Логотип
Поздравления

Әхмәдиева-Сабирова Фәнзилә Хөрмәт кызын котлыйбыз!

Бүген тау ягының иң гүзәл почмагында, Кама Тамагы районы Олы Кариле авылында туып үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә Гомер итүче классташыбыз Әхмәдиева-Сабирова Фәнзилә Хөрмәт кызының туган көне - Гомер бәйрәме, алтын юбилее. 

Авылның шифалы Әпкә инеше суын татып, табигатеннән илһам алып, куңеленә илаһи моң туплаган, бүгенге көндә Казан дәүләт курчак театрының әйдәп баручы актрисасы, елның иң талантлы артисткасы исеменә лаек булып, Тантана премиясен алган, Татарстанның атказанган артисткасы исемен горур йөртүче Фәнзиләбез! 

 

50 яшь ул утелгән Гомер сукмагына борылып карап нәтиҗә ясар чак. Ә син гомереңнен кыл уртасына бары тик зур казанышлар белән киләсең. Санаганнары да, сүз белән генә санап бетермәслек унышларың – болар барысы да синең үзеңнең тырышлыгың, үҗәтлегең, сабырлыгың, кешелеклелегең барәбәренә ирешелгәннәр. Шуның өстенә син бит берсеннән берсе матур һәм акыллы өч кызыңның газиз әнисе, сөеп туймас оныгыңның яраткан дәү әнисе дә, тунаннарыңның хөрмәтле апасы, якыннарыңның ышанычлы дусты да. 


 

Фәнзиләбез! Сине Гомер бәйрәмең белән ихластай котлыйбыз. Һәр туар таңың бары тик сөенечләр белән генә атсын иде. Кайгы-борчулар башка синең капкаңны беркайчан да какмасын, күңелең тыныч, яшәешең үзең шикелле үк гузәл булсын. 
Исәнлек-саулык үзеңә. Яшьлек матурлыгың бернинди тормыш ваклыкларына алыштырмыйча, бәхет-сәгадәткә төренеп, алдагы көннәреңдә балакайларыңның игелеген күреп, мәрхәмәтен тоеп, иң бәхетле хатын-кыз булып яшәсәң иде. Син моңа чын мәгьнәсендә лаек. Юбилейлы туган көн ул – гомер мизгеленең матур бәйрәме. Алга таба да әлеге мизгелләрең тагын бик куп еллар кабатланса иде. 


 

Сине яратып һәм синең белән чын күңелдән горурланып, Кама Тамагы районы Олы Кариле урта мәктәбен 1984 елда тәмамлап чыккан классташларың.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар