ХӨРМӘТЛЕ ЗИЛӘ РӘХИМҖАНОВНА!
Бәйрәмегез белән котлыйбыз! Шәхси тормышыгызда, яраткан эшегездә, иҗатыгызда уңышлар, сәламәтлек телибез. Сездәге затлылык һәм сылулык, эрудиция һәм креативлык, зирәклек һәм сөйкемлелек барча хатын-кызларыбызга өлге булырлык! Һаман яңа идеяләрегез белән илһамландырыгыз, матур башлангычларыгыз белән сокландырыгыз! Дөньягыз бүгенге кебек гел чәчәкләргә күмелсен, кабатланмас елмаюыгыз белән тирә-юньне ямьгә төрегез!
Ихтирам белән, «Сөембикә»ләр.
Комментарий юк