Логотип
Поздравления

Кадрия ИБРАҺИМОВАны котлыйбыз!

Балтач районы Сосна авылында яшәүче Кадрия ИБРАҺИМОВАны туган көне белән котлыйбыз!

Рәхилә НИЗАМЕТДИНОВА котлый,
Казан. 


Бүген минем бертуган апамның туган көне! Балтач районы Сосна авылында гомер кичерүче апам Кадриянең юбилее. Җизнәбез Раиф белән алар бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр.  Матур үрнәк гаилә булып торалар.
Көндәлек иртәнге шалтыратучым да апам! Иртән бер-беребезнең хәлләрен белешкәч кенә эшкә чумабыз. Апамнан да яхшы мине аңлаган, мине яраткан кеше юктыр бу дөньяда! Апа белән сеңел арасы ахирәтләрнеке  кебек якын бит ул.

Яшермимен, гомерем буена
Килде синнән үрнәк аласы!
Гади, сабыр, олы җанлы да син
Кылганнарың бары изгелек!
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең

Бәхетләрең булсын гомерлек!

Тормышымда шундый якын кешем – туганым булуга бик сөенәм! Авыз тутырып «туганым-җаным» дию үзе бер бәхет! 
Җәйге чәчкәләрнең бөтен матурлыгын, кояшның җылысын, кошларының моңын туплаган минем апам! Башымны иеп зур рәхмәтемне әйтәсем килә аңа!

Комментарий юк

Хәзер укыйлар