Блоги
Рәшә...
Бу дөнья бит... рәшә генә инде!
Коръән ашында утырабыз. Абыстай яхшылап, җиренә җиткереп Коръән укыганнан соң, без, туган-тумача бер-беребезне барлый башладык. Җиңгәм ягыннан гел күз күрмәгән кешеләр дә килгән икән. Сөйләшеп киткәч, ачыкланды – болар безнең мәрхүмә әби белән бер авылдан, Баландыштан.
И-и, бу авыл бик таныш. Әби үзе исән чакта барган булды! Бүгенгедәй хәтеремдә – әти 40-45 чакрым араны бишекле матай белән келтер-келтер генә китереп илтеп куйган иде. Әбигә туган тиешле Мөхлисә апаларга тукталдык. Ул чагында телефоннар юк, әйтми-кисәтми көтмәгәндә килеп кергәнбездер инде. Шуңа карамастан, алар безне ачык чырай белән каршы алганнар, бик әйбәтләп кунак иткәннәр иде. Ничәне кундык икән? Ике-өч кичләр булгандыр шулай да. Киленнәренең иртән урын-җир җыештырып йөргәне, ап-ак тышлы чиккән мендәрләрне кабартып-кабартып зәңгәр бизәкле сандык өстенә өеп куйганы бүгенгедәй күз алдымда тора. Авыл хатыннарына – безнең әниләргә бер дә охшамаган иде ул нишләптер: озын зифа буйлы, чәчләрен матур итеп баш өстенә өйгән, халат түгел, караңгырак төстәге бик килешле күлмәк кигән, биленә ак алъяпкыч бәйләп куйган. Менә шул килен аермачык булып истә калган да, әби белән, дога укып зират тирәсендә теркелдәп йөрүем истә калган...
Яңа танышыма шул матур хатирәләрне сөйләп утырам. Ул – башына ак яулыгын әбиләрчә таратып япкан олы яшьләрдәге апакай мине көлемсерәп кенә тыңлап утырды-утырды да әйтеп куйды:
– Мөхлисә апаның үлгәненә инде...
– Беләм, – дидем мин, – ашап утырган җиреннән кисәк кенә үлеп киткән. Ничек соң малае белән килене?
– Малае да үлде инде. Фаҗигале үлем белән үлде. Бер иптәше белән эчеп утырганда ачуланышып киткәннәр. Аннары инде... сөйлисе дә килми... Иптәше Мөхлисә апаның малаена пычак белән... Аннары үзе дә асылынып үлгән.
– И, ходаем! – дидем мин ишеткәннәремнән өнсез калып. – Мөхлисә апаның килене үзе генә калдымыни?
– Сәлимәне әйтәсеңме? Ул да бер биш еллар чамасы элек үлеп китте!
– Ничек... үлде? – дип сорадым мин әле кайчан гына мендәрләр күпертеп йөргән матур киленнең үлгәненә ышанасы килмичә.
– Авырып...
– Ничә яшьтә иде соң ул?
– 65ләрдә булды микән... Шул тирә инде.
– 65ләрдә?
Тукта, без икебез бер кеше турында сөйлибез микән соң? Төз гәүдәле матур киленнең 65 кә җитеп, инде биш ел элек үлеп китүенә минем бер дә ышанасым килмәде.
Санап караргамы әллә? Миңа ул чакта 6 яшьләр чамасы булгандыр. Ә киленгә 30 лар дип алыйк. Димәк, ул миннән чама белән 24 яшькә генә өлкәнрәк булган. Миңа хәзер ничә яшь соң әле? 48ме? Тукта, урыс әйтмешли, черт побери – миңа да 48 яшь икән бит инде! Ә 48гә 24 кушкач...
Дөресен әйтим, тетрәнеп киттем мин 48гә 24не кушкач. Күңелне кинәт иксез-чиксез моң биләде. 42 ел элек миңа ят та, якын да булган шул авылда дога укып зират тирәли әйләнеп йөргәнем еллар томаны аша тагын күз алдыма килде. Әби миңа ул чагында мең «Колхуалла» укырга кушкан, мең «Колхуалла» бер Коръәнне алыштыра ул, кызым, дигән иде. Укый алдым микән мин үз гомеремдә шул мең «Колхуалла»ны? Ул чаклардан соң күпме сулар аккан, күпме кешеләр килгән, күпме кешеләр киткән. Ә без әле һаман аңламыйбыз. Бу дөньяда бернәрсә дә чын түгел икән ләбаса!
Бу дөнья бит... рәшә генә инде!
-
Күңелеңә җыйма
Алып китмәгез әткәйне!
Моннан тугыз ел элек булган бу кайгылы вакыйга турында язарга мин бик озак җыендым. Баштарак кечкенә идем. Сөйләп чыгарга көчем җитмәс дидем. Хәзер менә миңа 20 яшь тулды. Дөньяга карашым, язмышларны аңларга акыл-аңым да үсте.
-
Проза
Рәхмәтле тынлык (дәвамы)
– Ильясны беркая да бирмибез. Үзебез үстерәбез! – Җиңел булмаячак, Мират. Әмма бер уйда булуыбыз ярдәм итәр.
-
Язмыш
«Синнән башка...»
«Синнән башка» дигән бу җырның язылу тарихы турында аның авторы Динә ханым Мөхәммәтҗанова менә нәрсәләр сөйли.
-
Күңелеңә җыйма
Килен күңеленә ничек юл табарга икән?
Баштан ук әйтеп куям, дөрес аңлагыз – бу зарлану түгел, бары күңел бушату. Дус кызларыма да, туганнарымның берсенә дә болар хакында сөйлисем килми. Белеп торам, әгәр барысын да сөйләсәм, алар шундук киленемне хурларга тотыначаклар. Миңа исә бу кирәкми. Ул очракта киленемнән күңелем бөтенләй кайтачак, аннары аның белән ничек аралашырмын? Алда гомер озын бит әле. Ят кешеләр түгел, газиз, бердәнбер балаңның тормыш иптәше ләбаса. Араларны берничек тә кырт итеп кенә кисеп куя алмыйсың.
-
Сәламәтлек
Варикоздан, герпестан, хатын-кыз чирләре һәм кан басымыннан шифа бирә торган үлән
Әгәр берәр тапкыр өегездә бу үләнне киптергән булсагыз, бу сезнең гомерлеккә истә калачак. Аның исенә кашык манып чәй эчәрлек, шулкадәр хуш исле, баллы.
Комментарий юк