Логотип
Поздравления

Олуг юбилеегыз котлы булсын, Саимә апа!

Бүген күренекле журналист, тәрҗемәче, язучы Саимә Ибраһимованың, үзебезнең Саимә апаның олуг юбилее – аңа 90 яшь! Бүген аны бөтен журналистлар дөньясы, язучылар котлый. Бергә эшләгән каләмдәшләре, Саимә апаның шәкертләре аны бәйрәме белән котларга ашыга. Без дә бүләкләребезне, язгы чәчәкләр бәйләмен әзерләдек. Саимә апаның тормыш кагыйдәләре белән «Сөембикә»безнең март саны да әле яңа гына «мичтән чыкты» – журналның сигнал саны типографиядән менеп җитте!



Саимә апаның «Яшь ленинчы» балалар газетасында, «Дөнья», «Мәдәни җомга» кебек басмаларда эшләгән еллары турында гаҗәеп кызыклы истәлекләр сөйләрлек. Ә аның «Сөембикә» журналында эшләгән еллары – үзе бер тарих! Саимә апа чын мәгънәсендә Татарстан журналистикасының легендасы ул!

Бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз, Саимә апа! Без Сезнең мәктәпне узуыбыз белән горурланабыз. Язмаларыгызны сокланып укыйбыз. Сездән өйрәнәбез. Менә нинди булырга тиеш ул чын журналист!

Сәламәтлек, күп сөенечләр, җан тынычлыгы, илһамлы сәгатьләр телибез!

Яратып, «Сөембикә» кызлары.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар