Абортларны тыяргамы, юкмы?

Безнең эрага кадәр V гасырда ук, атаклы табиб Гиппократ абортның зыянлы булуы  турындагы фикерен җиткергән. Шул заманнардан бирле, әлеге мәсьәлә аерым хатын-кызларны гына түгел, ә бөтен җәмгыятьне уйланырга мәҗбүр итеп килә.

Россиядә  четерекле  мәсьәләне кабат кузгатып җибәрделәр. Аборт  мәсьәләсенә караган фикер алышулар куерып китте. Бала төшерүләрне тыяргамы яки юкмы, илдә бу төр медицина хезмәтен бушлай күрсәтергәме, яисә түләүле итеп калдырыргамы?

Сентябрь азагында Мәскәү һәм Бөтенроссия патриархы Кирилл абортларны тыю петициясен имзалады. Рус православие чиркәве вәкилләре “Ходай бала биргән икән, аны нигә үтерергә?!” дип оран сала. Ислам дине лидерлары да бу фикерне хуплап чыктылар. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм Хәйруллин: “Җан кергән яралгыны үтерергә ярамый. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Замана яшьләре аборт ясатуны төрлечә аңлата. Ләкин, бөтенесе дә тәртипсезлектән килә. Никах укытмыйча гына бергә яшәүчеләр күбәйде. Янәсе, бер-берсен алдан сынап карыйлар. Никахсыз яшәү – зур гөнаһ. Шуны онытмаска кирәк, һәр бала үз ризыгы белән туа!”

Бер кешене үтергән, бөтен кешелекне үтерергә сәләтле!  Сүз дә юк – аборт ясату җәмгыятебездә табигый күренеш санала. Әлеге җәһәттән, Россия, башка илләр белән чагыштырганда, лидер дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Ел саен бездә рәсми рәвештә 1 млн бала төшерү очрагы теркәлә, ә чынлыкта исә ул сан 6 миллионга җитә, ди  бу өлкәдәге белгечләр. Шуларның фәкать бер проценты гына медицина таләбе, ягъни ана яисә туасы бала сәламәтлегенә бәйле рәвештә өзелгән йөклелек. Статистик мәгълүматларга күз салсак, балага узучыларның 70 проценты нарасыен карында чакта үтерә. Ел саен 170 мең хатын-кыз беренче көмәнен төшертә икән. Ә бу, үз чиратында, киләчәктә бөтенләй кысыр калуга китерә. Шуңа күрә, дини оешмалар аборт ясатуны бөтенләй тыярга, дигән карашта тора. Ә табиблар ашыкмаска өнди, чөнки абортларны тыю тагын да аянычрак хәлләргә китерергә мөмкин, диләр. Криминаль (яшерен) абортлар саны артачак, инде туган балаларны үтерү очраклары бермә-бер ишәячәк.



Татарстанда йөклелекне өзү очраклары соңгы елларда кимегән. Бу хакта  Казан дәүләт медицина университетының акушерлык-гинекология кафедрасы профессоры Раушания Габидуллина белдерә. «Республикада  бала төшертү очраклары кимеде, туучылар саны күбәйде. Абортларны тыю туучылар санын арттырыр, дигән сүз дөрес түгел. Аларның турыдан-туры бәйле булмавы йөз тапкыр исбатланган. Безнең илдә хәзер туучылар саны артты, бу мәсьәләдә дәүләт тә ярдәм итә дип уйлыйм. Бала тусын өчен, яхшы шартлар кирәк. Илдә тораклар, перинаталь үзәкләр, хастаханә, балалар бакчалары, мәктәпләр төзелә. Дәүләттә проблема комплекслы хәл ителә. Без туучылар саны артуын һәм абортлар саны кимүен күрәбез».

Кеше хокуклары турында еш сөйләшәбез. Ә менә карындагы баланың хокукы юкмыни соң?.. Бала төшертүдә дәүләтнең катнашуын да яшереп булмый. Туасы җанны “үтертү” өчен дәүләтнең акча бүлеп бирүен башкача ничек аңлатасың?..

Мәскәүнең “Абортларга каршы” оешмасы эксперты Наталья Москвитина әйтүенчә, балага узган ханымнарның 70 проценты карында ук сабыен үтерә, күп кенә гаиләләр беренче дүрт елда таркала, илдә һәр өч секунд саен бер бала тумыйча кала, дигән сүз. Бу саннар бер атнада уртача  бер шәһәр халкын тәшкил итәрлек булып җыела! Наталья үзе – дүрт бала анасы, өч очракта аны, балагыз гарип туарга мөмкин, дип абортка җибәргәннәр. Әмма Н.Москвитина өч тапкырында да, баланы табарга теләвенә инандырган. Наталья: «Йөклелекне өзү –  зур бизнеска әверелеп бара, – дип белдерә. – Аборттан соңгы материаллар яшәртә торган инъекцияләр әзерләүдә кулланыла... Россиядә йөклелекне өзүнең күпчелеге түләүле рәвештә башкарыла.”

Ел саен Җир шарында 208 миллион хатын-кыз авырга уза. Шуларның 25 проценты  абортны кулай дип таба. Саннар күзәтүне дәвам итсәк, һәр ел илебездә мөстәкыйль рәвештә көмәненнән котылырга теләгән хатыннарның 47 меңе, төрле сәбәптән, үлемгә дучар була. Шуңа күрә абортларны бөтенләй тыю дөрес үк түгел. Баласыннан котылырга теләүчеләр, барыбер, җаен табачак, моңа бәйле җинаятьләр тагын да артачак.

Әлеге куркыныч саннар нидән килеп чыга соң? Әлбәттә инде, тәрбиядән. Җәмгыятьтәге, гаиләдәге тәрбиядән.  Безнең мәктәпләрдә җенси тәрбия мәсьәләләренә җитәрлек урын биреләме? Җәмгыять үзе  авыру булганлыктан, аның әгъзалары да төрле социаль сырхауларга дучар түгелме... Хәтта бозыклык хәттин ашкан Америка да  җенси мөнәсәбәтләр турында уку йортларында аңлату эшләре алып барыла икән. Җенси тәрбия, саклану чаралары турында яшь буын мәктәп эскәмиясеннән үк белеп үсә. Кайбер уку йортларында ир-ат белән җенси мөнәсәбәткә керүдән тыелып торган кыз балаларга көн саен бер доллар акча бирелеп бара, диләр.      
                                                                                                                                                                                           


Россиядә В.И.Ленин фәрманы буенча, 1920 елларда ук бала төшерү рәсми рәвештә рөхсәт ителгән була. Шулай да, вакытлар узу белән, абортка каршы көрәш Совет чынбарлыгын да биләп алган. Шул вакыттан бирле медицина вәкилләре хатын-кызларга абортның сәламәтлеккә зыянлы икәнен аңлата киләләр. Чагыштыру өчен, 1924 елда 100 бала табучыга 27 аборт туры килгән, Сталин чорында (1936 елда) аборт ясату яңадан  тыелган.

Бүгенге сәяси көчләргә килсәк, ЛДПР партиясе, моннан берничә ел элек үк, абортлар мәсьәләсен күтәреп чыкты. Владимир Жириновский  аптекалардагы бар саклану чараларын бетереп, абортны тыярга тәкъдим иткән иде инде. Ул икенче баланы гына түгел,  беренче баласын табучыларга да акча бирергә кирәклеген белдергән иде."Әгәр хатын-кыз баладан котылырга хәл кылган икән, аны кире инандыруы кыен. Әгәр без абортларны тулаем тыйсак, бала төшерүләр яшертен эшләнә башлаячак һәм моннан файдаланып, медицина мафиясе кесә калынайтачак. Шуңа күрә, хатыннарны бала табарга үгетлик тә, сабыен һичсүзсез алып калыйк! Хатын-кыз бер карарга килгән икән, без аның ихтыярын һич тә тыя алмыйбыз бит", – диде Владимир Вольфович.

Әфганстан, Мисыр, Гыйрак, Иран, Ирландия, Колумбия, Ливан һ.б илләрдә бала төшерү бөтенләй тыелган.  

Дөньяның төрле илләрендә тумаган балаларга һәйкәлләр куела.

Хатын-кыз сәламәтлегенә зыян килү хакында  табибларыбыз мең мәртәбәләр кисәтә. Күргәнебезчә, элек тә шулай булган. Бәлки салкын акыл белән, тирәнтенрәк тагын бер уйлап карыйсыдыр? Бер кат кискәнче, җиде кат уйла, диләр бит...



Бу җанөшеткеч композициягә карагач, тел ирексездән түбәндәге юлларны кабатлый:

Әти, әни! Җиңел булсын сезгә, әйдә...
Яшәгез тик аңламый бер нәрсә дә.
Туктамам мин һич тә сезне  яратудан –
Гөнаһыгыз өчен гафу сорыйм Аллаһыдан...

чыганак: http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 16 гыйнвар 2021 - 07:36
    Без имени
    Ярты гомереннэн артыгын яшэгэнсен, купкэ тузгэнне , азга гына түз инде, беребез дэ белми күпме яшэячэгебезне, бары Аллахы гына белэ, курэ, ишетэ кунелдэ нилэр барын, гонах кылмый гына яшэсэн жанын тынычрак була, э иреннен бу гадэте кешегә яла ягу була. Бу бик зур гонах. Күңел тынычлыгы намазда. Сабырлыгын өчен савабы ахирэттэ булыр.
    Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
  • 16 гыйнвар 2021 - 09:02
    Без имени
    Эйе эби(без дэу эни дип эйтэ идек) бн ускэн балалар барыбер башкачарак шул,тэуфикьлырак дип эйтимме инде.безнен чор балалары башка торлерэк иде шул,хэзергелэр бик эбилэрне тынламыйлар,кыз бала эле эзерэк колак сала сузлэренэ.э малайлар алай тугел икэн.
    Якын ерак әбекәем
  • 16 гыйнвар 2021 - 09:58
    Без имени
    Сабыр итэ белергэ Иде эти энидэн урнэк булмаган сезгэ
    Байлар да елый
  • 16 гыйнвар 2021 - 09:16
    Без имени
    Төрмэ, тэкэ дилэр, Башкортостан, Илеш районы.
    Булат Бәйрәмовны кызык иткәннәр
  • 16 гыйнвар 2021 - 09:42
    Без имени
    Бездэ дэ эбекэй дилэр. Минзэлэ ягы. Эбилэр урамда була ул ди иде курше эби. Минем эбекэйлэр дэ нэкь шундый иде. Гел башта Алла бирса дип сойлэшергэ, бисмилла дип йокларга ятарга, Аллах тагалэнен барлыгына ышандырып устерделэр. Урыннары ожмахта булсын. Икеседэ минем беренче баламны куреп калдылар. И 1ел аралыгы бн китептэ бардылар. Кирэк чакта соеп, кирэк чакта сугеп. Эшкэ ойрэтеп устерделэр. Мен рэхмэт
    Якын ерак әбекәем
Реклама
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...