Җәй – ул очрашулар вакыты. 
Безнең редакциядә дә шулай. 
Ераклардан Казанга кунакка килүчеләр (кайтучылар) «Сөембикә»гә еш сугылып чыгалар. Андый вакытта, эшләребезне читкә куеп, түгәрәк өстәл артына җыелабыз. Чәй эчә-эчә, килгән кунагыбызны тыңлыйбыз... Ишеткәннәрне күңел сандыгына сала барабыз.