Логотип
Актуаль тема

Гаилә кризисы: «ирекле» тормышны сайлыйлар

Татарстан Дәүләт Советында хатын-кыз депутатлардан торган «Мәрхәмәт» берләшмәсенең Әниләр көненә багышланган утырышы булып үтте. Сөйләшүдә катнашкан Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов, хөкүмәтнең Идарә загсы начальнигы Альбина Шәвәлиева, Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Прокуратурасының балигъ булмаган балалар һәм яшьләр турындагы законның үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге җитәкчесе Азат Хөсәенов, Татарстанда бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәркайсыбызны уртак борчыган мәсьәләләрне күтәрделәр.

Бу – республикада абортларны кисәтү дә, аерылышу проблемалары да, гаиләдә хатын-кызга рәхимсез мөнәсәбәт тә, алимент түләмәчеләр турында да... Әлеге проблемалар журналыбызда даими яктыртылып барыла. Биредә әйтелгәннәрнең берсе дә безнең өчен яңалык булмаса да, җәмгыятебезнең иң җитди проблемаларыннан берсе гаилә кризисы булуын тагын бер кат исегезгә төшерәбез: яшьләр никкахлашырга теләми, «ирекле» тормышка өстенлек бирә. Абортлар аркасында меңләгән бала дөньяга килмичә кала. Гаиләләрнең яртысы таркала, өстәвенә, хатын-кызны җәберләү мисаллары, көнкүреә җинаяте арта бара. Быел әнә никахлашулар 14 процентка кимегән. Җитмәсә, депутатларыбызның абортлар буенча керткән төзәтмәләре Россия Дәүләт Думасында яклау тапмаган булып чыкты.
    
Хәзерге социаль проблемаларга наркоманияне, социаль ятимлекне, яшүсмерләрнең үзләренә кул салуын да өстик. Куркыныч булып китә. Әлеге сөйләшүнең ни дәрәҗәдә җитди булуын шуннан аңлыйсың.
    
Нәрсә эшләргә, нинди үтемле чаралар күрергә бу вазгыятьтә?  Әлбәттә, гаилә статусын күтәрергә, ул дәүләт сәясәтенең иң өстенлекле юнәлеше булырга тиеш. Инде килеп, ана статусын күтәрергә, күп балалы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтергә, бер генә мәртәбә ярдәм итү турында бармый сүз. Андый гаиләләр гел күз алдында булырга тиеш. «Ник бала табарга теләмисез?» – дигән сорауга яшьләрнең җавабы бер: акча юк, яшәргә фатир юк, ягъни матди кыенлыклар турында бара сүз. Гаиләләрне саклап калу өчен, бәлкем, очрашуда катнашучылар әйткәнчә, аерылышырга гариза биргән парларга уйлау өчен вакытны бер ай итеп түгел, өч итеп бирергә кирәктер. Аннары,  аерылганнан соң яңадан тиз генә өйләнәм, кияүгә чыгам димә, өч ел дәвамында алар никахлаша алмаячак.

       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар