Логотип
Блоги

Кайсы юлны сайлар идегез?

Әгәр сезгә бүген: «Тагын ярты ел яшисегез калды», – дисәләр (тәүбә-тәүбә инде!), сез нишләр, үзегезне ничек тотар идегез? Бар дөнья кара болытка күмелеп, үзегезне кызганудан көне-төне елар идегезме? Әллә...

Әллә тиз генә алты айда ничә көн барын санап, күңелегездән ниләр эшләргә, нәрсәләр күреп калырга мөмкин икәнен барлый башлар идегезме? Һәр яңа көнне бер гомер дип уйлап... 

РСФСРның һәм Татарстанның атказанган укытучысы, 1962 елдан башлап 1994 елга кадәр Балтач районы Карадуган урта мәктәбе директоры булып эшләгән, «Себер юлы тарихы» музееның директоры булып торган, туган ягы тарихына – Балтач районы авылларына багышланган дистәләгән китап авторы, шактый еллар Бөтендөнья татар конгрессының Балтач бүлекчәсен җитәкләгән Бакый ага Зыятдинов турында, мөгаен, сезнең ишеткәнегез дә бардыр. Республикабызда билгеле шәхес ул. 
Аның улы – Балтач районының «Игенче» күмәк хуҗалыгы рәисе Булат Зыятдинов әтисенең соңгы көннәре турында сөйләгән иде миңа. Бер дә күңелемнән чыкмый. Яшәү көче, тормышны, дөньяны ярату дигәндә мин хәзер гел Бакый аганы искә төшерәм.  

Ә хәзер Булатның сөйләгәннәрен сүзгә-сүз җиткезәм.

– 2010  елда әтинең  80 еллык юбилее булды. Ул шуннан соң авырта башлады. Диагнозны шунда ук куйдылар дисәм дә була. Әйе, яман шеш... 2011 елда аңа операция ясадылар. Шуннан соң әледән-әле табибларга барып күренеп тордык. 

2013 елның җәе. Чираттагы тапкыр Республика онкология клиникасына килдек. Табиб янына кабинетка икәү бергә кердек. Һәрвакыттагыча җентекләп карады, озаклап нидер язды. Ул-бу әйтмәгәч, бар да әйбәт икән, дип уйладым. Тик табиб ахырдан әтигә чыгарга, ә миңа калып торырга кушты. 
Әтине машинага кадәр озаттым да, үзем кабинетка яңадан кердем. 
– Үпкәсенә күчкән... Бавырына да... Организмы бик көчле булса, тагын ярты ел торыр, – диде ул миңа.

Чыгып утырдым машинага. Үземне ничек тотарга белмим. 
– Нәрсә, улым, юк дип әйттеләрме? – диде әти.
– Әти, яшермим... Иң күп булса, алты ай диделәр...
Ул бераз гына тын торды, аннары мине шаккатырып:
– Апаеңа шалтырат әле. Чулпан универсиаданың ябылышына билет алсын! – диде. 
Елау да юк, борчылу да. 
Табиб әйткән сүзләрне яшерергә туры килсә, миңа бик авыр булыр иде. Әти ул чакта хәлемне бик җиңеләйтте. 

Апа билет алды. Татарстанда узган шундый зур чараның ябылышын алар бергә барып карадылар. 

Әтинең организмы нык булып чыкты: ул тагын нәкъ алты ай яшәде. 2014 елның гыйнвар аенда озаттык без аны... Ә декабрь аенда ул әле Апаз авылы тарихына багышланган брошюраны чыгарды. Фатих Сибагатуллинның туган авылы бу, аның үтенече буенча эшләгән иде аны әти. Материаллар инде туплаган, тик  миннән соң болар шул килеш калырга мөмкин, дип тотынды бу эшкә әти. Чыннан да,  Апаз турындагы китап чыкмады. Кызганыч, Фатих Сибагатуллин аны  чыгарырга үзе дә өлгерә алмады. 

Соңгы көннәрдә әти инде урын өстенә калды – бүлмәсеннән чыкмый башлады. Үткән саен ишеген ачып карыйм: кирәк әйбере юкмы икән, дим. Ә әти шаярта: 
– Үлмәдеме икән дип карыйсыңмы, улым, юк әле, исән! – ди.  

Ул көннәрдә әтинең үз әтисе – Шәймулла бабам турында сөйләгәннәрен гел исемә төшереп йөрдем. «Әти больницада ята. Инде соңгы көннәре икәнен барыбыз да беләбез... Хәлен белергә бардым. «Улым, күрәсеңме, мин монда ни белән шөгыльләнәм? – ди әти.  – Зарядка ясыйм!» Карават кырыена бау бәйләткән – шуңа тотынып күтәрелә икән. Яныннан елап чыктым», – дигән иде ул. 
Ныклык, күрәсең, нәселдән дә киләдер.  

20 гыйнвардә әтинең бертуган энесе Азат абыйның юбилее иде. Алты туган арасында бер-берсенә иң якыннары иде алар. Әти гел: «Азатның юбилее үткәнче генә яшәсәм ярар иде... Аның бәйрәмен бозмасам ярар иде», – дип теләде. 

21 гыйнвар көнне өзелде әти. Алдагы көнне Азат абыйны чакыртты: ул  юбилейдан соң төнлә туры безгә – авылга кайтты. Өчебез утырып әтине кайда күмәсен (урынны алдан ук билгеләгән иде инде), өстенә нинди таш куясын, аны кайчан куясын сөйләштек. Кабер утырсын, таш куярга ашыкмагыз, диде. «Мине ашыктырып күммәгез, киләсе кеше килеп бетсен», – диде.  
Гадәттә, күпләр бу хакта кычкырып сөйләүдән кача. Ул сүзне башламый. Ә без менә барысын да ачыктан-ачык сөйләштек, бәхилләштек. Әти үзе дә үкенеч белән китмәгәндер, бездә дә үкенечләр калдырмады...  

Комментарий юк

Хәзер укыйлар