Логотип
Блоги

«Сестренка» фильмы: бөтен кеше каравын телим 

Бу көннәрдә Казан кинотеатрларында бара торган «Сестренка» фильмын карап кайттык әле. Сез дә барырга җыенасыз икән, алдан ук әйтеп куям: кулъяулыгыгызны алырга онытмагыз. Кирәге, һичшиксез, чыгачак. 

 

Нинди дә булса кино караганда ирексездән аккан күз яшьләрен тыя алмаган чаклар бар инде ул анысы. Әмма елау белән елауның аермасы зур шул. Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» әсәре буенча төшерелгән бу фильмны (режиссер Александр Галибин) караганда елагач, җиңеләеп, бушанып каласың. Күңел чистарынган кебек була. Җанга ниндидер бер рәхәтлек тула...  

Хәер, нигә шунда ук елауга күчтем әле – кино барышында ихластан рәхәтләнеп көлгән урыннар да байтак булды. Вакыйга сугыш елларында бара, дөресрәге, авыр сугышның соңгы еллары. Әмма кинодагы геройлар тормышында шатлыклар да җитәрлек. Монысына да гаҗәпләнәсе түгел: повестьне укыган кешеләр күңелләреннән аны кабат яңартыр – исегездә булса, андагы вакыйгалар бала авызыннан сөйләнә. Ә балачак бер генә: сугыш елларына туры килсә дә, аның кабатланмас үз шатлыклары бар. 

...Урал таулары итәгендә утырган кечкенә генә башкорт авылы. Җәмил исемле малайның (Арслан Крымчурин) әтисе сугышта. Ул аны, мөгаен, хәтерләмидер дә, түрдә эленеп торган фотосурәтеннән генә беләдер. Көннәрдән беркөнне Җәмилнең әнисе Тимертауга барып дәү әниләрен үзләренә алып кайта. Ә икенче көнне инде юлга җыена башлый. Ерак юлга... Җәмил аны озак көтә. Әнисе югында әллә никадәр вакыйга булырга өлгерә. Һәм, ниһаять, әнисе кайта. Әмма үзе генә түгел! Җәмилгә ул сеңелкәш алып кайта. (Җәмилнең әтисе бу кечкенә кызны фашистлар яндырып үткән бер авылда, мич эчендә таба. Очраклы рәвештә генә. Кызның әнисен немецлар үтергән. Фильм шул күренеш белән башлана.) 

– Улым, бу синең сеңлең. Оксана! – ди әнисе Җәмилгә. – Әтиең сиңа аны бик-бик яратырга, аның турында кайгыртырга кушты...  

Илдә, әйткәнемчә, инде дүртенче ел коточкыч сугыш бара. Әмма мең хәсрәт кичергән авыл халкы күңелендә мәрхәмәтлек хисе сүнмәгән. Оксанының авылга нинди юллар белән кайтуын, аның язмышын, әлбәттә, өлкәннәр бик яхшы белә. Кечкенә Җәмил белән аның әнисе Көнбикә йортына тирә-күрше агыла: ятимә кызчыкны кем ничек булдыра – шулай сөендерә. Авыл апаларының берсе бер уч кипкән шомырт алып керә, ә Мансур бабай һәм аның сукыр карчыгы Фәрхениса әби Оксанага дип карават күтәреп киләләр...  

Фильмда бик ачык күрсәтелгән менә шушы һәм башка кешелек кыйммәтләре безнең күңелне нечкәртә дә бугай. Бүгенгебездә җитми торган сыйфатлар: бер-береңә риясыз игелек, изгелек кылу, кеше хәленә керә белү, ярдәм итү, башкалар өчен ихластан сөенә алу...  

Җылы, рәхәт фильм. Попкорнсыз карый торган! Дөньяга бала күзләре белән карап, аның шатлыкларын күбрәк күрергә өйрәтә торган.  

Попкорн дигәннән. Бездән алдагы рәттә мәктәп балалары утырды. 5-6 класслар. Соңга калып керделәр, аннан соң да бик озак тынычлана алмадылар. Сеанс буе гел нидер ашадылар (үзләреннән соң бер кочак чүп калдырдылар), сөйләшеп, көлешеп утырдылар... Яллар буе шул балалар турында уйлап йөрдем әле. Безнең малай-кызларның күңелен нәрсә дә булса нечкәртә аламы икән ул? Кешелекне борчыган нинди уйлар җаннарын кузгатырга мөмкин аларның? Башкалар урынына үзләрен куеп карый алалармы? Бик азга гына булса да. Гомумән, куеп карарга телиләрме? Әллә иң беренче урында гел үзләре, аларның теләкләре генәме?  

Югыйсә фильм, анда әйтергә теләгән фикерләр бу яшүсмерләргә генә аңлашылырга тиеш иде. Бер дустым «Сестренка»ны бу малай-кызлардан да кечерәк улы белән карады. Фильмнан чыккач, ул әнисеннән:  

– Дәвамы юкмени? – дип аптырап сораган.  

– Алга таба нәрсә буласы болай да аңлашыла бит. Без анысын үзебез уйлап бетерергә тиеш дип җавап бирдем, – ди дус кызым.  

Ә фильмның ахыры гел көтелмәгәнчә бетә. Хәер, аның шулай тәмамлануы күпкә әйбәтрәк тә.  

Балалар бер-берсе каршында сер бирергә яратмый. Бигрәк тә яшүсмерләр. Бәлки бездән алда утырган бу малайлар-кызларның да үз-үзләрен шулай тотышы дуслары алдында бер әтәчләнү генә булгандыр. Моңа шундый ышанасы килә... Эчтә булган хисләрне тышка чыгармау бөтен вакытта да алар юк дигән сүз түгел бит әле. Бу очракта мин аның шулай булуын бик телим. Яшүсмер балалары булган әти-әниләргә ул-кызларын сынап карау өчен менә дигән форсат: вакыт табып, бергә бу фильмга барыгыз әле. Һәм фильмнан чыккач, буй җитеп килә торган балагызның күзләренә карагыз. Без кемнәрне үстерәбез, дөрес тәрбия бирәбезме, хак юлны күрсәтә алдыкмы? Алабызмы? 

«Сестренка»ны карарга өлгергән тамашачы минем белән килешер: фильмда катнашкан балаларның уены шаккаттыра! Сокландыра! Россия киносының яшь йолдызы Марта Тимофеева (ул Оксаныны уйнады), Җәмилне уйнаучы Арслан Крымчурин (әле мәктәпкә дә кермәгән малай безнең күзгә чын ир-егет булып күренде. Ул, чыннан да, шундый!) 

Өлкәннәрне уйнаган артистларга аерым тукталасы килми. Әмма хат ташучы Гөлсылу апаны уйнаган актрисаны әйтми кала алмыйм. Мин аның бер җөмләсен хәтерләп калдым. (Хәер, башка күренешләрдә сөйләшмәде дә бугай ул.) Онытмаслык итеп! Сугыш беткән көнне балаларны кочып, елый-елый гел бер сүзне кабатлады хат ташучы: 

– Башка «похоронка» килмәячәк! Башка «похоронка» килмәячәк!  

Үзәкләргә үтте шул җөмлә...  

Кыскасы, карарга тәкъдим итәм!  

 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Башкалар урынына үзләрен куеп карый алалармы? Менә бу җөмлә мине сагайтты. Чыннан да, хәзерге балалар башкалар хәленә керә аламы?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гөлнур, рәхмәт!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рәхмәт! Ялларда барып карап кайтырмын әле!

        • аватар

          Диана070

          0

          0

          Сезнен сүзләрегез буенча бик тетрәндергеч фильм булып күз алдыма басты. Бүгенге яшьләр өчен бик тә кирәкле! Кызганычка карша, хәзерге яшьләр икенче төрле шул... Аларга шул телефон булса, җитә. Кешелеклекнең нәрсә икәнен белмиләр...

          • аватар

            Айгизә

            0

            0

            Сүзләрегез белән килешми мөмкин түгел, Гөлнур. Хәзерге яшьләрне бер нәрсә белән гаҗәпләндермәссең сыман.. Чөнки алар яңа заман балалары... бар әйбер дә булган, шөкер илдә, вакытта туган сабыйлар. Бер әйбергә дә мохтаҗ түгелләр. Хәзерге яшьләр, бигрәк тә яшүсмерләр бәйсезләр, кыланырга яраталар.. Минечмчә, мондый балаларны үзләрен шул вакыйга куеп, укытучы, әти-әниләре иншалар яздыртсыннар иде.. Менә шуннан без аларның фикерләрен, карашларын белер идек..

            Хәзер укыйлар