Логотип
Поздравления

Эльмира Закированы котлыйбыз!

Редакциябездә инде бер атна буе бәйрәм рухы хөкем сөрә. Чәчәкләр алып киләләр, котлау сүзләре җиткерәләр. Аларның барысы да бер кешегә – хезмәттәшебез Эльмира Закировага. Яңа гына табадан төшкән китабының сөенчесен алып та бетермәде, «Бәллүр каләм» журналистлар бәйгесендә «Журналистикада исем» номинациясендә җиңү яулады ул! Моңарчы «Алтын каләм»е булган (каләмдәшебез «Алтын каләм» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең беренче көненнән алып, бүгенгәчә оештыру комитетында!) Эльмирабыз, ниһаять, каләмнең «бәллүре»нә дә ия. Лаек, бик лаек иде ул бу җиңүгә. Студент елларында ук «Ялкын» журналында эшли башлап, 33 ел гомерен шушы матбагага багышлаган (шуның 16 елы – баш мөхәррир вазифасында!), анда эшләү дәверендә күпме балага канат куйган, алардан тулы бер буын журналистлар тәрбияләгән, бүген исә «тәмле» язмалары белән «Сөембикә» укучыларын сөендереп торган Эльмира бит ул! Аңа киләчәктә дә иҗат уңышлары, бетмәс-төкәнмәс илһам, гармония, күңел тынычлыгы, сәламәтлек телибез. «Иясез шатлык» дип аталган китабы да соңгысы булмасын. Эльмирабызның язар сүзе дә, укучылар белән уртаклашырдай матур истәлекләре дә күп әле!

Комментарий юк

Хәзер укыйлар