Логотип
Поздравления

​Сөю – мәңгелек, сөю - мәңгелек!..

«Казан» гаилә үзәгендә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне узды. Без, «Сөембикә»ләр өчен ул көн аеруча истә калырлык булды!

Журналыбызның җаваплы секретаре, редакциябезнең йөрәге-җаны, «Ашыгыч ярдәм»е, җыеныбызны позитивка көйләп, кәефебезне күтәрүче, өр-яңа идеяләр белән канатландыручы утта янмас, суда батмас Ларисабыз (ул әле әнисе Эльза апаның яраткан кызы, абыйсы Фидельнең сөекле сеңелесе, шагыйрь Зөлфәт белән легендар Фирая апаның кадерле килене, ире ягыннан исәпсез-хисапсыз туганнарының якын апасы, җиңгәсе ...) 25 ел буе гомер кичергән Азаматы белән бәйрәм түрендә булды! Узган ел августта алар инде көмеш туйларын бәйрәм иткәннәр иде. Бу матур парга тантаналы төстә Мәхәббәт һәм тугрылык өчен медале тапшырылды!  Азамат – Мәскәүдәге «ГЭОТАР-Медиа» нәшриятында техник редакцияләү төркеменең координаторы бүген. Намуслы, гадел, тырыш, кайгыртучан, җайлы...

90 нчы елларда КАИ студенты Азамат Казан университетының ВМК факультеты студенткасы Ларисаны очрата. Походлар, төзелеш отрядлары, сессияләр-зачетлар, күңелле студент тормышы, математикага һәм лирикага мәхәббәт якынайта яшьләрне. Һәм 25 ел элек яңа гаилә – Лариса һәм Азамат Маликовлар гаиләсе туа! Бу гаиләдә бүген Азаматның 100 яшьлек Салих бабасына да, олы кызлары Камилә белән кияүләре Нариманга да, талантлы, кызыксынучан булып үсеп килүче, «Йолдызлык»та, «Сәләт»тә, төрле фән олимпиадаларында үзен күрсәтергә өлгергән төпчек кыз Кәримәгә дә бик рәхәт, бик җайлы.

Азамат һәм Лариса! Сезне ихластан котлыйбыз! Сезнең өчен сөенәбез! Яратабыз! Тагын бер тыңлагыз, җырлагыз әле, әтиегез Зөлфәтнең «Һаман яратам» җырындагы сүзләр бүген сезгә бик тә туры килә:
Узар гомерләр аккан су кебек,
Гомер – бер генә, сөю – мәңгелек!    
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар