Логотип
Блоги

«Көндәшем белән бер юрган астында йокладык...»

Ир бирмәк – җан бирмәк, ди халкыбыз. Икең уртасына өченче берәү кереп басса һәм синең иң якын күргән кешең шул тарафка таба авышса, аннан авыры, чыннан да, юктыр. Җан тынычлыгын ала торган хәлдер бу.

Әмма дөньяда моннан да авыррак хәлләр дә бар... Барысы да үлчәү тәлинкәсенә салып карагач кына күренә.
Әңгәмәдәшем, ачылып, үз язмышын шуны аңлату өчен сөйләде шикелле миңа. 

– Бик күп хатын-кызлар менә «көндәш» дип ярты исәнлекләрен бетерә. Миндә дә бар ул көндәш.
Юк, ирем бездән туп-туры аның янына чыгып китмәде. Алайса нигә аерылдыкмы? Бу аерылуны күбрәк үзем теләдем бугай. Казан егете иде ул, шәһәр бистәләренең берсендә үскән. Ә мин – авылдан. Менә шул авыллыгым өчен гел битәрләде ул мине. Нәрсә генә дисәм дә, гел каршы төште: «Син монда әллә авыл дип белдеңме?», «Син бит авылда үскән, нәрсә беләсең соң?» – дип авызымны ачтырмады. И гарьләнә, кимсенә идем инде... 
Кияүгә чыгуга, бер-бер артлы өч бала таптым. Өч елга өч бала! Яратканмындыр инде... Тырышып-тырмашып, читтән торып булса да, югары белем алдым. Ирем каршында үз дәрәҗәмне күтәрәм, янәсе. Башкалардан ким түгеллегемне күрсәтәм... Минем белән горурланды дип уйлыйсызмы? Юк, һаман бер сүзне сөйләде: «Укып та әллә кем була алмаячаксың. Барыбер авыллык бетмәячәк синдә».
Болай кимсенеп яшәгәнче, ялгыз яшәсәм яхшырак булыр дип уйладым – гаризаны судка үзем илттем. Якын кешедән ишеткән авыр сүз бәгырьнең түренә үк барып кадала бит ул... «Кабат өйләнергә уйласаң, бары тик Казан кызын гына ал! Бу миннән сиңа иң зур теләк!» – дидем аерылганда. 
Өч бала белән ялгыз калу җиңел булмады инде. Алиментка өмет итә алмаячагымны баштан ук белә идем. Тормышны аяк-кулым белән дә өстерәдем, тешем белән дә тешләп тарттым. Аерылышканда торыр җиребез юк иде дисәм дә була. Күршеләр белән уртак өйдә бер почмак... Анда балалар үстереп булмаячагы көн кебек ачык иде. Һәм мин... өй салырга уйладым! Күз алдына китерәсезме?! 
Салып кердем мин өйне. Бер елда гына түгел, билгеле. Ике елда да түгел. Аны ничекләр итеп салуым үзе озын бер тарих. Тик сүзем башка нәрсә хакында бит әле. 
Көндәш турында. 
Иремнең икенче кат өйләнгәнен ишеттем, билгеле. Андый яңалыкны уртак танышлар бик тиз җиткезә, гадәттә... 
Казан кызы, диделәр. Беренче ире үлгән, бер кызы бар, диделәр. Чибәр дип тә әйттеләр... Бу хәбәр мине аяктан екты дисәм, дөрес үк булмас, билгеле. Ир-ат ялгыз яшәмәс бит инде. Аннары аның минем кебек өч бала үстерәсе дә юк бит. Әмма барыбер авыр булды... Үземне кабат кимсетелгән, түбәнсетелгән итеп хис иттем. 
Йөрәк әрнеде дә әрнеде. 
Беркөнне иртән шалтыратып: «Улыгыз кулга алынды», – дигәнче дәвам итте ул. Ир белән хатын үзара тыныша алмаганда, күп вакыт бала белән менә шулай нидер килеп чыга бит ул тормышта... Шул көнне бер кайгыны икенчесе алыштырды. Һәм беренчесе икенчесе каршында бик кечкенә булып калды... Ирем белән бәйләп торган күзгә күренмәс ниндидер җеп мизгел эчендә өзелде: аңа карата күңелдә булган хисләр юкка чыкты... 
Еллар узды. 
Көтмәгәндә кайнанамның сеңлесе шалтыратты:
– Безнең бит Рөстәм авырый... Башында шеш... Өмет юк бугай, – ди.
Дөнья хәлен белеп булмый, хәлен белим дип шалтыратырга уйладым – ни дисәң дә, балаларымның әтисе бит. 
Матур гына сөйләштек. Әйе, авыруы хак икән. «Берәр ярдәм кирәк булса, хәбәр ит, кулдан килгәнне булышырмын», – дидем. 
Шул атна ахырында ук шалтыратты ул. «Рамил мине Мәскәүгә озата бармасмы икән?» – ди. Улым яңа гына эшкә урнашкан иде – теләсә дә бара алмаячак.
– Ул бара алмас, үзем озатсам гына, – дим. Аннан өстәдем: – Хатының көнләшмәсә?
Хатыны безнең сөйләшкәнне тыңлап тора иде, ахрысы, аның: «Көнләшмәс! Рәхмәт кенә әйтер!» – диюе ишетелде. 
Поездга билет алыр өчен Рөстәм паспортын миңа бирергә тиеш иде. Очрашуга аңладым: хатыны моннан ничек котылырга белми. Өстенә кигән курткасы пычрак, замогы ватык... «Кер юу машинагыз бардыр бит? Мин синең белән бу килеш Мәскәүгә ничек чыгып китим?» – дим. 
Эльвира безне вокзалга төшеп озатып калды. Чынлап та, чибәр генә, сөйкемле генә хатын икән. 
Рөстәмнең башында «обширная опухоль» икән, вакыт-вакыт кул-аяклары аны тыңламый. Тик торганнан йөгереп китәргә һәм барып егылырга да мөмкин. Поездда барганда: «Нигә хатының үзе озата бармый соң?» – дим җайлап кына. «Аның беркая да барганы юк. Юлга чыгып китәргә курка», – ди. Алай икән, дим эчемнән. Без – авыл кызлары шул, куркып тормыйбыз, телне яхшы белмәсәк тә, исебез китми... 
Ярый, барып җиттек Мәскәүгә. Бурденко исемендәге институтны эзләп таптык. Дөресрәге, таптым... Әмма безне монда беркем дә колач җәеп көтеп тормый булып чыкты. Операциягә кадәр, башта тикшерергә кирәк әле, диләр. Югыйсә Казаннан әзер анализлар белән килдек. 
Тикшерергә кирәк, дип нигә әйтүләрен тиз аңладым.
Бер кабинетка кергән җиреннән Рөстәм тиз генә әйләнеп чыкты. «Анализ бирергә куштылар. Ун мең тора икән», – ди.
– Булмас, дөрес түгелдер, үзем керим әле, – дим. 
– Шулай инде, – ди бу миңа. –  Авыл дип белдеңме әллә син, Мәскәү бит бу! 
«Авыл» дигәч бөтенләй ачуым чыкты. Кереп киттем кабинетка. Зур гына гәүдәле врач утыра.
– Мин аны озата килүче. Безгә квота буенча ясыйлар, акча түлисе юк дип әйттеләр. Үзем белән акчам юк, – дим. 
– Ә күпме акчагыз бар? – ди бу.
Шунда ук аңлап алдым мин моны. 
– Поездга билет алгач, 1200 сум кала, – дим.
– Ярый, шул акчаны 4 нче катка менеп түләп төшегез, – ди. 
Түләдем.
Әмма операциягә алырга барыбер ашыкмыйлар. Сәбәбе билгеле инде... Тагын яннарына кердем. Бу юлы өчәү утыралар.
– Шанслар бик кечкенә, – диләр миңа. – Бәлки, операциядән баш тартырсыз? Авыруны кире алып кайтып китәрсез? 
– Ә операциядән баш тартсак аның белән ни булачак? – дим.
– Ул әкеренләп барыбер китәчәк.
Мин болар күңеленә башка яктан юл эзләргә керештем.
– Сайтыгыздан бөтен отзывларны укыдым – операция өстәлендә кеше үлгәне юк сездә. Без сезгә ышанабыз! Аннан сезнең кебек белгечләр башка җирдә юк! – дим. 
Теләмичә генә чиратка куеп җибәрделәр.
Билгеләнгән көн җиткәч, тагын икәү киттек моның белән Мәскәүгә. Бардык, урнаштырдым, әмма көнен һаман билгеләмиләр генә. Көтеп ята алмыйм бит, эшем бар. «Берәр хәбәр булса, әйтерсең», – дип, Казанга кире кайтып киттем. 
Рөстәмнең хатыны белән телефоннан көн дә сөйләшеп тора башладык. 
– Бу атна ахырында операция ясыйбыз, дигәннәр, – дип шалтыратты ул бер көнне. – Миңа сакларга барырга кирәк инде... Тик Мәскәүгә кадәр берүзем чыгып китәргә йөрәгем җитми... 
Мин – авыл кызы Рөстәмнең шәһәрдә үскән хатынын Мәскәүгә илтеп куям дип сөйләштек. 
Бер купеда бардык, кара-каршы урыннарда йокладык. Юл буе сөйләштек. Мәскәүдә бер ерак туганнары бар икән – шуларны эзләп таптык. Аларда икәү кунып чыктык – бер юрган астында йокладык. 
Җомга көнне Рөстәмне икәү операциягә озаттык, ничә сәгать бергә утырып, аның пычак астыннан чыкканын көттек... «Синсез без моны ерып чыга алмый идек», – дип, рәхмәт әйтеп озатып калды Эльвира. 
Элеккеге ирем, шөкер, аягына басты. Җиңел эштә булса да, эшләп тә йөри. Эльвирага рәхмәт – ул бик тәрбияләде, даруларны сәгатенә карап эчертеп торды. 
Без хәзер дә аралашып яшибез. Өйләренә кереп, чәй эчеп чыкканым да бар. Бөтенесен үземә кунакка чакырганым да булды. Балалар бәйрәмнәрдә әтиләрен котларга барырга җыенсалар, һәрвакыт: «Эльвира апагызга да берәр нәрсә алыгыз – күңелен күрегез. Аның кызының баласын да онытмагыз. Эльвира апагыз әтиегезне чыгарып җибәрсә, аны сезгә карарга туры киләчәк», – дип әйтеп торам. 
Ә Эльвира... ул миңа көндәштән бигрәк, дус хатыным кебек хәзер. Мин дә аңа шулай бугай. Акыллы ул... Тик бөтен кеше дә көндәшне болай якын күрә алмый, әлбәттә. Мин моның сәбәбен әйттем инде – элеккеге ирем белән мине берни дә бәйләп тормый. Аңа карата бер хисем дә юк. Эльвира моны сизә, белә, әлбәттә. Ә Рөстәм... Ул хәзер минем белән горурлана! Тик мин генә аның горурлануына инде мохтаҗ түгел... 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авыл баласы тормышка теше тырнагы белэн ябышып,яшэргэ омтыла, куп вакытта шэхэрдэ балалар эти энисенен итэк астында усеп, донья га яраклаша алмый шул,юк кына нэрсэ дэ алар очень БИК зур проблемага эверелэ

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ай-яй тормышлааар... Нинди генә хәлләр булмый. Рәхмәт авторга. Сабак ала торган язма. Гөлсәрия. 25.12.20

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шулай шул-" төкермә коега, суын эчәрсең " диләр.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кунелгэ, йорэккэ тигэн сузлэр коч биргэндер бу хатынга.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Гөлнур! Шундый яхшы хикәя. Рәхмәт Сезгә!

            Хәзер укыйлар