Логотип
Актуаль тема

Баланың һәркайсы кадерле безгә!

Казанда «Балачак унъеллыгы. Проблемалар, иң яхшы тәҗрибәләр, мәктәп белеме бирү перспективлары» дип аталган җитди сөйләшү булып узды.
Көн кадагында торган үзәк мәсьәләләрнең берсе турында фикер алышуга Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» берләшмәсе хатын-кыз депутатлары, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан хөкүмәте вәкилләре, илнең медицина өлкәсендәге күренекле галимнәре һәм экспертлары чакырылган иде. Россия Президенты Владимир Путинның «Балачак унъеллыгы» дип аталган май Указы нигезендә башланып киткән сөйләшүдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт» берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова бу сөйләшүнең очраклы гына булмавы, бала сәламәтлегенең ил өчен мөһимнән-мөһим мәсьәлә икәнлеге турында әйтеп үтте. Президент каршында уздырылган утырыш нәтиҗәләре буенча 2025 елга чаклы баланың сәламәт яшәү рәвеше паспорты булдырылачагы турында белдерде. Мәсьәләнең шул дәрәҗәдә җитди куелуы алдагы саннарга күз төшергәндә аңлашылыр.

Быел яңа салынган мәктәпләр саны, башка регионнар белән чагыштырганда, күпкә артык. Коррекция мәктәпләрендә дә җитди төзәтү-ремонтлау эшләре алып барылды. Монысы – күңелле хәлләр. Әмма бар яктан да,  сәламәт булган балалар саны бик аз.

– Балаларның һәм яшүсмерләрнең үлем очраклары безнең илдә дә, Европада да бер чама: тынычланырлык түгел, – диде «Балалар сәламәтлеге милли тикшеренү үзәге» федераль дәүләт автоном учреждениесенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары, профессор Владислав Кучма. – Проблема бар дип, турысын әйтәбез. Хроник авырулар балада 5 нче сыйныфтан ук башлана. Бүген мәктәп баласының 60-70 проценты, әйткәнебезчә, хроник авырулы. Соңгы вакытта аның структурасы да үзгәрә башлады. Әйтик, 10-11 нче сыйныфта укучыларның күбесе аяк-кул сызлаулар, начар күрү, кан тамырлары чире белән җәфалана. Икенче урында – ашказаны авырулары тора. Бүген баланың психик һәм неврологик хәле дә мактанырлык түгел. Сәбәпләре күптөрле: дөрес тукланмау, микроклимат, хәтта баланың нинди партада утыруы да мөһим биредә.

Хәзер мәктәпләрдә баланың сәламәтлеген ачыклау өчен төрле скрининглар, вакцинацияләр уздыралар. Сәламәт яшәү рәвеше – ул бу проблемага комплекслы килү дигән сүз.
Әлеге Үзәкнең баш фәнни хезмәткәре, профессор, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Валерий Альбицкий да илдә 550-600 меңләп инвалид бала яшәве, гомумән алганда, 1 миллионлап баланың сәламәтлеге канәгатьләнерлек булмавы хакында әйтеп үтте. Ул Казан дәүләт медицина унверситетында поликлиника һәм социаль педиатрия кафедрасы булдыру тәкъдиме белән чыкты.
Аннары сөйләшүдә катнашучылар өч төркемгә бүленеп: «Мәктәп яшендәге балаларның сәламәтлеге саклау», «Белем өлкәсендә – сәламәтлек мохиты», «Сәламәтлекне саклауда гаиләнең роле» дигән темалар буенча бәхәсләр алып бардылар. Татарстанда балалар мәнфәгатен күздә тотып, Милли стратегияне гамәлгә ашыру балаларның һәм гаиләләрнең хәлен яхшыртуга, бала хокукларын яклауны тәэмин итүгә ярдәм итте, дип күрсәтелә кабул ителгән карарда. Нәтиҗәдә, республикада балалар саны 11,4 процентка үсте; ятимнәр йортларындагы балалар саны 38 процентка кимеде; өч яшьтән балалар бакчаларына кабул итүләр 97,6 процент тәшкил итте; бәбиләрнең үлем-китеме 20,3 процентка, әниләрнең 23,1 процентка кимеде; ел саен уртача ятимнәрнең 20 проценты торак йортлы була; ел башынннан алып исәпләгәндә, ана капиталын гамәлгә ашыру максатында 254003 сертификат тапшырылган. Әмма куелган барлык бурычлар да үтәлмәгән әле. Укучы балаларның сәламәтлеге борчый. Бу проблеманы хәл итү юнәлешендә дә күп кенә чаралар карала: бу исә мәктәпләргә парламент дәресләре кертү дә, мәктәпләрдә медик-социаль тикшеренүләр үткәрү дә, «Сәламәт гаилә» республика бәйгеләре уздыру да, «Гаилә белән эшләү белгече» булдыру да...

Әйе, безгә һәр бала кадерле. Аның киләчәге, сәламәтлеге кадерле. Югары дәрәҗәдәге әлеге сөйләшү эзсез югалмас, чөнки биредә депутатлар да, хөкүмәт әгъзалары да катнашты. Проблеманың җитдидән-җитди булуын күреп, белеп торды.

фото: https://pixabay.com
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар