Логотип
Блоги

Замана үзгәрәме, безме?

Бүгенге замана хатын-кызы нинди ул? Әбисе димим, әнисе кебек үк сабыр, түземме? Ул бүген дә гаилә учагын төп саклаучымы? Ирне – балаларының әтисен ул һаман да гаиләдә баш итеп күрәме, аңа ярарга тырышамы, хөрмәт итәме?

Бүгенге замана хатын-кызы нинди ул? Әбисе димим, әнисе кебек үк сабыр, түземме? Ул бүген дә гаилә учагын төп саклаучымы? Ирне – балаларының әтисен ул һаман да гаиләдә баш итеп күрәме, аңа ярарга тырышамы, хөрмәт итәме? Әллә бала үстерер, бала тәрбияләр өчен аңа ир-ат, гомумән, кирәкмиме? 

...Гүзәл белән шактыйдан күрешкәнебез юк иде. Олы улым белән аның кызы кайчандыр бер балалар бакчасына йөрделәр. Әмма икесе ике мәктәпкә укырга кергәч, нигәдер бер дә очрашырга туры килмәде. Күчеп үк киттеләрме әллә дисәм, юк, һаман шушы тирәдә яшәп яталар икән. Көтмәгәндә стадионда очраштык: минем йөгерергә чыккан чагым, ә Гүзәл... ул кечкенә бала җитәкләгән! Менә яңалык! 

Закиров (ул иренә гел фамилиясе белән дәшә иде) сөенгәндер! Ул бит олы кызын да бик ярата иде, – дим.
Закиров? Ә аның монда ни катышы бар? 
Ни әйтергә белми аптырап калдым. 
Без инде күптән бергә тормыйбыз. Ишетмәгән идеңмени?
Юк... – дим уңайсызланып кына. Үзем эчтән уйлыйм: «Кешене читен хәлдә калдырдым...» 

Азалиянең әтисе гаиләле кеше. Анда ике ир бала аның, шуңа күрә кызымны бик ярата. 
Мондый нечкәлекләрне үк сөйләп тормаса да була иде, без бит алай якыннан аралашкан кешеләр түгел... Минем дәшми торуымны ул үзенчә аңлады бугай.
Ә нәрсә?! Гаиләле кешедән бала табарга ярамый дигән закон бармы әллә?! 
Әле эшкә чыгарга җыенмыйсыңмы соң? Азалиягә ничә яшь, өч тулып киләме?  Үзең һаман шунда эшлисеңме? 
Кызыксынудан бигрәк, сүзне башкага борып җибәрү өчен әйтелде болар.
Ә нәрсәгә чыгыйм? Нигә иза чигим? Әминәне әтисе институтка бюджетка урнаштырды, аны ул киендерә, ул ашата. Кечкенәсен үз әтисе карый. Җитә...  Кызларымны яраталар, мине генә яратучы юк...
«Яратучы юк», дип болай гына әйтәдер. Чәч-баш ясалган, маникюр, педикюр. Өс-башы да декретта утырган ике балалы ялгыз хатынга бер дә ошамаган.
Мин аларны ул көнне өйләренә кадәр озата бардым. «Һаман шунда яшибез. Әнә, күрәсеңме, яңа тәрәзәләр – безнең фатир шул. Әминәнең әтисе алыштырды. Кухня тәрәзәсе генә калды», – ди Гүзәл.
Анысы Азалиянең әтисенә инде...

Азалиянекенә – планнарым башка. Ул яңа ишек куйдыртты. Балалар бүлмәсенә ремонт кирәк әле. 
Бу очрашу җәй башында булган иде. Алдан сөйләшмичә генә тагын очраштык менә, һаман шул стадионда. «Күренмәдегез бу арада», – дим.
Абхазиядә ял итеп кайттык, – ди Гүзәл. – Әминәгә үз әтисе бирде акча, Азалиягә – үзенеке... 
Ә син? Сиңа кайсы түләде? – дим. 

Минем дә әтием бар ич! Шундый рәхәт итеп ял иттек. Кайтсак, монда салкын, яңгыр... Шунда ук икенче катка билетлар алдык, август уртасында тагын китәбез. 

Менә шулай. Ир – килсә дә кунак, китсә дә кунак. Ул эштән кайта дип, ашыгып-ашыгып, ашарга әзерлисе юк, өс-башы кеше янында сүз әйтерлек булмасын дип, борчылмыйсын, аның артыннан теләсә кая салып калдырылган носки җыймыйсың... Сукранулар ишетмисең. 
Дөрес, Гүзәл болай диюемә: «Әйе, шулай!» – дип хупламады да, «Юк, ялгышасың», – дип каршы да төшмәде. «Мондый гаиләләр хәзер бик күп. Син белмисең генә», – диде ул. Яңалыкның җәмгыятькә әнә шулай сиздермичә килә торганнары да бар шул аның...    

Комментарий юк

Хәзер укыйлар