Логотип
Актуаль тема

Акчалы бәбиләр

Россия Президентының демографик программасы нигезендә балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең яңа төрләре эшли башлады.
Хәер, эшләр күптән шуңа бара иде инде. Илдәге демографик хәлне көйләү өчен берсеннән-берсе саллырак, җитдирәк нинди генә чаралар кулланмыйк, вазгыять барыбер безнең файдага эшләми. Балалар туу, инде уңай якка үзгәрде дип, куанырга да өлгермибез, саннар тагын түбәнгә тәгәри, үлем-китемнәр бераз кими башласа да, монда да тынычланырга иртәрәк әле. Югыйсә шаукымы бүгенгәчә озата килгән Бөек Ватан сугышы да, 90 нчы еллар да сәбәпче түгел моңа. Демографик кризисның алда торган иң кискен проблемаларның берсе булуын 2003 елны илбашы да үзенең юлламасында әйтеп үткән иде.Ул чагында кризистан чыгуның мөһим юнәлеше итеп халык сәламәтлеген ныгыту, наркоманиягә һәм сукбайлыкка каршы көрәш күрсәтелде. Билгеле инде, әлеге чаралар белән генә балалар санын арттырып булмый. Тагын өч елдан демографик проблеманы уңай хәл итүнең төп юнәлешләре тәгаенләнде: гаиләләрнең матди хәлен һәм торак шартларын яхшырту, өйдә бала белән утыручы әниләргә пособиеләрне арттыру, икенче бала тудыруга кызыксындыру чараларын табу, ягъни ана капиталы түли башлау. 2006 елдан икенче баласын тапкан әниләргә 250 мең сум күләмендә акча бирелә башлады. Аны ипотека буенча торак йорт сатып алганда беренче кертемне түләүгә, балага белем бирүгә тотарга яки әни пенсиясенең тупланма өлешенә күчерергә була иде. Хәтерегездә булса, Россия Президенты Указы белән, ана капиталы эшли башлауның икенче елында ук, 2025 елга кадәрге чорга илнең Демографик сәясәт концепциясе дә расланган иде. Шунда ук икенче, өченче балалары туган гаиләләргә өстәмә ярдәм турында да билгеләп үтелгән иде. Болары – үткәнебез. Кеше кадерен белүгә, балалы гаиләләр хәлен яхшыртуга юнәлтелгән чараларның күңелгә өмет салырдай әйбәт кенә нәтиҗәләр бирүе, дөрес юлдан баруыбызны раслады. Димәк, моннан унбер ел элек кабул ителгән законнар бүген дә уңышлы эшли. Шулай булгач, халык санын арттыруга таба алган юлыбызны нигә әле бүген дә дәвам итмәскә? Илбашының яңа демографик программасы нәкъ менә шуны күздә тота да бит.   
 
Балалар тагын да күбрәк тусын, яхшырак яшәсен. Чөнки алар – илнең киләчәге.

 

Балалар – илнең киләчәге

Яңалык ачарга җыенмыйм. Бу сүзләрне озын-озак еллар дәвамында кабатлап килдек. Ә менә мәгънәсенә әле генә төшендек бугай. Чөнки җимергеч тәэсире булган демографик проблемага болай җитди караганыбыз юк иде әле. Башыңа төшсә, белерсең дә... Бер уйласаң, бу кризистан котылу юлларын эзләмәдек түгел, эзләдек. Ул берара әйбәт кенә нәтиҗәләр дә бирә башлаган иде. Кызганыч, хәл янә киеренке. Алдагы ун елда халык саны кимергә тиеш түгел. Илбашы шулай дип белдерде. «Балачак унъеллыгы»ның игълан ителүе дә тикмәгә булмады. Димәк, яшь әниләр алдында дәүләт күләмендәге зур бурычлар тора. Тапсыннар гына әниләр, ә дәүләт аларны ташламас. Күп балалы һәм керемнәре аз булган гаиләләргә ярдәм, икенче һәм өченче бала табу өчен өстәмә кызыксындыру чаралары турында бара сүзебез. Матди мөмкинлеге булмау сәбәпле, бала табуны кичектереп торган яшь гаиләләргә дә кагыла бу. Нинди алар? Кемгә һәм ничек кагыла? Алты өлештән торган яңа демографик программаның эчтәлеге нидән гыйбарәт? 
 

«Ана капиталы»н – 2022 елга чаклы

Икенче баласын табарга җыенган әниләргә Яңа елның иң зур бүләге ул. Ә бит бу программа быелның ахырына тәмамланырга тиеш иде. Бүгенге көндә ана капиталының күләме 453026 сум тәшкил итә. Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллинаның әйтүенә караганда, былтыр мондый шәп мөмкинлектән 243 мең гаилә файдаланган. Хәзер ул капиталны куллану мөмкинлекләре дә киңәйде.
– 2018 елда туган икенче балага яисә тәрбиягә алган икенче балага, ул 1,5 яшькә җиткәнче, ана капиталы исәбеннән 8490 сум күләмендә айлык түләү кертелде, – ди идарә җитәкчесе урынбасары. – Кирәксенсә, әни кеше түләүләрне туктата һәм калган акчасын башка максатка да файдалана ала. 
Ләкин капиталны өлешләп алу теләгән бөтен әниләргә дә рөхсәт ителми. Ә матди авырлык кичергән, акчага тилмереп яшәгән гаиләләргә генә... Тагын бер мөһим нәрсәне исегезгә төшерәбез: түләүләр ай саен кредит учреждениесендә ачылган шәхси счетка күчерелеп барылачак. Ә пособие бер елга билгеләнәчәк. Аннан соң әни кеше аны балага 1,5 яшь булганчыга кадәр озайта ала. Моның өчен янә яшәгән урындагы социаль яклау органнарына түбәндәге документлар тапшырылырга тиеш: туу турында яки тәрбиягә алу турында таныклык; гаиләнең 12 айлык кереме турында мәгълүмат; банкта ачылган счет реквизитлары һәм, әлбәттә инде, гариза бирүченең паспорты. Шунысын да онытмагыз: түләүләр хакында бала туганнан соң алты айга кадәр мөрәҗәгать итсәгез, пособие бала туган көннән башлап бирелә. Әгәр инде алты ай үткәч килсәгез, түләүләрне мөрәҗәгать иткән көннән ала башлыйсыз. Ә алдагы айлар өчен түләнми.
 

Беренчегә дә ярдәм

Белмим, кемгә ничектер, әмма мин үзем бу хәбәргә бик сөендем. Танышымның тиздән беренче бәбиен алып кайтырга җыенган кызы өчен күңелем тыныч хәзер. Владимир Путинның беренче балага да айлык түләүләр кертеләчәге хакында белдерүе тормышларын көч-хәл белән алып барган бу гаилә өчен күктән иңгән бәхет кебек тоелды. Әле кайчан гына: «Ирсез бала алып кайтырга җыена. Ничек үстерербез? Айлык керемебез, икебезнекен кушсаң да, 25 меңгә дә җыелмый», – дип зар елаган танышым бүген, үзе әйтмешли, «бу бәла»га башкачарак карый. «Дәүләт үстерешә бит хәзер бала-чаганы», – дип кенә җибәрә. Әйе, үстерешә, әмма бу очракта да ярдәм адреслы – фәкыйрь тормышлы, аеруча мохтаҗларга, ягъни гаиләнең җан башына туры килгән кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артып китәргә тиеш түгел. Аның күләме һәр төбәктә үзенчә. Әйтик, Татарстанда бүген яшәү минимумы 9142 сум тәшкил итә ди. Әгәр дә гаиләдә өч кеше икән, уртача керем 41139 (9142 сумны 1,5 кә тапкырлыйсың, килеп чыккан санны тагын 3 кә тапкырлыйсың) булачак. Гаилә кереме бу суммадан артып китүчеләргә беренче бала өчен акча бирелми. Илкүләм алганда, әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен өч елга 144,5 миллиард сум акча каралган. Бу – бик кирәкле, урынлы чара. Ник дигәндә, безнең илдә минималь хезмәт хакы алып эшләүчеләр 4,9 миллион тирәсе. Бу сан хәтта яшәү минимумыннан да түбәнрәк. Илдә урта хәллеләргә караганда, фәкыйрьләр күбрәк, дигән сүз бу. Шуны уйлыйсың да, бала тапкан өчен акча биргәнче, дәүләтебез һәр гаиләнең хәл-хәятен яхшырту, тормыш дәрәҗәсен күтәрү хакында уйланса, уңай фатирларда яшәп, күп акча алып эшләгән әниләребез үзләре үк бала табарга атлыгып торыр иде, дип тә куясың.   
 
Табаргамы? Тапмаскамы? Әлбәттә инде, моны әниләр үзләре, ир белән хатын хәл итә.

Торак йорт алуга ташламалар

2018 елда икенче, йә өченче баласы туган гаиләгә ипотека буенча уртача ставка 10,5 процент тәшкил итәчәк. (Фатир аласы килгән очракта, әлбәттә.) Аның 4,5 процентын дәүләт түли, ә калган 6 процентын – гаилә. Башкача әйткәндә, дәүләт кредит бәясенең 4 процентыннан артыгын үз өстенә ала. Мәгълүматларга караганда, бу бишьеллыкта әлеге программага 500 мең гаилә кертеләчәк, дип көтелә.
 

Бала сәламәтлеген кайгыртып

Илбашы балаларга медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту, булган бөтен мөмкинлекләрне куллану, балалар поликлиникаларына капиталь ремонт үткәрү, заманча итеп яңаларын салу турында сөйләгәндә, Республика балалар клиник хастаханәсе күз алдына килеп баса. Шундый медицина учреждениеләре турында барадыр, мөгаен, сүз. Татарстанда гына түгел, илдә бер булган ул хастаханә алдынгы, камил җиһазлары белән генә аерылып тормый. Биредә дөньяга танылган белгечләр эшли. Бары шулай булганда гына бала тормышына куркыныч янамый. Үлем-китемнәрне киметү турында сөйләгәндә, без бит иң элек газиздән-газиз булган әнә шул сабыйларыбызны күз алдында тотабыз.
 

Әниләр – эшкә, нәниләр – яслегә

 Декреттан эшкә иртә чыгасы килгән әниләргә дә тиздән, бик тиздән андый мөмкинлек булыр, дип уйлыйм. Балалар бакчаларына чиратны, нигездә, бетердек, дип саныйк. Соңгы елларда бала мәнфәгатьләренә төбәлгән милли стратегияне гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә (ул биш елга исәпләнгән иде) бу юнәлештә зур һәм уңай үзгәрешләр сизелә. «Ике айлыктан өч яшькәчә балалар өчен яслеләргә чиратларны бетерергә кирәк, – диде Владимир Путин Координация советы утырышында. – Һәм бу мәсьәләне мөмкин булганча тизрәк хәл итәргә...» Инде бүген яслегә урын сорап, 326 мең ата-анадан гариза кергән. Ике ел дәвамында шулкадәрле урынга исәпләнгән яслеләр төзелеп, файдалануга тапшырылачак.
 

Федераль бюджеттан

Һәм соңгысы. Быелдан яңа туган өченче балага федераль бюджеттан пособие алучы регионнар саны киңәйтелде. Элек мондый мөмкинлектән 50 регион файдаланган булса, хәзер аның саны 60 ка җитте. Демографик хәле аеруча начар, ил буенча бала туулар уртачадан түбән булган төбәкләргә бирелә ул. Татарстан бу исәпкә кертелми. 
 – Әлеге чаралар хөкүмәтебезнең моңарчы күп балалы гаиләләр өчен гамәлдә булган льгота-ташламаларыннан тыш, өстәмә рәвештә кабул ителде, – диде Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. – Ул ташламалар алга таба да гамәлдә булачак. Мисал өчен, коммуналь хезмәт күрсәтүгә 30 процент ташлама, укучы балага транспортта йөрүне бушлай итү, сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юллама, бакчага йөрткән өчен гаиләдәге икенче балага 50 процент, өченче балага 70 процент ташлама... барысы да элеккечә калачак.
 
Соңгы биш ел дәвамында безнең илдә балалар саны 3 миллионга артты
 
 
Сүз дә юк, бала тууларны кискен арттыруга зур этәргеч, зур стимул бу. Кесәсе сай булган, бер яктан да акча керер урыны булмаган яшь әниләр өчен дә, өченче баласын табарга җыенган күп балалы әниләр өчен дә... Шулай да... без баланы дәүләт булышкан өчен генә тапмыйбыз. Без аны үзебез өчен табабыз. Күкрәккә кысып сөяр өчен, аның борчу-мәшәкатьләре, уңыш-шатлыклары, борчулары белән яшәр өчен табабыз. «Бала үз ризыгы белән туа», – дип, җидешәр-унышар бала тапкан әниләрне беләм. Бала үзе – киләчәгең капиталы. Ә бит, чыннан да, үз ризыгы белән туа алар бүген! Быел дөньяга аваз салырга тиешле акчалы бәбиләрнең саны моңарчы күрелмәгән чикләрне үтеп чыгар сыман. 
фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар