Әле командировкада, әле интервьюда, форумда, конференциядә, концертта… Тагын әллә кайларда… Шул, безнең Фәнзилә инде! Фәнзилә Мостафина! «Летучка»ларда гына күреп калабыз. Редакция заданиесе белән тагын каядыр чыгып чаба. Ерактагы кояш кебек ул безнең.
Инстаграмдагы фотоларына гына күз салыгыз! Диңгез, диңгез… һәм Фәнзилә! Таулар, таулар… һәм Фәнзилә! Чәчәкләр, чәчәкләр… һәм Фәнзилә! Әле Лондонда Пикадиллида йөри, Тауэр күпереннән безгә кул изи, әле Төркиянең Трабзонында журналист коллегалары белән аралаша, йә Мәскәүнең Кызыл мәйданын яулый! Һәм, ниһаять, чәчәк такыялары «кидергән» зәңгәр велосипедын бер кырыйга куеп,яшел чирәмгә тәгәри… Бигрәк матур! Абау! (Фәнзиләнең яраткан сүзе! Мәктәптә укыганда үзе чыгарган газета исеме дә әле ул!) Күз тимәсен берүк! Безнең «Сөембикә»ләрнең күз карашы белән генә сөеп карый торган яраткан сеңлесе, төпчек кызы ла!
Кызыл блузка, кызыл иреннәр… Кара клеш итәк, кискән кара чәчләр… Ә күзләре көлеп тора… Студент образындагы менә шундый серле фәрештә! (Яраткан гыйбарәсе – «Фәрештәләр еламый!»). Уйчан һәм шаян, хыялый һәм җитди, йомшак һәм кыю, тыйнак һәм тәвәккәл… Нечкә юморы әллә нинди рәхәт бер дулкынга көйли дә, язмаларын елмаеп укыйсың.
Журналист кына түгел, инглизчәдән шәп тәрҗемәче дә.(Дипломы бар!) Хәзер медицина темасында чарлана. Фото, театр, китаплар, хоккей, сәяхәтләр, экстрим – аныкы! Язга ашыккан зәңгәр февраль, ап-ак кар көртләре, чаңгы юллары, бәсле агачлар – Фәнзиләнеке! («Бәлки, син дә минем белән бергә / Тагын бераз кышта калырсың?/ Мин февральдән рөхсәт сорадым», дип яза бит ул әнә!) Ә Фәнзилә үзе – безнеке, «Сөембикә»неке! Безнең хатын-кызлар галәмен яшьлеге, зирәк акылы, таланты, әйбәт аурасы белән баетучы серле фәрештә.
Туган көнең белән котлыйбыз сине, Фәнзилә-фәрештә! Хыял белән тулы иҗат газаплары, маҗаралы сәфәрләр, шәп геройлар, күңелле мәшәкатьләр, уңышлар, җиңүләр телибез!
Сагынабыз! Яратабыз! Көтәбез!
«Сөембикә»ләр
Комментарий юк