Тормыш упкынына очу бик тиз ул, ә менә аннан кире күтәрелеп, яшәп китү, ай-һай, авыр. Кызганыч, җитмәсә, җәмгыять стереотиплар белән яши, кләймәләр сугарга ярата. Кара сакалың кая барсаң да үзеңнән калмый дигән гыйбарә дә тиккә генә яшәми халык арасында. Ә ялгышканнар, көчсезлек күрсәтеп кыек юлга басканнар «кайту юлы»на чыгарга тырышсалар да, янәшәсендә җитәкләп алып баручы булмаса, күп вакыт адашалар йә авырлыкларга кабат бирешәләр. 2017 елда республикада төзелгән социаль юнәлешле коммерцияле булмаган «Татарстан Республикасының Ресоциализация фонды» – наркотик яки алкоголь бәйлелегенә эләккән авыруларны җәмгыятьтә тернәкләндерү буенча Россиядә бердәнбер модель.
«Яшьлегемне суга салдым...»
Олегның күзләре елмаеп торса да, тормыш сикәлтәләрен узуы карашыннан ук сизелеп тора. Нык гәүдә, мускуллы куллар, тик йөзе генә җыерчыклы. Болар бар да яшьлеген-дә кыек юлларда йөрүенең эзе. Җуелмас эзе. Әмма ул тормыш баткаклыгыннан чыгарга үзендә көч тапкан һәм нәкъ менә вакытында «Татарстан Республикасының ресоциализация фонды» белән танышкан. Юлында фонд очрамаган булса, бүген ул күзләр нинди булыр иде, билгесез…
– Казан, 90 нчы еллар, урамда җинаятьчел группировкалар... Нинди еллар булуын аңлыйсыз инде. Мин әтисез үскән малай. Әти тәрбиясе генә түгел, әни игътибары да күрмәдем. Безнең – өч баланың тамагын туйдырыр өчен әни көне-төне эштә булды. Җитмәгән игътибарны урамнан таптым. Анда мине шунда ук үз иттеләр. Начар эшләр белән тиз дан казанасың бит. 16 яшемдә мотоцикл урлаган өчен «малолетка»-га эләктем. Ул чакта мотоцикллар популяр, әни миңа аны, билгеле, сатып ала алмый. Бары бер генә юл бар кебек тоелды – урлау. Ике ел ярымга ирегемнән мәхрүм ителдем. Җинаять җаваплылыгын башта Менделеевскида үттем, 18 яшем тулгач, өлкәннәр режимына күчерделәр – Иркутскига җибәрделәр. Анда беренче тапкыр наркотиклар кулланып карадым. Наркотиклар табу иректә авыр ул, ә рәшәткә артында проблема түгел. Колониядән «энәгә утырып» чыктым. Үземне наркоман дип санамадым, әмма әкренләп тартыла башладым. Авыллар, ташландык бакчалар буйлап мәк саламы җыйдык. Менә шул чакта «ломка»ның нәрсә икәнен белдем һәм наркотикларсыз яши алмаганымны аңладым. Үземне кәттә егет дип тойдым. Наркотик табар өчен урлаша башладым…
Урлашуда, наркотиклар саклауда гаепләнеп, алты тапкыр ирегемнән мәхрүм ителдем. Елларны башта саный идем, аннан соң хисабын да югалттым. Яшьлек елларым колонияләрдәге баракта узды минем. Барысы бергә рәшәткә артында 20 еллап гомерем узды. Шулай да колониядән чыккан арада өйләнергә өлгердем әле. Кызым туды. Инде оныкларым бар. Кызымны үстерешә алмасам да, аның белән хәзер аралашабыз. Аңа якын килергә дә курыктым мин. Аның белән нәрсә турында сөйләшергә белмәдем, чөнки тормышында мин булмадым. Узган ел кызым үзе теләп миңа тартыла башлады. Туган көненә бераз акча салып, котлау язып җи-бәрә идем. Язышып киттек, ул әни белән минем янга килергә теләде... Кызым белән аралашып яшәүне Аллаһы бүләге дип кабул итәм…
Соңгы тапкыр колониягә күп күләмдә наркотиклар саклаган өчен дүрт ел ярымга эләктем. Наркотиклар алырга килгән җирдә мине инде көтеп торалар иде, кулга алдылар. Шулай килеп чыкканга Аллаһыга рәхмәт әйтәм хәзер. Җәзаларны үтәтү өчен барган чираттагы колониядә 20 ел элек булганым бар иде. Капкадан кергәндә чиркәүгә күзем төште, әллә нишләп киттем. Карашымны ала алмыйм гына бит шуннан. Колониядә отряд белән генә йөриләр. Без йөргән җирдә шул чиркәү күренеп тора. Мин гел шуңа карыйм. Анда керәсем килә башлады. Беркөнне ашап утыра идек, бер кеше килеп керде дә: «Бүген поп килә, кем тели, чиркәүгә килегез», – дип кычкырды. Ашап утырган җирдән калагымны ташладым да, ул кеше артыннан чыгып та киттем. Территория буенча ялгыз йөрергә ярамый, әмма мине чиркәүгә бару юлында беркем туктатмады.
Шул көннән дингә тартылып киттем. Бу инде Аллаһының рәхмәте. Догалар укый башладым, службага йөрдем. Шул чакта наркотиклардан баш тарттым, хәтта тәмәке тартуны ташладым. Әмма иреккә чыккач та әле синтетик наркотиклар кулланып карадым. Ошатмадым. Наркотикларны алкоголь алыштырды. Эш эзләргә тотындым. Әмма минем кебек «тәҗрибә»ле кешене кем курыкмый үзенә эшкә алсын. Классташым шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлады да, аңа төрле эшләр эшләргә ялландым. Шунда эретеп ябыштыру һөнәрен башкарып карадым. Ошады миңа. Шулай бервакыт ишегалдында утырам. Янымда бер исерек. «Кайда эшлисең?» – дип сорый. «Эретеп ябыштыручы булырга тырышып йөрим әле», – дим. Мәңге айнымас исерек булуына карамастан, ул миңа киңәш бирде: укырга бар, диде. «Чынлап та, укырга кирәк бит», – дип уйладым ул чакта. Мәшгульлек үзәгенә киттем. Шунда юллама буенча укыдым. Инде һөнәрне үзләштереп кенә бетергән идем, классташым башка шәһәргә күченеп китте. Мин кабат эшсез калдым. Элек наркоман булган дусларым киңәше белән эчкечеләрнең аноним төркеменә йөри башлаган идем. Шунда бер егет белән сөйләшеп киттек тә, ул миңа эшкә урнашыр өчен адрес бирде. Бу егет белән башка очрашмадым, әмма адресны истә калдырган идем.
Көннәрдән бер көнне сумкама эш киемемне салдым да, шул адрес буенча киттем. Шул ук көнне цехка эшкә алдылар. Бер ай эшләдем, бер ел, өч ел... менә инде сигезенче елымны шунда эшлим. Цехта эшләү барышында танышабыз, сөйләшәбез бит инде, минем юлны үткән кешеләр күп булып чыкты. Бу предприятие ресоциализация фондыныкы икән. Аның генераль директоры минем ише кешеләр өчен фонд оештырган. Предприятиедә безгә карата кешечә мөнәсәбәт. Бернинди түбәнсетү, кләймә тагу юк. Әле хәлебезгә дә керәләр. Наркотиклар кулланганда әллә нинди авыруларга дучар буласың. Хәзер сәламәтлеккә игътибарлы булырга, вакытында тикшерелергә, дәваланырга кирәк. Хастаханәгә барасы булса, берсүзсез җибәрәләр. Үземә карата ышаныч тоям. Ә тернәкләнү барышында бу бик нык ярдәм итә. Безнең белән айга ике тапкыр психолог бушлай консультацияләр үткәрә. Берсен дә калдырмый йөрим. Ул очрашуларда үз гамәлләремне, уйларымны анализларга өйрәндем. Элек башыма бер уй килсә, шуны эшләргә кирәк иде. Инстинкт белән генә яшәдем. Уйлап җиткермәгән гамәлләрем шуңа да күп булган инде тормышта. Хәзер үземне караңгы тоннельдә күрә белүче итеп хис итәм. Әле эшкә кергәнче үк бер хатын белән танышып яши башлаган идек.
Узган ел рәсми рәвештә язылыштык. Тормышым әкренләп шулай түгәрәкләнде. Мин эретеп ябыштыручы, җыючы булып эшлим. Хезмәт хакым да начар түгел. Миңа җитә. Ел саен диңгезгә ял итәргә йөрибез. Икенче ел инде хатыным белән Төркиядә ял итеп кайттык. Предприятиедә төрле спорт ярышлары, төрле чаралар уздырып кына торалар. Теннис, волейбол уйныйм. Өч ел рәттән регатада катнаштым. Безнең компаниядә эчүчеләр юк. Эштә бер дустым барлыкка килде. Ул да минем кебек мотоцикллар ярата. (Әйе, мин һаман мотоцикллар яратам.) Арендага алып урманнарда йөрибез. Спортзалда даими шөгыльләнәм – форманы тотарга тырышам. Тугыз ел эчкәнем юк. Тәмәке тартуны ташлаганга да биш ел булды. Болар берсе дә минем тырышлык түгел, ә Аллаһының кодрәте. Ул миңа 54 яшьтә тормыш бүләк итте. Элек миндә һәрвакыт курку хисе бар иде: полициядән, тоткарланудан, «ломка» вакытындагы куркыныч йокысыз төннәрдән... Рәшәткә артында булмасам да, ирекле түгел идем: наркотик сатучы адресыннан ерак китә алмадым, гел шуңа бәйле булып яшәдем. Уянуга, иң беренче уй – нигә үлмәдем икән булды, икенче уй – дозаны каян табарга. Теге 20 елның 15 елын үз-үземнән җирәнеп яшәдем. Әнидән: «Син кеше түгел», – дигән сүзләр генә ишетә идем. Аның карашындагы куркуын әле дә хәтерлим. Әни минем өчен тыныч булып үлде. «Хәзер синең өчен борчылмыйм инде», – дия иде хәтере югалганчы. Тормышның бар матурлыгын күреп яши алуыма көн саен сөенәм. Юлымда фонд предприятиесе очрамаса, эш таба алмаган булсам, кем белә, бүген мин ничек яшәгән булыр идем. Тормышка кайтканда социальләшүгә мөмкинлек булып, үзеңә карата ышаныч туу – иң зур ярдәм ул.
«Иртәгәсе көнгә ышаныч туды»
– Деструктив гаиләдә үстем, – дип сөйли фонд «тәрбиягә алган» дүрт бала әнисе Регина, – Әти эчте, әнигә гел кул күтәрде. 9 яшемдә алар аерылышкач, әтидә минем кайгы калмады, әни шәхси тормышын көйләү белән мәшгуль булды. 13 яшемнән – исерткеч эчемлекләр, 17 яшемнән җиңелчә наркотиклар куллана башладым. Лаеш техникумына юрист һөнәрен үзләштерергә читтән торып укырга керткән иде әни, программаны аңладым, анда да үзем ише дуслар табып, укуны ташладым. Янәшәмдә тәрбияле, үземнән өлкән ир-ат бар иде.
Ул һәрвакыт ярдәм итте. 20 яшемдә аннан бала таптым. Ул чакта наркотикларны тулысынча ташладым һәм сыра эчүгә күчтем. Сырага бәйлелек туды: бер банка сыра эчмәсәм, төнгә истерикалар, паник һөҗүмнәр башлана иде. Ул ир белән яшәмәдем, чөнки аны яратмый идем. Ә ул безгә ярдәм итеп яшәде, әле дә ярдәм итә. Аннары икенче кеше белән танышып, аңа кияүгә чыктым. 10 ел яшәдек, ике кыз таптым. Ул да бәйле кеше иде. Алкогольне икәүләп кулландык. 4 ел элек иремнән киттем – наркотиклар куллана башлады. Социаль челтәрләр аркылы Мәскәүдә яшәгән бер ир белән таныштым. Бәйлелектән терелеп килүче аноним наркоман иде ул. Казанга күчте, бергә яши башладык. Икәүләп «ычкындык». Авырга узган идем. Ә яраткан кешем, дәваланам дип, миннән ерагайды. Кабат стаканган үрелдем. 35 нче атнада балам туды. Больницада озак яттык. Аннан чыгып ике атна узуга, тәмам төпкә тәгәри башладым. Мин инде аракы эчүгә күчкән идем. Бик ябыктым, аякларым йөрми башлады. Беркөнне опекадан килеп керделәр. Аларны дүртенче баламның әтисе чакырткан. Балаларны алып киттеләр.
Шул чакта, үземә читтән карап, төпкә төшкәнемне, үлем чигенә җитүемне аңладым. Башка мондый тормышта яшәмәскә үземә сүз бирдем. «Преодоление» тернәкләнү наркологик үзәгенә йөри башладым. Андагы экспертларга, психологларга рәхмәтлемен. Шунда ресоциализация фондыннан килгән вәкилләр белән таныштым. Алар психологик яктан ярдәм иттеләр, бушлай йогага, ушуга йөрдем. Балаларымны алып кайттым. Минем һөнәрем юк, балаларым кечкенә – эшли алмыйм, түләп укырга акчам юк. Фондтан уку тәкъдиме килү иң яхшы вариант иде. Бухгалтериядә 1С программасын үзләштердем. Хәзер икенче һөнәр үзләштерәм – чәчтараш булырга укыйм. Үземне иҗади кеше дип саныйм, бу һөнәр миңа күбрәк туры килә. Үземә дә ошый. Улымны балалар бакчасына урнаштыруга эш эзләргә керешәчәкмен. Укытучыларыбыз да ярдәм итәрбез, диләр. Бер ел ярым ремиссиядә мин. Фондтан Алсу исемле психолог һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Авыр чакларда аңа мөрәҗәгать итәм. Янәшәңдә сине аңлаучы кеше булганда җиңелрәк – көч бирә...
«Фонд – җан авыртуыннан туган идея»
«Беренче вентиляцион компания»сен оештыручыларның берсе Данияр Максудовта бәйлелектә булган кешеләрне җәмгыятькә кайтару буенча эшләү идеясе якын кешеләрен югалтканнан соң туа.
Данияр МАКСУДОВ, «Татарстан Республикасының Ресоциализация фонды» җитәкчесе:
«Авырлыкларга очраганнарга, тормыш төбеннән күтәрелергә талпынучыларга аякка басарга ярдәм итәбез».
Ике дусты наркотиклар кулланудан якты дөнья белән хушлаша. Бу югалтуны ул бик авыр кичерә, шәхси фаҗигасе дип саный. Моннан битәр, предприятиеләренә рәшәткә артыннан чыккан, наркотик яки алкоголь бәйлелектән дәваланган кешеләр эшкә урнашырга килә. Сәнәгать, социаль ярдәм һәм дәүләт белән берлектә бәйлелектә булган кешеләр өчен ресоциализация фонды әнә шулай төзелә. Аны тулысынча бизнес партнеры белән Данияр Бариевич финанслый. Фондны оештыручыларның берсе – Республика клиник наркологик диспансеры. Проект Казан дәүләт медицина университетының психиатрия һәм медицина психологиясе кафедрасы мөдире Владимир Менделевич, Сербский исемендәге НМИЦ психи-атрия һәм наркология үзәге наркология бүлеге директоры Татьяна Клименко кебек галимнәр белән эшләнә. Шуны әйтергә кирәк: фонд бәйлелектән дәваламый, ә тормышларын үзгәртергә ныклы карарга килгәннәргә ярдәм итә. Пациентлар башта диспансерда дәвалану, тернәкләндерү курслары уза. Фонд өченче этапны колачлый – социальләшү һәм эшкә урнашу.
– Безнең фонд дүрт юнәлештә эшли, – дип аңлата Данияр Бариевич, – беренчесе – психологик ярдәм. Фондта профессиональ психолог эшли. Ул безнең егетләр, кызлар белән даими очрашып тора. Алар белән генә түгел, якыннары өчен дә махсус семинарлар уза. Сигез ел эчендә меңгә якын кешегә бушлай психологик ярдәм күрсәттек. Икенчесе – укыту. Безнең фонд яңадан укыту яки квалификацияне күтәрү буенча белем бирү программаларын оештыруда федераль грант отты. Бу бик актуаль, чөнки безгә килүчеләрнең күбесенең һөнәре юк, йә алар һөнәри осталыкларын югалткан. Без аларны вентиляция системасы монтажчылары, эретеп ябыштыручы һөнәреннән алып хисапчы, чәчтараш, хәтта ландшафтлы дизайн буенча укытабыз. Бүген 13 кеше уку программасын узды. Алар бит һөнәр генә алып калмыйлар, танышалар, аралашалар. Бу мохиттә кешенең үз-үзенә ышанычы туа. Мин булдыра алам дип яши башлый. Эш табудан курыкмый, чөнки кулында һөнәре бар. Безнең эшләү юнәлешләребез үзара бәйләнгән дә. Өченче юнәлешебез – эшкә урнаштыру.
Эш урыннары, нигездә, үзебезнең компаниядә. Башка оешмалар белән дә хезмәттәшлек итәбез. Безнең фондка 237 кеше эш эзләп мөрәҗәгать итте. Кайберәүләр өчен бу – упкыннан күтәрелгәннән соң беренче адым. Аларны һич тә игътибарсыз калдырырга тиеш түгелбез, чөнки коткаручылар икәнебезне аңлыйбыз. Хезмәт урыны бирүдән тыш, аларда иртәгәсе көнгә ышаныч уятабыз. Эш бит әле ул керем чыганагы гына түгел, тормышта үз урыныңны табу, үзеңә һәм башкаларга булдыра алганыңны раслау да... Дүртенче юнәлешебез, әлбәттә, файдалы ял итүне оештыру. Алар өчен бу бик мөһим.
Бер фикергә, бер карарга килгәннәр бер-берсенә мотивация булып та тора. Аннан соң сәламәт мохит, сәламәт кызыксыну булганда кеше тормышның тәмен тоя башлый. Шәхси үсеш буенча тренинглар, эшкә урнашу буенча семинарлар, велоузышлар, регата, экскурсияләр, йога һәм ушу буенча дәресләр үткәрәбез. Сигез ел эчендә җиде йөзгә якын төрле чара уздырдык. Аларда ике меңгә якын кеше бушлай катнашты. Шул рәвешле, авырлыкларга очраганнарга, тормыш төбеннән күтәрелергә талпынучыларга аякка басарга ярдәм иттек. Быел, Татарстан Рәисе гранты отып, бездән ярдәм көтүчеләргә тагын да күбрәк булышырга мөмкинлек булды. Регинаны да менә шул грант хисабыннан укыттык.
Авыр хәлгә калган ир-егетләр дә, хатын-кызлар да ярдәм сорап килә. «Арада югары белемлеләр дә бар. Хәмер табибны да, консерватория тәмамлап, оркестрда уйнаган музыкантны да аямый. Стаканга үрелгәннәр иртәме-соңмы упкынга оча: аларны җәмгыятьтән сызып аталар, якыннарын югалтып кына калмыйча, үз тормышларын да җимерәләр. Шуңа социаль яктан имин булмаган гаиләдә үскәннәр генә бу бәлагә тарый дип һич тә әйтеп булмый», – ди Данияр Бариевич.
Быел фонд рәшәткә артыннан чыгучылар өчен социаль үзәк тә ачты. Җәзаларын үтәү вакытында якыннарын, өйләрен югалтканнар иреккә чыккач билгесезлектә кала. Иртәгәсе көне булмаганнар кыек юлга басып, кабат төрмә сәкесенә кайтырга мөмкин. Хөкем ителгәннәргә комплекслы ярдәм итү турындагы закон быел гамәлгә кергәннән соң фонд булдырган әлеге социаль үзәктә яшәп торырга гына түгел, ә юридик һәм социаль ярдәм алырга да мөмкин. Бу үзәктә бер елга кадәр бушлай яшәү дәверендә теләге булганнарга аякка басу мөмкинлеге бар – пробация программасы ярдәм итәчәк.
Фонд махсус хәрби операциядән кайтучыларга да ярдәм итә. Алар өчен махсус программа төзелгән. Данияр Бариевич фронттагы егетләр янына шәхсән үзе дә барып йөри, гуманитар ярдәм илтә. Рубежное, Луганск, Лисичанск шәһәрләрендә производство ачып, эш урыннары булдыру теләге белән дә яна. Тагын бер теләге – күппрофильле социаль-хезмәт үзәге булдыру. Ягъни әлегә төрле урында булган социальләшү модельләрен барысын бер мәйданга җыю. Бу очракта чыгым азаеп, ярдәм итү нәтиҗәсе тагын да артачак дип саный фонд җитәкчесе.
Ә нәтиҗәләр юк түгел: кичә адашып йөргән ике җан фондның предприятиесендә танышып, гаилә корып балалар үстерә, почмагы булмаганнар – ипотекага кереп фатир, машина йөртү хокукына ия булып – машина сатып ала. Дөрес, бәйлелек тышавыннан ычкына алмыйча, кире элекке тормышына кайтучылар да юк түгел, әмма алар аз. Тормышка кайту бары тик кешенең теләгеннән һәм фондтагы кебек дөрес итеп төзелгән ярдәм күрсәтүдән генә тора.
Резеда ХАЕВА, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы, Республика клиник наркология диспансеры баш табибының медицина буенча урынбасары
Соңгы елларда безнең республикада наркологик вазгыятьтә уңай якка үзгәрешләр күзәтелә. Иң сөенечлесе – исәптә торучы кешеләр саны акрынлап кими. Бүгенге көндә Татарстанда 48 меңгә якын кеше нарколог күзәтүендә исәптә тора. Ир-атлар хатын-кызларга караганда күбрәк. Татарстанда ел саен 1700 дән артык кеше наркологик йә алкоголь бәйлелеге проблемасы буенча беренче тапкыр белгечкә мөрәҗәгать итә. Әгәр авыру тулы стационар дәвалану һәм реабилитация курсын үтсә, ремиссия (ягъни кабат куллануга кайтмау) 40 процентка кадәр җитә ала. (Дөньяви күрсәткеч – 30 процент) Бу – бик яхшы күрсәткеч.
Организмны агудан арындыру, ягъни детоксикация, уртача алганда 21 көн дәвам итә. Реабилитация исә өч айга кадәр сузылырга мөмкин. Сәламәтләнү барышында авырулар сәламәтлек белән генә бәйле түгел, социаль проблемалар белән дә очраша: эшкә урнашу, гаилә белән мөнәсәбәтләрне яңадан кору, яңа, сәламәт гадәтләр формалаштыру – болар барысы да зур көч таләп итә. Шушы юлда авыруларга ярдәм итү максатыннан, диспансерыбызда дәваланудан соң амбулатор программалар да эшли. Аларга төркем белән шөгыльләнүләр, психолог белән аерым эшләүләр керә.
Без аңлыйбыз: бу авыруга каршы көрәшү өчен кешенең тәнен генә түгел, аның рухын, психик халәтен, җәмгыятьтәге урынын да торгызу кирәк. Ә моның өчен комплекслы эш алып бару зарур. Республика клиник наркодиспансерында авыруларга ярдәм итү өчен барлык мөмкинлекләрне кулланабыз. Тулы савыгу юлы – реабилитация генә түгел, ә ресоциализация белән дә дәвам итә. Бу этапта безгә Республика Ресоциализация фонды зур ярдәм күрсәтә: эшкә урнаштыру, психологик тернәкләндерү, даими төркем терапияләре, спорт ярышлары һәм кызыклы чаралар оештыру – болар барысы да кешене яңадан тулы канлы тормышка кайтару өчен эшләнә.
Фотолар фонд архивыннан алынды.
Фотолар фонд архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк