Логотип
Поздравления

Ләйсән Рәфыйкъ кызын туган көне белән котлыйбыз!

Безнең редакция календаренең үз кызыл көннәре бар. 24 август шундый көннәрнең берсе. «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Ләйсән Рәфикъ кызы Юнысова Туган көне ул!



Безнең ул шундый инде: Арыслан йолдызлыгының бар егәрен, батырлыгын, тәвәкәллеген, ханбикәләр вәкарьлеген үзенә эләктереп калган да, сылу, тынгысыз, хыялый, аксөякләрдәй затлы Кыз йолдызлыгына күчкән. Үзенчәлекле холкы, нәфислеге, затлылыгы, матурлыкка табынуы – һәммәсе йолдызлардан. Татар хатын-кызлары журналын җитәкләве дә – югарыдан тапшырылган олы вәкаләт. 

Бездә – Ләйсән августы: алмалар алланган, чәчәкләр – диңгез, һәр тарафта – Кояш, төннәрен – йолдыз атыла... Искиткеч! Менә шулар барысы Ләйсән исемле кызның аерылмас төсе, билгесе, талисманы. 
Ихластан котлыйбыз! Яратабыз! Сөенечләр, уңышлар, елмаюлар, рәхәт иҗат газаплары, сәях җанына хуш килердәй эш-гамәлләр телибез! 

Ихтирам белән – «Сөембикә»ләр     

Комментарий юк

Хәзер укыйлар