Бер танышым шалтырата:
– «Нинди кайнана булырга?» – дигән язмаңны укыдым. Мөмкин булса, мин дә үземнең кагыйдәләрне өстим әле. Кемгәдер, бәлки, ярап куяр... Әгәр үзем өчен бу кагыйдәләрне башта ук булдырсам, шактый нервам янга калган булыр иде. Үлгән нервлар кабат терелми диләр бит...