Логотип
Блоги

Тормыш шахмат уены гына түгел

Ят спектакль бу. Татар театры өчен ят...

 

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры. «Шах... Мат!» спектакле


Ят спектакль бу. Татар театры өчен ят. Бездә спектакльләр җырлы-биюле, сәхнә тулы артист белән узарга тиеш итеп кабул ителгән. «Менә күңелле спектакль булды!» дигән мөһер, гадәттә, шундыйларга сугыла. Тинчурин театры үз сәхнәсендә соңгы вакытта экспериментларга мәйдан бирә. Чираттагысы – "Шах...Мат!" моноспектакле. Детектив дип язылган. Әмма детектив булудан битәр, акны ак, караны кара дип яшәүче бер прокурор тормышы турында ул. 

Бер сәгать тә ун минут буе сәхнәдә бары бер актер  –  Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин. Һәм ул игътибарны тотып тора алды. Тамашачыны зур киеренкелектә тотты! Әле күз яшьләре чыкты, әле каз тәннәре... Көчле уен! Төрле Рөстәм, әмма үзе – ярсулы! Пафоссыз!  Артык та түгел, ким дә түгел. Уйнамады, яшәде, ярсыды ул рольдә.  Бик хөрмәт иткән кешем буларак, яңа спектакль саен Рөстәмнең үсүенә, кабат-кабат ачылуына сөенәм. Әйтергә кирәк, хокук сакчылары ролен шәп уйный ул. Моңа кадәр – «Сәйдәш. Йокысызлык»та – чекист, «Полиционер»да ришвәтче полиционерны уйнады.  Моноспектакльдә Рөстәмнең төп ярдәмчесе – музыка. Яшь композитор Зөлфәт Вәлиуллинның музыкасы төп геройның бар фаҗигасен, хис-кичерешләрен ачты да салды. Ул герой белән тәңгәл килә иде. 


Моноспектакль принципиаль прокурор хакында. Балачагында гаделсезлек (әле аның да ниндие!!) белән очрашкан үсмер прокуратурага хакыйкать эзләп килә. Дөрес, аңа  кадәр балалар һәм аталар проблемасы бар әле. Һәм әле проблема буш түгел, уйландыра.  Прокурор әтисе аның бары тик прокурор булын тели. Монысы – ата-ана амбицияләре. Ә аның музыкант буласы килә. Качып, төркемдә гитарада уйнап йөри. Әмма тормышындагы иң зур фаҗига гаделсезлек белән бәйле була һәм ул хакыйкать эзләп прокуратурага килә.  


Бар нәрсәне сатып алырга мөмкин булган хәзерге дөньяда  принципиальлек җинаятькә тиң кебек. Принципиаль кешегә дә караш башкача. Дөреслекне дә кайчак җинаять юлына басып кына табарга мөмкин. Прокурор хакыйкатьне табу  өчен җинаятьчене урлый. Ташландык дачада базда тота.  Белә: башкача мөмкин түгел. Җәмгыятьтә  акчалы кешенең әшнәсе булмый калмый. Бу –  ачы бер хакыйкать!  Тагын бер хакыйкать – матбугатның җәмгыятькә тәэсире. Димәк, матбугат теләсә кемнән җинаятьче дә, намуслы кеше дә ясый ала.


Принципиаль кеше исә майда-балда йөзми. Ул шундый әнә: тартылып-сузылып беткән иске өс-баш, хан заманындагы кирза итек... Рөстәмнең образы да шундый.  Жәмгыятьтә болай яшәргә теләүче, теләсә нинди бәягә хакыйкать эзләүче хокук сакчылары күп микән дигән сорау боргычлады күңелне...


Моноспектакль режиссеры – Марсель Мәхмүтов.  Зур театр сәхнәсендәге «Шах... Мат!» – аның дебюты. Махсус Рөстәм өчен язылып куелган спектакль булуын әйткән иде. Кызыклы тандем. Театрга үзенчәлекле килеп кергән режиссер туктап калмас, шәт...


Күңеллелек эзләүчеләр өчен түгел бу спектакль. Бераз туктап торып, уйланырга яратучылар өчен. Ничек кенә күз йомарга тырышсак та, хакыйкать эзләү барыбызның да күңелендә бар ул...

Комментарий юк

Хәзер укыйлар