Логотип
Актуаль тема

​«Ана теле» – әниләр вөҗданында

Баланың туган телен өйрәнү-өйрәнмәвен хәзер без, әти-әниләр, хәл итәчәкбез. Милләт киләчәге безнең җаваплылыкка күчте. Россиядә «Мәгариф турында» канун кабул ителеп, туган телләрне өйрәнү рәсмиләштерелеп, бер калыпка салып куелды. Ул 1 сентябрьдән гамәлгә керде. 

 

 

Каш ясыйбыз дип күз чыгара яздык. Мәктәпләрдә туган телне өйрәнү мәсьәләсенә әнә шул татар халкы мәкале бик туры килә. Дәресләр санын арттыру, катлаулы уку әсбаплары Тукай телен яратмауга китерде. Бәлки, татар телен илаһилаштырып, башка милләт балалаларына ботка кашыгы белән «тел ашату» да зур ялгышлык булгандыр. Ни өчен шушы чиккә җиттек соң? Чөнки мәгариф буенча федераль стандартлар камил түгел иде. Әгәр дә ФГОСТта төгәл итеп республика дәүләт телләрен өйрәтү методикасы язылган булса, уку-укыту әсбаплары, программалар тиешенчә кабул ителгән булыр иде. Илнең мәгариф министрлыгы эшләп бетермәве аркасында, аңлашылмаучылыклар туып, бөтен гаеп мәктәп директорлары, укытучылар җилкәсенә өеп калдырылды. Шуннан тиз арада федераль күләмдә мәгариф турындагы канун кабул ителде. Анда рус телен дәүләт теле буларак мәктәпләрдә өйрәнү гарантияләнсә, Россия халыкларының туган телләрен өйрәнергә теләгән очракта, укучыларның һәм аларның ата-аналарының язма гаризасы кирәк булачак дип язылган. Шунысы да мөһим: ана телен өйрәнүгә сәгатьләр урыс теле хисабыннан булырга тиеш түгел. Димәк, Татарстанда татар теленең киләчәге өчен рәсми рәвештә ата-аналар җаваплы булып калды. 

Кулга каләм алып гариза язганчы, уйланырлык урын бар. Без кем? Тамырыбыз кайдан? Глобальләшү шаукымына ияреп татарлыгыбызны онытып җибәрмибезме? Дөнья белән бергә атлау яхшы анысы. Тик глобальләшүнең икенче ягы да бар – телне, нәсел тарихын оныткан маңкортлашу. Бу хакта уйламыйча, хәзерге заман мәктәпләрендә бала һәм безнең алда торган төп максат – бердәм дәүләт имтиханнарыннан көтелгән нәтиҗәгә ирешү өчен генә телгә хыянәт итмибезме? Әйе, республика мәгариф системасы, үзе дә аңламыйча, милләт төшенчәсен онытып җибәреп, барлык мәктәп укучыларына татар теленнән имтихан бирүне мәҗбүриләштереп, туган телен яраткан, тик белем дәрәҗәсе бик түбән булганнар сафын да киметте. 

Тукай телен өйрәнергә авыр дигән глобальләшкән татар гаиләләре бар. Бу – бүген бала үстерүче әти-әниләрнең үз ана телләрен җуеп бетерү нәтиҗәсе. Шунысы куанычлы, мин белмим, балам белсен дип уйлаучылар да юк түгел. Казанда яшәүче Ульяна белән Алексей Зевакиннар бердәнбер уллары Кириллны милли рух белән сугарылган Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенә укырга бирәләр. Алексей үскәндә, мәктәпләрдә Тукай телен татар балалары гына укый. «Хәзерге акылым булса, мин дә аларга ияреп йөргән булыр идем», – дип үкенүен яшерми. Улы белән бергә махсус сүзлекләр төзеп, тел өйрәнәләр. «Хәзер саф татарча барган ата-аналар җыелышында бар нәрсәне аңлап кайтам», – ди. Телләр белү баланың гомуми үсеше өчен файдалы, берсе дә артык була алмый дип саный ата. Татар телен белү сибелеп таралган төрки телле халык белән аралашуга юл ачуын да аңлый. Кириллга татар мәктәбендә беренче ике ел бик авыр була. Дәрестә генә түгел, тәнәфесләрдә дә интегә ул. «Башка мәктәпкә бармыйм», – дип кайта кайчак. Бәлки, киреләнеп, ташлаган да булыр иде. Тик әтисе, күршеләре, аларның уллары Фәнис ярдәме белән татар мохитенә кереп китә ала. Инде мәктәп тәмамлар вакыт җитә. Киләчәктә үзен муниципаль менеджмент өлкәсендә күрә. Татарстанда эшләгән җитәкчеләргә ике телне дә белү зур өстенлек ләбаса. Кирилл: «Мин мәктәпкә рәхмәт-ле», – ди. Тел өчен генә түгел, әхлакка, тәртипкә өйрәткәне өчен дә... 

Рус мәктәпләрендә укучыларның ата-аналары да узган кыш ике лагерьга бүленде. Берәүләр: «Безгә артык тел кирәкми, бала башын катырмыйбыз», – дисә; икенчеләре баласына татар телен өйрәтүне сорап тыныч кына гариза язды. Кызым укыган гимназиядә соңгылар арасында рус милләтеннән булган әниләр күбрәк тә иде. Зыялы ата-ана баланың киләчәген уйлап эш йөртә шул. «Татар телен белмәү кыенлыгын мин үземдә татыдым», – ди Татьяна Орманова. Мәктәп тәмамлап, техникумга укырга керә ул. Ә анда татар телендә сөйләшүчеләр күп була. 

– Тәнәфес вакытында коридорда кызлар татарча сөйләшкәндә, яннарында авызыма су капкан кебек басып тора идем, – дип искә ала. – Алар сөйләшәләр, көлешәләр – бернәрсә аңламыйм. Миннән көләләрме, үтеп барган егеттәнме? Бик уңайсызлана идем. 

Техникумда ныклап татар телен өйрәнә башлый ул. Теләге булса, кеше тау да күчерә. Татьяна да, акцентым бар дип уйлап, сөйләшергә кыенсынса да, кызлар сөйләгәнне аңлап, әңгәмәгә кушыла башлый. «Минем кызым Татарстанда яшәп, ник татар телен белмәскә тиеш?! Киләчәктә һөнәре буенча тел белергә кирәк булса, минем кебек уңайсызланып яшәрме?» – ди ул. Кызын җәйгә берәр татар авылына җибәрергә дә хыяллана. Арина да татар теле дәресен авыр йөк итеп кабул итми. Өйрәнергә теләге зур. Балалар шул. Аларга юнәлеш бирергә генә кирәк. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр аксакаллар. Өйдә корылган мөнәсәбәтләр мәктәпкә генә ияреп бармый, ә баланы гомере буе озата бара. 

Тукай телен өйрәнүгә киртә булган зур мәсьәлә дә чишелә. Дәреслекләр камилләшә башлады. Республика мәктәпләрендә «Сәлам» проекты кертелде. Анда тел аралашу өчен уен формасында өйрәтелә. Ә бит телнең иң зур функциясе дә – мөгамәлә булдыру. Аны башлап җибәрү дә зур психологик киртә. Грамматик нигезләрне өйрәнүгә артык күп игътибар биреп, аны тагын да катлауландырдылар. Сөйләм теле тәҗрибәдә камилләшә! 

Ананың балага иң зур бүләге – тел. Кечкенә кызымны балалар бакчасына илткәндә, бер татар баласының әнисенә «мама» дип эндәшүен ишеткәч, сорамый түзә алмадым. 

– Ник «мама», «әни» түгел? 

– Рус телен камил белмәгәнгә хурландым. Балам да оялмасын, кечкенәдән өйрәнсен, – ди ханым. 

Шуның өчен «мама»га да әйләнергә риза. Соңыннан ул «даваника» булачак. Шулай дәвам итсә, тел дә, мәдәният тә, хәтер дә, шәхес үзе дә югалачак – ә болар тәрбиянең төп нигезләре. Дәүләт ярдәме генә түгел, милли үзаңыбыз булганда гына, безнең буыннар чылбыры өзелмәячәк, нәсел дәвам итәчәк. Ә бу – кешенең җирдәге иң төп миссиясе. 

           Чулпан ГАЛИӘХМӘТОВА 

 

Фикер 

 

Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопарк директоры Антон ГРАЧЕВ 

 

 

Мин Ижау шәһәрендә туып-үстем. Әти-әниемнәр өйдә татарча сөйләшмәделәр. Шуңа күрә билгеле бер яшькә кадәр татар теле минем өчен бары тик әни теле генә булды. Мәктәптә укый башлагач, каникуллар вакытында еш кына авылга әбигә кунакка кайта идем. Ул русча белми, мин – татарча. Аңлашырга тырыштык. Шул рәвешле, татар теле минем тормышка әби аша килеп керде. Башта тел туганнар белән аралашу өчен генә кирәк дип саный идем. Соңрак мин аңа карата мөнәсәбәтемне үзгәрттем. Хәзер ул мин аңлаган һәм бераз сөйләшә белгән генә тел түгел, ә бәлки бер үзенчәлекле өлешем, ата-бабаларымның төсе! Гади генә «рәхмәт» сүзен әйткәндә дә тарихны үзем аша кичерәм кебек. Тормыш иптәшем – татар кызы. Әле аның ниндие! Туган тел буенча олимпиадаларда җиңүче. Без өйдә еш кына татарча сөйләшәбез. Миңа әле аннан бик күп өйрәнәсе. Камиллеккә чикләр юк диләр бит. 

Өйдә балалары белән ана телендә сөйләшмәгән татар гаиләләренә бик аптырыйм. Бөтен кешене бары бер телдә генә сөйләшергә мәҗбүр итеп, тамырларны оныттыру заманнары узды. Хәзер узган гасырда юкка чыгарылган кыйммәтләрне барлау чоры: үз традицияләреңне хөрмәт итү, нәселең белән горурлану, гаиләгә ана телен кайтару өчен мөмкинлекләр тудырылган вакытта яшибез. Туган телеңне үзең белмәсәң, балаларыңа өйрәтү зарур. Киресенчә булган очракта тарих онытылачак. Иманым камил, ата-бабалар моның өчен безне гафу итмәячәк! 

 

Фикер 

 

Казан шәһәренең 180 нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Сәлам» укыту проекты авторларының берсе – Рөстәм БӘХТИЕВ  




Татар телен укытуга каршы ата-аналар укыту методикасының гаять катлаулы булуын, сүз запасы булмаган балаларга грамматика укытылуын төп аргумент итеп китерә иделәр. Дәреслекләрнең катлаулылыгын укытучылар үзләре дә инкарь итми. Бүген татар теленнән яңа – бөтенләй башка алымнарга корылган дәреслекләр әзерләнә. Шуларның берсе – «Сәлам» дәреслеге. 

 – Әлеге проект 2016 елда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы белән башланып китте. Дәреслекнең авторлары – мәктәп укытучылары үзләре. Авторлардан тыш, командада методистлар, редакторлар, рәссамнар да, дәрестә кулланылачак видеоматериаллар әзерләүче видео-төркем дә бар. 

«Сәлам» уку-укыту әсбабы яңа форматта, балалар өчен кызыклы контент белән заманча технологияләр – аудио, видео кулланып әзерләнде. Төп игътибар сүзләр өйрәнүгә, телне куллану күнекмәләре бирүгә юнәлгән. Ул уеннар, җырлар, әкият геройлары аша башкарыла. Балалар турыдан-туры грамматика өйрәнми, ләкин ул укучыга мисаллар нигезендә җайлы гына сеңдерелә. Әйтик, тартымлы исемнәрне өйрәнгәндә бала уеннар, җырлар ярдәмендә сүзләрне дөрес төрләндерергә өйрәнә. 

Узган ел беренче һәм икенче сыйныфлар өчен әзерләнгән дәреслекләр Казан мәктәпләрендә инде сынау узды. Беренче сыйныфлар өчен дәреслек биш мең тираж белән басылып чыкты. Быел икенче класслар өчен басылачак. 

Әлеге әсбап балаларга гына түгел, әти-әниләргә дә ошый. Дәреслек укытучының иреген чикләми. Уен формасы, җырлар, әкиятләр кулланганлыктан, бала ялыкмый, дәрес җанлы, кызыклы уза.Дәреслекне әзерләгәндә чит телләрне укыту, аеруча инглиз телен укыту тәҗрибәсенә таяндык. Ике ел дәверендә «Сәлам» проекты үзен аклады. Әти-әниләр арасында туган тел дип, рус телен сайлаучылар булса да, күпчелек татар телен сайлады. Һәм алар арасында рус милләтеннән булган балалар да күп. Бала бит ул милләтче түгел. Матур дәреслек тоттырып, кызыклы итеп укытсаң, ул теләсә кайсы телне бик рәхәтләнеп өйрәнә. 

 

Фикер 

 

Политолог, блогер, журналист  
Руслан АЙСИН 

 

 Күпләр телне аралашу коралы дип кенә фикер йөртә. Теләсә кайсы тел ул аралашу өчен генә хезмәт итми.  
Ул – дөньяны аңлау һәм мәгънәви яктан чынбарлыкны күзәтү коралы. Дөнья безгә тел аша гына ачыла. 
Шуның аша безгә дине дә, әдәбияты да, мәдәнияте дә, әхлагы да, тәрбиясе дә керә. Ул милли үзаң формалаштыруның аерылгысыз бер өлеше дә. Телебез белән аерылып тормасак, без башка халыкларга кушылабыз да 
юкка гына чыгабыз. 

 Без – зур дәүләтләр тоткан, кайчандыр империя булып яшәгән милләт, бер кечкенә генә проблема аркасында үз телебезне саклый алмасак, милләт буларак бик вакланып, тарихи процесска йогынты ясый алмаслык бер төркемгә әвереләбез. Ә бу бит шәхси абруйны да төшерә. Безнең артта бөек тарих, бөек шәхесләр, бөек әдәбият ята. Кол Галиләр чорында хәтта урысның да андый әдәбияты булмаган. 

 Телебезнең дәрәҗәсен күтәрик дисәк, безгә башка халыкларның тәҗрибәсен карарга кирәк. Әйтик, яһүдләрнекенә. Безнең проблемабыз һәм тарихи тәҗрибәбез аларныкы белән уртак. Яһүдләр ике мең ел дәүләтсез яши. Яһүд дәүләте төзелгәч, төп игътибарны үз телләрен торгызуга багышлыйлар. 40 ел эчендә иврит телендә сөйләшүчеләр 20 проценттан 60 процентка җитә. 
Уңышларының сере – мотивация. Яһүд телен өйрәнгән кешеләргә алар стипендия түли. Ә яхшы укучыларга Израильгә барып ял итү мөмкинлеге бирелә. Казанда да яһүд мәктәбе бар. Баласын анда укытырга урысы-татары да атлыгып тора. Берсе дә, ивритны өйрәнмибез, ул безгә кирәкми, дими. Бу престижлы мәктәптә укыйсың килә икән – өйрәнәсең. 

Татар телен өйрәнүләрен теләсәк, без дә шундый татар мәктәпләре ачыйк. 

Мәскәүдә андый татар мәктәбе бар. Анда татар теле һәм әдәбияты фән буларак укытыла. Керергә теләүчеләр бик күп. Чөнки анда уку абруйлы санала. Абруйлы мәктәптә татар телен өйрәнү дә комачаулык тудырмый. Язучы Дмитрий Быков бер лицейда әдәбият фәнен укыта. Күренекле кеше укытканга, әлбәттә, мәктәпнең даны зур. Бу тәҗрибәне бездә дә кулланып була бит. Идеяле кеше күп акча да сорамый. Атнасына ике сәгать укытырлык вакытын да таба ала. 

 Заманында татарны мәхәллә системасы саклап калган. Хәзер моны булдыру мөмкин түгел, диярләр. Казанны чолгап алган бистәләрне карагыз сез, анда күбесе татарлар. Җирле үзидарәләр нигезендә бик күп әйберләр эшләргә була. Законга каршы килми ул. 

Тагын бер вариант – экстерриториаль мәхәллә кору. Кайдадыр бергә җыелып, татар мохите тудыра алабыз. Казанда җиде район, аларның һәрберсендә дә мәдәният йортлары бар. Шушында бер татар китапханәсе, балалар өчен түгәрәкләр, аралашу мәйданчыгы – әнә шундый мохит булдырып булмыймы? Паркларда да татарлар җыела торган мәйданчык ачарга мөмкин. Моны эшли алырдай актив яшьләр бар. Әллә кайдан эзләп тә йөрергә кирәкми. Әйтик, «Сәләт» оешмасы. Ул яхшы оештырылган, республиканы гына түгел, бөтен татар дөньясын колачлый. Яшьләрнең милли үзаңын үстерүдә ул да зур ярдәм була алыр иде. 

 Милләтнең сәяси лидерлары, идеологлары урам буйлап акча эзләргә тиеш түгел. Фикер ияләре көндәлек проблемалар белән мавыкса, аларның энергиясе башкага китә. 

Роман Абрамович берничә ай элек 20 ел дәвамында яһүд оешмаларына 500 миллион долларлык ярдәм итүе хакында мәгълүмат чыгарды. Татарстанда татар эшмәкәрләренең меңәр кешелек форумнары уза. Чит төбәкләрдән килгәннәре Татарстаннан ярдәм сорыйлар, республика базарларына керәселәре килә. Аларга булышырга кирәк, ләкин бер шарт белән: без сезгә булышабыз, ә сез үзе-гездәге татар мәктәбенә булышасыз. Без, мәсәлән, шушы максаттан «Татар фонды»н төзергә алындык. Ул бүген теркәлү уза. Ниятебез – мәктәп укучыларында татар телен өйрәнүгә мотивация уяту. 

 Югары мәктәбе булмаган халыкның киләчәге шикле. Безгә Милли университет бик кирәк. Ләкин аның концепциясе җентекләп уйланылмаган әле. Мин үзем аны Европаның берәр элиталы университетының филиалы итеп күрәм. Шундагы берничә профессорны чакыртып, лекцияләр укытсаң, студентларны чит илләргә тәҗрибә тупларга җибәрсәң, яхшы белем бирсәң, эшкә урнаштырсаң, аның даны бик тиз таралачак. Үзебезнең дә дөньякүләм билгеле галимнәребез бар. Аны хәтта Милли университет дип атау мөһим дә түгел. Бөтен фәннәр дә тулаем татар телендә укытылмаска да мөмкин. Иң мөһиме: милли карашлы егет-кызларны туплау – милли карашлы элитаны булдыру. Казакъстан Президенты Назарбаев тарафыннан андый программа булдырылган. «Килашак» (Киләчәк) дип атала ул. Алар сәләтле балаларны чит илдә укыта. 

 Тарихын белмәгәннең киләчәге юк, дибез. Без тарихны беләбез, ә киләчәк турында уйланмыйбыз. Сан ягыннан Россиядә икенче урында торган милләт булсак та, сыйфат ягыннан аксыйбыз – милли үзаң югарырак булу кирәк. 

 Тагын бер проблема – татар юристларының булмавы. Милли телләр белән бәйле проблемалар тугач, чит төбәкләр бездән ярдәм сорады, ә Татар конгрессында аларга ярдәм итәрдәй юристлар командасы юк. Татар мәктәпләренең уставларын әзерләргә кирәк. Мәктәпләр – автоном учреждениеләр, алар устав белән эшли. Юристлар булмау сәбәпле, без ул механизмны куллана алмыйбыз. Безнең ике корал бар – хокукый һәм мәгълүмати кораллар... 

  Лилия ГӘРӘЕВА әзерләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар