Логотип
Блоги

«Койрыксыз» балалар

Грозныйга күченеп яши башладык бит инде. Һәм, Казандагы гадәт буенча, баланы мәктәпкә озатып куеп, каршы алырга керештек. Шулай бер көнне, Мәрьямкәемне мәктәп капкасы тирәсендә көтеп торам.

Грозныйга күченеп яши башладык бит инде. Һәм, Казандагы гадәт буенча, баланы мәктәпкә озатып куеп, каршы алырга керештек. Шулай бер көнне, Мәрьямкәемне мәктәп капкасы тирәсендә көтеп торам. 


Сыйныфташлары белән чыгып барган кызымның укытучы апалары да каршыга килә. Мине күреп алуга кырыйга алып китте, безнең иртә-кич ни өчен мәктәп сукмагы таптавыбыз белән кызыксына. Мәйтәм, без шулай инде: бала куркынычсызлыгы дия-дия, бала артыннан койрык белән бер... Тыйнак кына елмайган укытучы ханым Җәлиловага аңлатып куя: бездә бала адашып калган очракта өегезгә кадәр озатып куячаклар, кая анда бала кешесенә зыян-дәүмәт салу... «Балалар шәһәр буенча рәхәтләнеп берүзләре йөри ала – балагыз өчен борчылмасагыз да була. Спиртлы эчемлекләр эчүчеләр, наркоманнар юк, никахка кадәр кызның кулына орыну – нәсел өчен кара тап», – дип тә өсти мөлаем укытучы ханым. 


Минем иңсәдән таш төштемени. Шулай да була аламы ул? Безнең көннәрдәме, шәһәр җирендәме? Балаң берүзе генә өйдән чыгып китеп, әйләнеп кайтсын әле! Телефонда «кердеңме әле», «чыктыңмы әле» дигән тоталь контрольне онытырга куштылар: мәктәпкә катгый төстә телефон тотып килү тыела икән. Артык кыю була калсаң, директор бүлмәсеннән телефоныңны әти-әниең килеп алачак. Шунда ук аңлатмаңны да язасы ди. Аңа ук барып җитмәдек, әмма әйтү белән мыекка чорнадык. 


Шул көннән башлап, баланы каршы алган да булмады. Мәктәптә сыйныфташлары арасындагы мөгамәләне белешеп тордым анысы: Мәрьям сүзләре буенча, мәктәптә егетләр кызларга орынмый да, чәчтән тарту, эткәләшү-мазар юк, гардероблар да төрле. Бәйрәмнәрдә кызлар аерым кафега бара, егетләрнең – үз компаниясе. 


Үсә-үсә дә әллә ни үзгәрә дип әйтә алмыйм – үзенә охшаган кыз артыннан егет кеше йөри йөрүен, бүләген бирә, кино-кафега чакыра, подъезд ишеге төбендә сөйләшеп басып тора ала. Әмма ике арада ким дигәндә бер метр калырга тиеш. Кулга орыну кызның намусына орыну булып санала. Кыюланып киткәннәрне урамдагы чит-ят кеше үк «тотып», кем икәнен белешеп, нәсел-ыруына җиткерәчәк. Бу инде казый катнашындагы ике нәсел сөйләшүе булачак. Мондый оят хәлләр күзгә кырып салырлык бик сирәк, дип сөйләде чәч кисүче танышым...


Ә әлегә яшьтәшләре арасында рәхәтләнеп укып йөргән үсмер баламның динле һәм шәригать кануннары буенча яшәүче җәмгыятьтә булуына сөенеп туя алмыйм.
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар