Логотип
Блоги

Кысыр хәсрәт

Их! Кияргә киемең булмаудан да начаррак нәрсә юк бу дөньяда...

Кайчакта ачудан, үртәлүдән нишләргә белмәгән чаклар була бит ул. Менә бүгенгедәй. Иртәгә сеңелкәшнең туе, ә шул зур бәй­рәмдә кияр өчен махсус тек­терергә биргән күлмәгемне вакытына өлгертә алмадылар. Нәрсә кияргә икән инде миңа хәзер? Дөрес, узган ел алган ак төстәге бик матур озын күлмәгем бар барын.
Әмма аны өч мәртәбә кияргә өлгердем бит инде. Былтыр Яңа ел кичендә, аннан туган көнемдә һәм сеңелкәшнең никах мәҗлесендә. Никахта кигән күлмәктән тагын туйга ничек барасың? Кияү ягы ни әйтер? Их! Кияргә киемең булмаудан да начаррак нәрсә юк бу дөньяда.

Шулай уйланып, автобус­та кайтып килә идем, кинәт күзем каршымда утырган бер ханымга төште. Ул күл­мәгенең матурлыгы! Зәңгәрсу төстә, гүя җәйге аяз күк йөзе. Ә түшенә сап-сары ро­машкалар чигелгән, әйтерсең лә, чәчәкле болын. Тек­терде микән, әллә сатып ал­ды микән? Сорасам, гаеп итмәсмикән? Тик мин авы­зымны ачарга өлгермәдем, ханым автобус ишегеннән кереп килүче кемгәдер эндәште:

- Исәнме, Мәрфуга апа?! Әйдә, минем янга утыр, урын да бар менә.
Мәрфуга апа дигәне, яу­лыгын татарча туздырып бәйләгән, берничә төенчек күтәргән, түм-түгәрәк йөзле, түгәрәк гәүдәле бер әби бу­лып чыкты. Буш урындыкка шапылдап килеп утырды да янәшәсендәге күршесенә борылды: “Гөләндәм, син түгелме соң, сеңлем? Арумы хәлләрең? Әниең исән-сау­мы?”
- И-и, Мәрфуга апа, — дип, сабыр-салмак тавыш белән сөйләп китте матур күлмәкле ханым, — әнине җирләвебезгә ике ай. Ашка­заны авырта иде бит. Шуннан мантый алмыйча китте инде.
Тик хәсрәт ялгыз йөрми, ди­ләр, дөрес икән. Әнинең вафатыннан соң бер ай да үтмәде, киявебез, сеңлемнең ире авариягә очрап һәлак булды. Аннан менә үземнең улым...
Ханымның күзләреннән яшь тамчылары тәгәрәде, әмма ул аларны сизмәде дә бугай. Чөнки сөртергә үрел­мәде, бераз тынып торды да, сөйләвен дәвам итте:
- Җирләгәнгә әле ун көн дә юк, Мәрфуга апа... Егерме туларга ике ай калган иде. Бәлки ишеткәнсездер дә, телевидениедән дә күрсәттеләр — армиядән табутын кайтардылар...
- Бәй, синең малай идемени ул? — дип бот чапты карчык. — Кеше күмүдән бушамагансыз икән.
Чибәр ханым җавап кайтармады. Хәер, ни дисен? Кемдә нәрсә кайгысы бит. Миңа да оят иде. Үз-үзем алдында оят иде. Күр, күлмәк өлгермәгәнгә, дөнья беткән­дәй, кайгырам бит. Сарафанымны киярмен әнә, кай җире ярамаган...

Комментарий юк

Хәзер укыйлар