Их, машина-машина!..

Казан шәһәре матурая-үсә. Җитәкчеләр бу җөмләне еш кабатларга ярата. Тик аларның читтәрәк урнашкан йортларның ишегалларына кергәне юктыр!
Безнең ишегалдында берни «үсми дә, матураймый да». Андагы юлларның исеме генә «юл» – асфальт җимерелеп, чокыр-чакырга әверелеп беткән. Тирән-тирән ул чокырлар яңгырдан соң күлгә әйләнә. Җитәкчеләр безнең ишегалларына керми шул, каян белсеннәр! Башка төшкәч, җимерек юлдан да йөрербез – безне алай гына куркытып булмый! Теңкәгә тигәне башка. Машиналы күршеләр канны боза!
Беренчедән, машиналарын җәяүлеләр сукмагына куялар. Коры көнне куйсалар – бер хәл, ничек булса да урап үтәрсең. Ә менә яңгырлы көнне?! Ни сулдан, ни уңнан урап узмалы түгел. Йә су җыелган, йә куаклар баскан. Үзең генә булсаң, тәвәккәллисең инде. Ә минем ише бала арбасын тарткан әниләргә нишләмәк кирәк?! «Күлне» ерып кереп китми хәлең юк. Тубыктан суга чумып, аякларны чылатып чыгасың. Машина хуҗалары үзләренә яудырган ул каһәргә ничек чыдап бетәрләр! Ишегалдыбыздагы яшеллекне корытучылар да шул машина хуҗалары. Ишегалды дигәнебез яртылаш парковка инде ул. Балалар шушы газ исен сулап йөгереп йөри. Чирәмлек әсәре дә юк. Кайсыбер оятсызлар машиналарын балалар мәйданчыгына терәп үк куя!
Элек бу хәлгә нәфрәтләнсәм дә, алдыма карый идем дә чаба идем. Хәзер, үзем әни булгач, күз йомып китә алмыйм – мондый юньсезлекләр белән үземчә көрәшәм. Тәртип бозучы машиналарны, номерлары күренерлек итеп, телефонга төшереп алам, хәлне тасвирлап, www.gibdd.ru/letter/ адресы белән ГИБДД сайтына урнаштырам. Мөрәҗәгатем җавапсыз калмый тагын үзе, бераздан җавап хәбәре килеп ирешә – килгәннәр, тикшергәннәр, беркетмә төзегәннәр. Дәгъвамны җибәрүен җибәрәм дә бит, ишегалдындагы хәл генә үзгәрми. Әллә штраф салынмыймы? Салынып та, бик арзанмы? Аңламыйм.
Автомобиль ияләренең дә хәленә кереп буладыр – машина куярга урын җитми, парковкалар йә юк, йә алар бик ерак, йә кыйммәттер инде. (Югыйсә тәртип бозучылар хәерче түгел – балалар уйный торган мәйданчыкта иномаркалар гына.) Ник автомобиль ияләре парковка проблемаларын миңа һәм балама төкереп хәл итәләр икән соң?!
Кыскасы, без машиналарын тротуарга куеп, узарга урын калдырмаучыларны «Народный инспектор» приложениесе ярдәмендә видеога төшереп, кирәкле урынга җибәрә башладык. Берникадәр вакыттан соң күршеләребезгә штрафлар килә башлады. Әз түгел - 1 000 сум. Конфедициальность сакланмады, күршеләр төшерүчеләрнең кем икәнлеген белде. Күршеләрнең берсе хәтта янады да. Үзенең алга таба да машинасын ничек тели шулай куячагы турында сөйләде - янәсе, машинаның номерын борып ала да, куя. Шулай эшләде дә ул.
Аның каравы, мисал өчен, бүген, подъездыбыз янындагы машиналарын тротуарга пешеходлар уза алырлык итеп куйды. Алга таба ни булыр...
фото: pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
21 гыйнвар 2021 - 11:24Без имени18 гыйнвар 2021 - 19:50 язган кешегә фикер әйтәсем килә. Белеп торыгыз, бөтен кеше бертөсле язмый, бу - беренчедән булса, икенчедән, сез әдәбият белгече, тел белгече, галим-тәнкыйтьчеме әллә? "Алсу күзлек" авторы - үзешчән. Шулай булса да кемнәрдер аны яратып укый икән, бу яхшы - язсын.Алсу күзлек
-
21 гыйнвар 2021 - 11:19Без имениЧиста, пакь хатынга яла ягу - зинада гаепләү - олы гөнаһ. Аллаһ Тәгалә кичерми ирнең бу олы гөнаһасын - яла ягуын, сезне пычратуын нахактан яла ягуын. Әгәр дә ки ул сездән гафу үтенмәсә һәм сез аны бәхилләмәсәгез ул бит тәмугта кала мәңге. Мәңгелек Җәһәннәмгә төшүдән курыкмый микәнни? Бу хакта Коръәндә аять бар - бу точно. Ләкин кайсы сүрәдә икәнен оныттым. Менә шулай инде ул динсез яшәү үз хатынына, кыз булган көенчә бәла тага бит. "ПАКь хатынга яла ягу турында ничек әйтелгән Аллаһның Коръәнендә?" - дип укымышлы имамнан сорагыз әле. Аңлатып бирер, ин шәә Аллаһ. Ә күңелегезгә кергән теге начар уй - шәйтан вәсвәсәсе ул. Берүк сакланыгыз андый гөнаһтан.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
21 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениСенлем анлыйм хэленне бик авыр андый гонахсыз сузне ишетуе. Мин ирем белэн 33 ел яшэдем. Кыз булып кияугэ чыктым, 2 малай алып квйттык. Бик матур яшэдек, ул мине ормэгэн жиргэдэ утыртмады, бер кырын суз ишетмэдем, ожмахта яшэгэн мен икэн дип искэ алам, сагынам. Ул хэзер исэн тугел, бакыйлыкка кучте. Э азакы 3 елнында ул да мина кеше белэн йорисен диде кече малай минеке тугел дип тенкэмэ тиде. Эчмэгэн ирем эчэ башлады. Ходай дан сабырлык сорап яшэдем, и яшим. Ходай сабырлык, исэнлек бирсен сина. Балаларыннын кадер хормэтен куреп яшэргэ язсын. Язмыштан узмыш юк.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
21 гыйнвар 2021 - 22:45Без имениДөньяда кеше бер генә мәртәбә яши. Балаларың үскән. Үзеңне мыскыл иттереп яшәмә, мөмкинлегең булса, аерыл. Балаларыңа аңлат. Тик хыянәт итмә. Үзеңә кыен булачак.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
21 гыйнвар 2021 - 22:59Без имениУзем дэ нэкъ сезнен кебек кияугэ чыктым, горур булдым, бик яраткан кешемэ ачу итеп чыктым, кеше сузен тынлады дип. Туйдан сон уянган кебек булдым, нишлэдем?! Бер убешмэгэн кешегэ чык эле. Ул вакытта аерылу оят, балага да уздым, саклана белмибез бит. Мине ярамыйсын, башка кешен бар дип, эшэке сузлэр бик озак ишеттем, хэзер генэ уйлыйм, мин яратмыйча яшэп, иремне дэ бэхетсез иткэнмендер дип. Хэзер олыгайдык, яраткан кешем 20 ел юк инде, иремэ дэ хыянэт итмэдем. Ике кызым, оныгымны яратам, балалар белэн соенеп яшим. Кинэшем шул, телэсэ кем белэн жанынны пычыратма, чиста булып кал, яшьлек узды инде, балалар белэн куанып яшик. Сабырлык бирсен ходай.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.