Блоги
Сәфәргә җыенабыз: үзең белән ниләр алырга?
– Чемоданлы кәеф инде хәзер синең, әй!
– Чемоданлы кәеф инде хәзер синең, әй!
Берничә көннән юлга чыгачагымны белгән кешеләрнең авызында гел шул бер сүз: «Әле чемоданнарыгызны җыйдыгызмы? Нәрсәләр аласыз?»
Сәяхәт итә башлавыма тиздән 10 ел тулачак. Елдан-ел йөк чемоданнары кечерәеп, уңайлы рюкзакларга (алары да кимеде инде) әйләнә бара. Иң кирәкле нәрсәләрне генә алачагымны хәзер төгәл беләм. Барыбер самолетка яки поездга ашыккан кешенең уеннан бертөрле исемлек кенә уза: паспорт, акча, телефон, фотоаппарат... Иң мөһиме – шушылар. Паспортсыз сине транспортка да, чит илгә дә кертмәячәкләр, ә инде кесәңдә акчаң бар икән, анысына теләгән һәм кирәк булган һәрнәрсәне сатып алырга мөмкин. Дөрес, соңгысын (акчаны) өйдә онытып калдырган вакытлар да булды, шулай да юлны дәвам итәргә бу гына киртә булмады. Беренче елларны юлга тәгәрмәчле, олы, кимендә 30 кг авырлыкта булган чемодан белән йөри идем. Тәүге сәяхәтемдә мин 4 айга Америка Кушма Штатларына юл алдым. Алдан хәстәрләнә торгач, кирәк-яраклар арасына хәтта кайбер ризыклар да кергән иде. «Беренче көннәргә үзегез белән ризыклар: ярмалар, тушенка, сгущенка ише нәрсәләр алыгыз», – дип киңәш бирделәр турагентлык хезмәткәрләре. Америкада яшәячәк гаиләгә килгәч, бу ризыкларын ипләп кенә аларның киштәләренә бушаттым. Хуҗа кеше елмаеп кына болай диде: «О, тушенка-сгущенка, армия сафларында хезмәт иткән чаклар искә төште...» Баксаң, бу ризыкларны шушында ук Рәсәйдән китертелгән товарлар сатыла торган махсус кибетләрдән алырга була. Хәзер ул чакларны елмаеп искә алам. Сүзем йөк (багаж) турында иде бит. Хәер, юлга икенче тапкыр чыгып киткәндә дә чемоданым беренчесеннән бик күпкә аерылмый иде. Ләкин минем өчен шунысы билгеле: яңа җиргә баргач, үзең белән алган киемнең яртысы да киелми, киресенчә, җирле кибетләрдә йөреп, яңаларын аласы килә башлый. Шуңа күрә, алга таба чемоданым тагын да бушый төште. Кайту юлында әлеге буш урыннар яңа кием-салым, хәдия-бүләкләр белән тулган була.
Кыска вакытлы сәяхәтләргә авыр йөк алу бигрәк тә урынсыз. Иң мөһиме – уңайлы аяк киеме (чөнки күп вакыт җәяүләп озын араларны узарга туры килә, шул исәптән, музей, парклар, һ.б. истәлекле урыннар), өс киеме, алмаш киемнәр. Алмаш кием дигәннән, мин универсаль кием алуны хуп күрәм. Аның белән шәһәрдә дә йөреп, тауларга да менеп булсын. Хәзер инде юлга чыгар алдыннан минем рюкзагымны фотога төшереп элү гадәтем бар. Бөтенесе кечкенә багаж җыю буенча мастер-класс күрсәтүемне сорап шаярыпмы-чынмы яза башлый. Мин дә шаяруын-чынын кушып җавап бирәм. Бер ай дәвамында бу йөкне үз өстеңдә күтәреп йөрүне күз алдына китерәсең дә, үзеннән-үзе кими ул!
-
Күңелеңә җыйма
Алып китмәгез әткәйне!
Моннан тугыз ел элек булган бу кайгылы вакыйга турында язарга мин бик озак җыендым. Баштарак кечкенә идем. Сөйләп чыгарга көчем җитмәс дидем. Хәзер менә миңа 20 яшь тулды. Дөньяга карашым, язмышларны аңларга акыл-аңым да үсте.
-
Проза
Рәхмәтле тынлык (дәвамы)
– Ильясны беркая да бирмибез. Үзебез үстерәбез! – Җиңел булмаячак, Мират. Әмма бер уйда булуыбыз ярдәм итәр.
-
Язмыш
«Синнән башка...»
«Синнән башка» дигән бу җырның язылу тарихы турында аның авторы Динә ханым Мөхәммәтҗанова менә нәрсәләр сөйли.
-
Күңелеңә җыйма
Килен күңеленә ничек юл табарга икән?
Баштан ук әйтеп куям, дөрес аңлагыз – бу зарлану түгел, бары күңел бушату. Дус кызларыма да, туганнарымның берсенә дә болар хакында сөйлисем килми. Белеп торам, әгәр барысын да сөйләсәм, алар шундук киленемне хурларга тотыначаклар. Миңа исә бу кирәкми. Ул очракта киленемнән күңелем бөтенләй кайтачак, аннары аның белән ничек аралашырмын? Алда гомер озын бит әле. Ят кешеләр түгел, газиз, бердәнбер балаңның тормыш иптәше ләбаса. Араларны берничек тә кырт итеп кенә кисеп куя алмыйсың.
-
Сәламәтлек
Варикоздан, герпестан, хатын-кыз чирләре һәм кан басымыннан шифа бирә торган үлән
Әгәр берәр тапкыр өегездә бу үләнне киптергән булсагыз, бу сезнең гомерлеккә истә калачак. Аның исенә кашык манып чәй эчәрлек, шулкадәр хуш исле, баллы.
Комментарий юк