Логотип
Блоги

Күңел дөньясы

Беренче сорау: МИН КЕМ?

Беренче сорау: МИН КЕМ?

Миңа тормышта (реаль һәм виртуаль дөньяда) шактый күп кешеләр белән очрашырга һәм тормыш-яшәеш турында сөйләшергә туры килә. Тагын әле мин китаплар укыйм. Бигрәк тә кешеләр турында, кешеләрнең күңел кичерешләре, үз-үзләрен тотышлары, башкалар белән мөнәсәбәтләре турында укырга яратам. Кешеләр дөньясын күзәтәм. Шактый белем һәм тәҗрибә тупладым кебек, тик мин һөнәри белгеч − психолог түгел. Мин боларны, язучы буларак, берәр зуррак җитди әсәр язу өчен кулланырмын дип уйлаган идем. Әмма вулкан кебек кайнап торган бүгенге дөньяда иҗатка урын юк диярлек, шуңа күрә хәтердән җуелганчы, онытылганчыга кадәр үземнең тәҗрибәмне башка форматта − психологик уйланулар, киңәшләр рәвешендә укучылар белән уртаклашасым килә. Бу − акыл сату түгел, бу − аралашу. Сорауларыгыз, темага туры килгән тормыш тәҗрибәгез булса, минем белән килешмәсәгез, языгыз... Күңелем сезнең хис-кичерешләрегез өчен һәрвакыт ачык.

...Кеше дөньяга ни өчен килә? Яшәүнең максаты һәм мәгънәсе нидә? Бу сораулар мәңгелек һәм аларга барыбыз да кабул итәрлек дөрес җавапны биргән кеше юк әле. Иң гади, иң примитив җавап − кеше дөньяга үзеннән соң таза нәсел калдыру өчен килә, ягъни кешелек буыны өзелмәсен өчен туа. Моның белән генә максатны чикләп булса иде... Кеше яшәү мәгънәсе турында уйлап та карамас иде шул. Юк, безнең һәрберебезнең тагын да зуррак максаты бардыр. Моны ачыклау өчен, һәркем үзенә: «Мин кем?» – дигән сорауны бирергә тиеш.

Мин кем? Гади генә күренгән сорауга җавап табу бик кыен. Мине белгән студентлар хәтерлиләрдер: көннәрнең берендә мин аудиториягә кереп, анда утырганнардан: «Сез кем?» − дип сорадым. Студентлар бер мәлгә аптырап калдылар. Араларыннан чаяраклары: «Без − студентлар!» − дип җавап кайтарды. Кайберләре, төгәлрәк итеп, «Без − ...фәлән төркем студентлары!» − диделәр. Ә хәзер башка ситуацияне күз алдына китереп карыйк: мин, әйтик, 6 нчы сыйныф укучыларының ата-аналары утырган бүлмәгә кереп, шул ук сорауны бирсәм, нинди җавап ишетер идем? Әлбәттә, «Без − ата-аналар!» − диярләр иде миңа. Кемдер «6 нчы сыйныф ата-аналары» дип өстәр иде. Күрәбез, җәмгыятьтә кеше үзенең кемлеген вазыйфасына һәм аралашу ситуациясенә карап, бик җиңел билгели. Юри генә бу минутта янәшәгездәге кешегә дә шул ук сорауны биреп карагыз әле. Кемдер үзенең исемен, яки исем-фамилиясен атар, кемдер «Әниең!», «Абыең!» дип, кемлеген белдерер...

Бу очракларның барысында да кеше үзен сорау бирүчегә мөнәсәбәттә күрсәтә. Әгәр сорауны үз-үзеңә бирсәң? Мин кем? Менә шунда яшәвегезнең әлеге чордагы (!) мәгънәсен ачыкларсыз.

Мин − кеше. Димәк, мин үземне фикерләү, сөйләшү, корал җитештерү һәм аны хезмәттә файдалану сәләтенә ия булган зат, җан иясе, шәхес буларак билгелим. Бу − гомуми билгеләмә, шуңа күрә конкрет яшәү мәгънәсен табу авыр, хәтта мөмкин түгел. Без барыбыз да − кешеләр.

Мин − әни. Димәк, минем әлеге чордагы бөтен тормышым, тудыручы буларак, үземнең балаларымны физик һәм рухи, иҗтимагый яктан сәламәт тәрбияләүгә багышланган. Мин үземнең тормышымны, башкалар белән аралашуымны шушы максатка яраклы рәвештә корам. Яшәвемнең мәгънәсе − үземнең балаларымны тәрбияләү, аякка бастыру.

Мин − хокук белгече (юрист). Димәк, мин җәмгыятьтә хокук белгече буларак үз урынымны табарга омтылам, тормышымны, башкалар белән (шул исәптән гаиләдәге) мөнәсәбәтләремне шушы максатка яраклы рәвештә корам. Яшәвемнең мәгънәсе − җәмгыять тарафыннан танылган, дан казанган хокук белгече буларак формалашу.

Мин − бабай. Димәк, әлеге чордагы яшәвемнең мәгънәсе − үземне оныкларыма бабай буларак таныту, алар белән тиешле рәвештә аралашу, тәрбияләү, тормыш тәҗрибәсен тапшыру.

Бик күп вариантлар күрсәтергә мөмкин. Яшәү мәгънәсен эзләүнең иң җиңел һәм иң гади ысулы бу, ләкин ул башкалар белән мөнәсәбәтләрне җайга салуның да иң кулай ысулы дип уйлыйм. Мәсәлән, егет белән кыз аралаша, ди. Кыз үзен егеткә мөнәсәбәтле рәвештә кем дип саный? Булачак хатынымы? Вакытлы танышымы? Дустымы? Чираттагы тәҗрибә туплаумы бу? Әгәр аралашуны шушы сорауга җавап эзләүгә корса, кыз үз максатына ирешми калмас.

Ситуация. Әти-әни һәм баладан торган гадәти гаилә. Бу өчпочмакта әти кеше үзен кем дип хис итә, кем дип тоя? Чынлыкта ул кем? Әгәр ул үз-үзенә: «Мин − гаилә башлыгы», дип җавап бирә икән, димәк, тормышын һәм шушы өчпочмактагы аралашу рәвешен шуңа яраклы рәвештә корырга тиеш. Моның өчен «гаилә башлыгы» дигән төшенчәнең эчтәлеген хатыны белән ачыклап, аңлашып бетерергә кирәк. Кем соң ул «гаилә башлыгы»? Хатыны нәрсә уйлый бу турыда?

Әгәр ул үз-үзенә: «Мин − әти», дип җавап бирә икән, димәк, гаилә өчпочмагында беренче урынга баланы куеп, хатыны белән мөнәсәбәтләренә тиешле игътибар бирми. Әгәр шушы ук өчпочмакта хатын үзен: «Мин − әни», дип билгели икән, иренә игътибар җитми кала... Һәр ике очракта да гаилә мөнәсәбәтләре кителә.

Аңлашыла ки, әгәр үзеңне ике яссылыкта билгелисең икән, бу «ике куян артыннан куу» кебегрәк килеп чыга. Нигездә мөмкин, ләкин «куяннар» бер якка чабарга тиеш. Гаилә өчпочмагында моңа ирешү кыен түгел, ә менә үзеңне: «Мин − хатын, әни һәм юрист» (приоритетлы вариантлар: «Мин − юрист, әни һәм хатын», «Мин − хатын, юрист һәм әни», «Мин − әни, хатын һәм юрист») дип билгеләсәң, ягъни бер-берсенә аз бәйләнешле ике-өч юнәлештә эш алып барсаң, икеләтә йөк күтәрергә туры килә, һәм, тәҗрибә күрсәткәнчә, бераздан аларның берсе икенчесен югалту хисабына барыбер алгы планга чыга, сыйфат югала.

Кадерле дуслар! Болар − бары тик шәхси уйлану, күзәтү, үземнең һәм башкаларның тормыш тәҗрибәсе нәтиҗәсе. Һөнәри психологлар сезгә, бәлки, башка төрле аңлатыр, шулай да әлеге язма турында сез дә уйлансагыз һәм үз фикерләрегезне калдырсагыз иде.

Алдагы сорау − «Миңа синнән ни кирәк?»

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин кем ? - дип үз-үзеңә сорау бирерлек дәрәҗәгә килеп җитү дә-үзе бер зур үсеш. )

    • аватар Без имени

      0

      0

      Халисә ханым, аралашуга мөмкинлек тудырып, "Күңел дөньясы" ачуыгызга рәхмәт белдерәм. Хатын-кыз буларак, язучы буларак, тормыш тәҗрибәгезне уртаклашып киңәш-табыш бирүегез бик хуп гамәл. Язганнарыгыз күңелдә зур дулкыннар күтәрде. Әйе, без - әниләр гаиләдә өч куян артыннан чабабыз... Бер юл белән чапканда икенчесе, өченчесе туктап тора. Туктап кына тораса әле, кирегә китмәсә, югалмаса. Өчесен дә (эш урыны, ир хатыны, бала әнкәсе) "биш"легә алып барып булмый. Җан атып эшеңә бирелеп эшләсәң, иргә ярап булмый - мөнәсәбәтләр суына, балаларга да тәрбия җитми. Монда инде күңелеңә нинди тәрбия салынган үзеңнең - шул җиңә төшә. Гаилә икенче планга куела дип кенә яраткан хезмәтне ташлап булмый. Күбрәк, иҗат-сәнгать кешеләренә хас нәрсә бу. Гади хезмәт ияләренең сәнгать кешеләрен дәүләт бүләкләрен алганга эчләре пошып сөйләшкәненә юлыгам. Эчтән генә ризасызлык белдерәм. "Алар, бу хезмәтләре бәрабәренә гаилә тормышыннан баш тарткан кешеләр... Халык өчен җан атып хезмәт итүчеләр!" диясем килә. Әйтмим, чөнки үзем шуларның бер кыйпылчыгы. Үзен бәяли диярләр. Иҗат-сәнгать эшендә яки эшлисең, яки эшләмисең. Урталык буламы икән? Урталык, бу өлкәдә - эш урынында урын биләү кебек кенә бугай. Ярый ла, халык өчен гаилә тормышыңны корбан итеп хезмәт иткәндә исем яуласаң, уңышларга ирешсэң. Вакытлар үтеп көчсезләнеп калганда, уйланып тирә-яктан гыйбрәт җыйганда, юаныр өчен, хезмәтеңдә бәяләнүләр булмаса нишләрсең? Бүгенге көндә эшләп кенә кем ала "исемнәрне"? Әгәр үзеңә икейөзләнү, ярашу кебек сыйфатлар бирелмәсә, "бар көченә эшләде, зур эшләр башкарды" дип кем кулыңа китереп тоттыра хәзерге заманда? "Мин кем?" Шулай дип үз-үзеңә сорау биргәндә әрнүле елаудан башка булмастыр да. Әнә шул чакта, балаларыңа бирәсе җылы, иреңә күрсәтәсе наз-сөюләр исеңә төшеп, хезмәтне бәяли белмәгән җәмгыятькә гомереңне багышлауны барлыклау ачы күз яше булып кайту ихтималы бар. Хатын-кызлар арасында, җәмгыятьтә эшләмәгән, бала гына үстергән яки кайдадыр берничә сәгатькә җыештыручы булып җаваплылык булмаган хезмәтләрдә эшләп, бары гаиләгә генә үзен багышлаган хатын кызлар да бар. "Мин кем?" дигәндә алар, авыз тутырып, "Мин - ана!", "Мин - сөекле хатын!" дип күкрәк киерә алалардыр кебек. Тик белә алмыйм. Бәлки алар да өй тормышы, гаилә тормышына гына берегеп яшәгәннәренә канәгать түгелдер. Шуны беләм, эшенә бирелеп эшләгән кешегә, никадәр акыл сатып, "Бу кадәр эшләмә! Гаиләңә күбрәк бүл вакытыңны!" дип тукып торсаң да, барыбер бирелеп эшлиячәк. Гаилә яратмаганнан түгел бит ул! Ходай рухи көчне мул биргәнгә, шул көчне гаиләгә генә түгел, башка кешеләргә дә бирәсе, уртаклашасы килгәнгә... Ләкин шунысы бар шул. Җәмгыять үзенә күбрәк көч сорый. Кереп киткәнеңне үзең дә сизмисең? Саф күңелне, олы йөрәкне гаилә кысасына гына кертеп булмый! Ниндидер киңлекләр сорый ул! Һәм шунда корбан итә... "Мин кем?.." Югалтулар була инде ул. Тормыш бит. Тик, булса да, бик авыр булмасын иде. Хезмәтне халык белмәсә, балык белсен! дип кинәя дә ташлыйм мин үзем. Иң мөһиме, Ходай белә! дип тынычланасы килә. Әҗер-савабын бирсен! Аллаһ каршында кем булуыбыз югары бәяләнсен! Тагы ни дияргә соң, бу очракта?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Әйе, Гүзәл, һичшиксез, сезнең белән килешәм! Хатын-кызларга менә шул "Мин кем?" соравына җавап бирү күпкә кыенрак. Ир-атлар ничек тә булдыра әле, чөнки аларга өй, гаилә − ял итү, көч җыю урыны (шәһәр җирендә яшәүчеләр турында әйтүем). Ә менә безнең өчен, өйгә кайткач, икенче эш көне башлана; гадәттә, бик сирәк ир-ат моны аңлап, ярдәм кулы суза. Хатын-кызның өй белән эш арасында бәргәләнүен күрү бик авыр. Тора-бара, иртәме-соңмы, ул барыбер сайлау алдында кала: я җиренә җиткереп эшләнгән дәүләт эше (яисә дан казану), я гаилә, я барысы да ярты-йортылы. Күпчелек хатын-кыз өченчесен сайлый: эшкә дә чума, өен, гаиләсен дә карарга тырыша; аннан арып-талып, авырып, аяктан егыла. Чыннан да, сүзләрегез хаклы: еллар узгач, "Нигә болай булды соң?" дип газапланучылар байтак. Мин дә "Кайсысын сайларга?" дигән сорауга конкрет җавап бирә алмыйм, бу − һәркемнең үз эше, әмма тәҗрибә, тормыш шуны күрсәтә: җәмгыять бик рәхимсез. Үз заманында зур исемнәргә лаек булган, дөньяны учлап тоткан шәхесләр гомерләренең соңгы көннәрен я онытылып, ялгызлыкта, я хәерчелектә − балаларына да, җәмгыятькә дә кирәкмәгән хәлдә үткәрәләр. Барысы да дип булмый, әлбәттә, әмма андый тарихлар шактый. Шуны әйтә алам: кайсы гына вариантны сайласак та, еллар узгач, без барыбер "Эх, башка юлны сайласам, болай булмас иде" ("Болай итсәм, тегеләй булыр иде; тегеләй итсәм, болай булыр иде" һ.б.) дип әйтәчәкбез. Кешенең күңел халәте шундый. Моны Ә. Атнабаев бик оста тотып алган: Кешегә нәрсә җитми? Бу кешегә һәрчак нидер җитми: Кара икмәк булса, ак җитми, Шуышып йөргән чакта – аяк җитми, Җәяү йөргән чакта – ат җитми, Аты булса, машинасы җитми, Очар өчен ракетасы җитми, Планетасы җитми… Күк җитми… Бу кешегә ифрат күп җитми.

        Хәзер укыйлар