Логотип
Актуаль тема

Дроппер була күрмә

Күз алдыгызга китерегез: кич, эштән алҗап кайткансыз. Телефоныгызга зур суммадагы акча килүен күрәсез. Озак та тормый сезгә шалтыраталар: «Зинһар, гафу итегез, номерны ялгыш яздым да, акчам сезгә китте. Номерны җибәрәм, шуңа салыгызчы акчаны. Сезне борчыган өчен 5–6 мең сумын алып калыгыз». Без нишлибез?

Беренчедән, тәрбиябез буенча кешенекен бирергә кирәк дигән уй килә; икенчедән, күктән төшкән акча да кызыктырып куярга мөмкин. Мондый чакта мине алдыйлар дигән уй күпләргә килмәскә дә мөмкин. Ә бит бу минутларда сез җинаять юлына басарга ниятләп торасыз…

Күптән түгел булган хәл: суд карары буенча Казан кызы Варвара Южанина Россиянең халык артисты Лариса Долинага якынча 15 миллион сум түләргә тиеш. Исегездә булса, җырчыны мошенниклар алдаган иде. Тикшерүчеләр тикшерә торгач, Варвара үзенең банк картасын таныш булмаган кешеләргә нибары 10 мең сум өчен биргәнен ачыклаганнар. Ул кешеләр кызның картасы аша урланган «табыш»ларын күчергән. Башта кыз полициягә һәм банкка мөрәҗәгать иткәнен расларга тырышкан, әмма дәлилләре булмаган. Соңыннан гаебен үзе дә таныган: «Белмәгән кешеләргә картамны бирдем, акча күчерүләр булачагын аңлый идем», – дигән.

Нәтиҗәсе — 15 миллион сумлык бурыч. Ә барлык эш буенча зыян 50 миллион сумнан артып киткән. Күрәсезме, «10 мең сум гына» дип башланган эш нинди фаҗигагә әйләнгән! Ә кыз дропперга әйләнгән.

Дроппер кем ул?

Дроппер – җинаятьчеләр файдалансын өчен үз банк картасын, счётын яки телефон номерын бирүче кеше. Ул үзе акчаны урламый, тик аның исеменнән акча күчерелә. Җинаятьчеләр, ышандырып, алдап яки «җиңел акча» вәгъдә итеп кешеләрне дропперга әйләндерә.

 Дропперның портреты:

* 30 яшь тирәсе, күп очракта ир-атлар;
* Интернетны актив кулланучы;
* Кредит тарихы чиста;
* Җинаять җаваплылыгына тартылмаган.

Социаль челтәрләрдә «җиңел эш – акча күчерү өчен картаңны бир» дигән тәкъдимнәр еш очрый. Бу кармакка бигрәк тә үсмер малайлар эләгә, ди белгечләр.

Ни өчен дроппер булу куркыныч?

2025 елның 5 июленнән Россиядә 176-ФЗ санлы закон гамәлдә. Ул дропперлар өчен җинаять җаваплылыгын кертә, ягъни үз банк карталары һәм электрон кошелеклары мәгълүматларын акча яки башка файда өчен мошенникларга тапшыручы кешеләргә.

Димәк, алар:

* закон буенча җинаятьтә катнашучы булып санала;
* хөкем ителү, зур штрафлар, хәтта 3 елга иректән мәхрүм ителү яки төрмә җәзасы мөмкин;

 Үзеңне ничек сакларга?

1. Картагызны һәм банк реквизитларыгызны беркемгә дә бирмәгез – ул сезнең шәхси милек.
2. Җиңел акча вәгъдәләренә ышанмагыз – акча күктән яумый.
3. Шикле тәкъдимнәрдән баш тартыгыз. «Бер генә тапкыр картаңнан кулланыйк әле» – дисәләр дә, ризалашмагыз.
4. Балаларыгызга һәм туганнарыгызга аңлатыгыз – яшьләр еш кына җиңел акчага алданып, дропперга әйләнә.
5. Банк картагызга акча күчә икән, нинди сумма булуга карамастан, банкка мөрәҗәгать итегез. Бернинди шалтыратуларга ышанмагыз, акчаны кире җибәрмәгез. Банкка барып, счетыгызга акча күчү турында гариза языгыз һәм аның копиясен үзегездә саклагыз.

 

Финанс куркынычсызлык буенча төп кагыйдәләр турында онытмагыз:

* әәхси мәгълүматны саклагыз: банк картасы, интернет-банк логиннары, PIN-код, SMS-кодларны беркемгә дә әйтмәгез.
* интернеттагы һәм телефондагы шикле хәбәрләргә ышанмагыз. Таныш булмаган кешеләрдән килгән сылтамаларны ачмагыз, акча күчермәгез.
* шалтыратып әйтелгән мәгълүматны ышанычлы чыганаклар аша тикшерегез.
* акча белән эш иткәндә документларны саклагыз. Һәр операцияне контрольдә тотыгыз, чеклар һәм квитанцияләрне алып барыгыз.

Дроппер булу – зур җинаятьтә катнашу. Сак булыгыз һәм иминлегегезне беренче урынга куегыз!

МӘГЪЛҮМАТ:  2025 елның августында Татарстанда мошенниклар тарафыннан урланган акча күләме кимегән – 404 миллион сумга төшкән. Бу хакта  «Коммерсантъ» газетасы яза.  Июньдә  урланган акча күләме – 953 миллион сум булган, ә июльдә 575 миллион сум булган. 2025 елның 8 ае өчен зыян  якынча 3,6 миллиард сум тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: 2023 елда республика халкы – 4,4 миллиард сум, ә 2024 елда 5,6 миллиард сум югалткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар