укучылары килә дә урам, төрмә төшенчәләре белән сөйләшә башлый. Юк, алар аны куркытмый. Янаулар әле соңрак булачак. Әлегә аның белән зурларча гәп коралар. Монда психологик фактор күп роль уйный. Беренчедән, зурлар килеп сөйләшкәч, 5 нче сыйныф баласының (балачакта 4-5 яшь аерма бик зур ул!) мин-минлеге үсә; икенчедән, олылар янында аның «салага» булып күренәсе килми; өченчедән, билгесез лексика кызыксыну уята. Ә балаларга кызыксыну хас. Бала алар белән сөйләшә башлый икән, ул инде үзен әкренләп югалта дигән сүз, чөнки әңгәмәдәшләре – олылар, тәҗрибәләре зур. Алар «общак» өчен акча алып килергә куша. Өйгә кайткач, бала бу хакта ата-аналарына хәбәр итми, сөйләшми икән, башка бер дөньяга эләгә. Ул анда беркем түгел, аннан бары тик сорыйлар гына. Башта – акча алып килергә, торабара – җинаять кылырга. Бу дөнья-дан чыгу бик авыр. АУЕ постулатла-рының берсе: «Төрмәнең әле беркемне дә җибәргәне юк». 

«13–15 яшьтә, бу миңа нигә кирәк, болар белән мин кая барып чыгармын, дип уйламыйсың. Көтү булып яшәү теләге малайларда бик зур ул», – дип сөйли Рөстәм (исеме үзгәртелде). Аның гаиләсе Казандагы социаль яктан начар саналган рай-оннан фатир ала. Мәктәбе үзәктә урнашса да, укудан соң ул шушы районга кайта. Кичләрен ишегалдына чыга. Анда – урам малайлары. Араларында – төркемне тотып торган егетләр. Шуларга ошыйсы килә башлый. Һәм ул үзеннән-үзе урам малайларына иярә. 

– Урам төркеме пирамида кебек: биш баскычтан тора. Башта шуның иң аскы катламына – яшьләргә кердек. Безнең өчен билгеле бер кагый-дәләр бар иде. Кагыйдәләрне бозсаң, өлкәннәр кыйный, – дип искә ала бүгенге көндә инде югары белем алып, дәүләт оешмасында карьера ясаучы Рөстәм. Бәхетенә, җинаять дөньясы белән танышмый кала ул. Криминаль авторитетларны төрмәгә утырта башлагач, өлкәннәр аларны җыя да: «Таралышабыз», – дип игълан итәләр. 

«Урам» тарихы бәхетле тәмамлануга карамастан, Рөстәмнең үкенече бар. «Кичләрен трай тибеп йөргән көннәрне чит тел өйрәнеп үткәрсәм йә берәр җитди шөгыль тапкан булсам, күпкә яхшырак булыр иде», – ди ул. Урам белән бәйләнүен дә контроль булмауда күрә. Әти-әниләре көне-төне эштә. «Хәзер мин ата-аналарның яхшырак районда яшәргә, баласын үрнәк мәктәпкә бирергә теләвен аңлыйм. Белем алудан битәр, мохит бар», – ди ул. 

Гаилә – яклаучы 

 – Гаиләдә ата-аналар эчсә, өйдә тавыш-гауга купса, көн саен тормыштан зарланса, якты киләчәккә өмете булмаса, һәм бу хакта даими рәвештә үсеп килүче баласына сөй-ләсә, билгеле, үсмердә җәмгыятькә карата каршылыклы фикерләр туа. Үзе кебек уйлаучы яшьтәшләре белән очраша икән, аларга кушылып ки-түенә шик юк, – дип сөйли Татарстан Фәннәр академиясенең ислам тикшеренүләре үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, негатив субкультураларга эләккән үсмерләр белән эшләүче Валерий Горшунов. 

Аның фикеренчә, кешеләр җәмгыятьтә үз төркемнәрен эзли. Бу, нигездә, 13-14 яшьләрдә башла-на. Яшүсмер бу яшьтә инде үзен олыга саный, ата-ана аңа абруй булмый башлый, алар тарафыннан контроль дә югала. Үсмер егетнең акчасы юк, абруе да юк, шул ук вакытта кызлар да кызыксына аның белән. Ул социаль статус эзли. Җитмәсә, урамга чыккач, аңа башка үсмерләр бәйләнә. Аның саклану механизмы эшли башлый: ярдәм итә алырдай төркемеңне тап! Ярый ла бу вакытта авторитет булырдай өлкән абыйларың, абруйлы әтиең булса, ә юк икән – урам төркемнәре кармагына кабасың. Криминаль дөньяны хәтта сталинизм да җиңә алмаган, чөнки ул йогышлы чир кебек: кайда йомшак, шунда баш калкыта. Балаларны әлеге криминаль комбайннан ничек саклап калырга соң? 

– Иң беренче шарт – тулы гаи- лә, – ди Валерий Горшунов. – Әти кеше баласы бүлмәсенә Терми-натор фотосын элеп куеп: «Менә, улым, Арнольд Шварценеггер кебек бул. Ул көчле һәм шәп кеше», – дип әйтергә генә тиеш түгел инде. Ясалма образ бернәрсә бирми. Гаиләдә абруе булган үрнәк ата белән мөнәсәбәтләр үзара ышаныч-ка корылган булырга тиеш. 

Кызганыч, хәзер тулы булмаган гаиләләр күбрәк шул. Анда үскән балаларның урам төркемнәренә эләгү ихтималы бермә-бер арта. Шуңа күрә дә холыкларыбыз туры килми дип кенә аерылышу дөрес түгел. Иң элек бала хакында да уйларга кирәк! Үсмер янында үз-үзен тотышы үрнәк булырдай ир-ат торырга тиеш. Юк икән, ул аны субкультуралардан эзли башлый. 

Балаларда идеологияне 14 яшь-тән түгел, 4-5 яшьтә үк тәрбияли башлау мөһим. Кечкенәдән үк күңеленә ятышлы шөгыль табу да урам афәтеннән алып кала ала. Страйкбол кебек хәрби хәрәкәтләр йә спорт ярдәм итәр. «Спортның да артык нык популяр булмаган төре», – ди белгеч. 

Ярый, уку елы буена бала шө-гыльләнә, аның бернәрсәгә вакыты калмый, ди. Каникуллар җитә дә бала иреккә чыга, читлектән чыккан кош кебек анда-монда бәргәлә-нә башлый. Җәйге каникуллар – урам төркемнәренә кереп китү өчен иң кулай чор. «Баланы шәһәрдән алып китәргә кирәк», – ди Валерий Горшунов. 

АУЕ идеяләре тарата торган тагын бер мәйдан – социаль челтәрләр бар әле. Монысы тагын да хәтәррәк. Өйдә компьютер артында утырган бала көннәрдән бер көнне танымаслык булып үзгәрергә мөмкин. Интернеттагы АУЕ социаль тормыштан аерыла кебек миңа. Ул күбрәк криминаль фольклорга охшаган. Челтәрләрдә бу идеяләрне тараткан төркемнәрдә утыручылар саны бик күп. Дөрес, ул төркемнәрне тыеп та карадылар, тик алар башка адрес белән кабат ачылган. Мәкалә язганда үзен Татарстаннан дип күрсәткән бик күп үсмерләргә хат язып, аралашып карадым. Барысы да диярлек: «Кызык бит, шуңа язылдым», – диләр. Төркемнәрдә утыручылар криминал белән бәйле дигән сүз түгел түгелен. Тик уеннан уймак чыкмагае! Шуңа күрә дә бу хакта үсмерләр белән әледән-әле сөйлә-шү кирәктер. Үсмер малае булган берничә танышымнан: «Бу хакта улың белән сөйләшеп карыйм әле йә үзең кызыксынып кара», – дип сорадым. Берсе дә ризалашмады. Күбесе: «Ул бу хакта берни белми, аңа белергә дә кирәк түгел», «сөй-ләмим, алайса кызыксына баш-лар», – диделәр. Ә үзләре баласының социаль челтәрләрдә нинди төркемдә утыруы хакында артык төпченмәүләрен таныды. Бәлки, алар «белми» дигән бала инде күптән АУЕ символларын кулланадыр? Шул рәвешле алар үзләрен әлеге субкультурага керүен таныта. 

Боз кузгалдымы? 

Бу субкультураны административ алымнар белән генә туктатып куеп булмый. Аны башка субкультура белән алыштырырга яки йогынтысын киметергә генә мөмкин. Ә бу эш белән дәүләт шөгыльләнергә тиеш. Бу җәһәттән безнең илдә уңышлы тәҗрибә бар инде. Узган гасырның 20 нче елларында урамда калган балалар саны 10 миллионга җитә. Билгеле, балалар җинаяте дә үсә. Әлеге вазгыять бары тик Макаренко системасы аша гына үзгәртелә. Илдә яңа субкультура – пионер оешмалары барлыкка килә, һәм анда барлык катлам балалары да керә. Бәлки, безнең җәмгыятькә дә игътибарны талантлы балалардан тормыш упкынында калган балаларга күчерергәдер? Комплекслы системалы эш алып барырга вакыт җиткәндер, күрәсең. Дөрес, бу проблема хакында чаң суга башладылар инде. Җаваплы министрлыклар авыр яшүсмерләр белән эшләү мәйданнарын булдыру кирәклегенә тукталып, бу мәсьәләне хәл итү юлларын күрсәтә. Тик бу сүздә генә калмасын иде. Юкса бүген баш бирми торган үсмерләрнең зурлар тормышына күчкәч, җинаятьчел төркемнәрнең сафын тулыландыруы бар. Ә бу дәүләт өчен 90 нчы еллардагыдан да куркынычрак баш авыртуына әйләнергә мөмкин. 

Психолог киңәшеhttp://syuyumbike.ru/news/psyholog/kapkyn-psikholog-kishe

Теги: АУЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар