3 яшьтән алып 5 яшькә кадәрге балалар өчен шигырьләр
Габдулла Тукай
Бала белән күбәләк
Бала:
Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Күбәләк:
Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә, –
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
Мәрзия Фәйзуллина
Кыш бабай
Җилкәсенә капчык асып,
Кыш бабай килеп керде.
Төрле кызык сүзләр әйтеп,
Бүләк өләшеп йөрде.
Аннан, Кыш бабай, тыпырдап,
Бик шәп бии башлады.
Биемәскә, аягында –
Безнең апа башмагы.
Шәүкәт Галиев
Дәү әнигә күчтәнәч
Тутырдык без тартмага
Өрек, йөзем, алманы,
Салдык чәй дә, конфет та –
Буш урыннар калмады.
Әй, сөенер дәү әни,
Килеп төшкәч күчтәнәч.
Кызык булыр ул аңа
Алдан белеп көтмәгәч.
Фәүзия Рәхимголова
Безнең әни
Кем тегә матур күлмәкләр,
Кем ясый асыл бизәкләр,
Кем тәмле ашлар пешерә,
Гел сине искә төшерә?
Кая барсаң, күз алдыңда,
Һәрчак күңелеңдә яши?
Ул – безнең иң якын кеше,
Ул, белегез, – безнең әни.
Хәкимҗан Халиков
Гөлнур
– Уйнап туйгач курчагыңны
Ник куймысың урынына?
– Мин кечкенә әле, – диеп,
Гөлнур селки кул гына.
Ә апельсин ашаганда:
– Бирегез, – ди, зурысын.
Мин дәү инде, – дигән була...
Ә син ничек уйлыйсың?
Әхмәт Ерикәй
Тышта яз
Тышта яз әле
Яңа башлана:
Тамчылар тып-тып
Түбәдән тама.
Җәвад Тәрҗеманов
Кыш
Уянып, бүген иртән
Карасам тәрәзәгә,
Ак сакаллы Кыш бабай
Кар алып килгән безгә.
Әйдәгез, тауга барыйк,
Чанада шуып калыйк.
Бер тузан юк, саф һава,
Җиргә ап-ак кар ява.
Зәкия Туфайлова
Әни сүзе
«Әни» диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз!
Һич ярамый
«Әни» сүзен таптарга.
Нур Гайсин
Чыршы
Бүлмәдә чыршы агачы,
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән.
Уенчыклар белән аны
Бизәдем төрле төскә,
Кызыл йолдыз ясап куйдым
Балкысын өчен өстә.
Шәүкәт Галиев
Кар бөртеге
Кар бөртеге,
Кун кулга,
Бераз ял ит
Син шунда.
Бер карасам,
Гел боз син,
Бер карасам,
Йолдыз син.
Ис китәрлек,
Матур син.
Ничек җирдә
Ятарсың?
Ашыкмачы,
Очынма!
...Кар бөртеге
Учыма
Төште дә,
Бөтерелеп,
Мактаудан
Бетте эреп!..
Габдулла Тукай
Кызыклы шәкерт
– Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың белән тор;
Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
– Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда уйныйсым килә.
– Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, – зурайгач җайсыз ул;
Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!
Хәкимҗан Халиков
Хәерле иртә
Иртән торып чыгуга,
Урап алды чебиләр.
Әй сөйлиләр, сөйлиләр:
– Чи-чи, чи-чи-чи... – диләр.
Казлар әйтә: – Ка-га-га,
Ә үрдәкләр: – Бак-бак-бак.
Нәни бәбкәләре дә:
– Пип-пип, – диләр такмаклап.
Берсен тотып иркәлим,
Икенчесен иркәлим...
Алар: «Пип-пип-пип», – дисә,
Мин: «Хәерле иртә!» – дим.
Нәҗип Мадъяров
Әби күзлеген эзли
Кайда икәнен белми,
Әби күзлеген эзли.
Күзлеге бит кулында,
Әмма ул аны сизми.
– Әби, әби, – дип аңа,
Каршысына ук килеп, –
Җайлы булыр эзләргә
Күзлегеңне ки элек.
Әби күзлеген кия,
Үзе елмаеп көлә.
– Рәхмәт, табып бирдең, – ди,
Аркамнан сөя-сөя.
Әзһәр Габиди
Әни пәрәмәч пешерә
Вак итеп, тәмле итеп:
Без табында чәй эчәбез
Бергәләп, тәмле итеп.
Мин дә булыштым әнигә
Пәрәмәчләр ясарга.
Үзең эшләгәч, тәмле ул –
Кирәк эшләп ашарга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк