Логотип
Блоги

«Идегәй» премьерасы: кем безнең геройлар?

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында  күптән көтелгән премьера – «Идегәй» татар халык дастаны сәхнәләштерелде.  Үзгә куелыш.


К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында  күптән көтелгән премьера – «Идегәй» татар халык дастаны сәхнәләштерелде.  


Үзгә куелыш.  Бу шулай булырга тиеш тә.  2021 елда театрга баш режиссер итеп билгеләнгән Туфан  Имаметдиновның  «Идегәй» – күптән көтелгән беренче саллы эше. Театрда аның визит карточкасына әйләнәчәк куелыш дип кабул иттем. Чөнки режиссер инде күптән  тарихи дастанны сәхнәләштерергә теләгән. 
Караңгы сәхнәдә куелган спектакльгә урта һәм өлкән буын тамашачысына әле күнегергә кирәк икән. Соңгы вакытта  Татарстан театрларында әнә шундый  спектакльләр күбәйде. Гомумән, татар театры сәхнәсендә декорацияләр тамырдан үзгәреш кичергән чор. Минимализмга һәм символларга өстенлек биреп, сәхнәдә йә бер агач, йә баулар, вагонкалар гына хәзер.  «Идегәй»дә дә сәхнәдә – өстән сузылган бауга бәйләнгән берничә багана. Алар  бишек тә, өстәл дә, яүгирләр дә, сугыш кыры ролен дә уйный.   Димәк, сәхнәдә караңгылык һәм аркылы баганалар.  


 Дастан бик кыскартылып бирелгән. Ул, нигездә, яу, үтерү күренешләреннән генә тора. Башта Идегәйнең әтисен үтерәләр. Аннан Идегәй Туктамышны, аның улын үтерә, спектакль Идегәйнең үзен үтерү белән төгәлләнә. Әмма сугыш дигәч тә сәхнәдә һаман кылыч күтәреп сугышып йөргәннәр икән дип уйлыйсы түгел.  Болар барысы да алда әйтелгән баганалар ярдәмендә башкарыла. Әле аңа  төрле яклап кылыч кадыйлар, әле багана буйлап тезелеп басып актерлар  тузан туздырып куллар биетеп, яу килгәнне сурәтли. Соңгысы режиссерның  уңышлы алымы. Тузанлы баганаларда куллар биеткәндә йөрәк җилкенеп алды.  Идегәй белән Кадыйберде, гомумән, тастымаллар белән «сугышты».  Канны, көчләүне, сугышны әнә шулай сурәтләп күрсәтү кызыклы алым.  Әмма агрессия болай да җитәрлек заманда сугышны болай төреп бирү дә  авыр кабул ителде. 


Әйткәнемчә, спектакль сугыш күренешләреннән генә тора. Дастанда Идегәй һәм аның улы Норадын мөнәсәбәте күрсәтелгән линия истә калган. Әмма ул спектакльдә юк. Режиссёр дастанны хакимият өчен көрәш буларак кына күрсәткән. Миңа калса, татарларның гына түгел, төрки халыкның  герое булган Идегәйнең холкы ачылмаган. Үч алучы буларак кына күрсәтелә.  Ул каршылыклы шәхес булуына карамастан, халыкның аңа хөрмәте зур булган, юкка гына дастаннар чыкмас иде. Бу спектакльне караганда миндә Идегәй өчен гоурурлык уянмады, киресенчә, аны кызгандым.  


 Укылган әсәрне сәхнәдән карап утырудан да авыр нәрсә юк минем өчен. Чөнки хыялымда үз образларым, үз күзаллавым, спектакль буе режиссёр белән бәхәсләшеп утырасың. Бу очракта да нәкъ шулай булды. Идегәйне баһадир гәүдәле, тавышы күкрәгеннән чыккан, гаярь  сугышчы итеп күзаллап йөри идем.  Режиссёр аны башкачарак күргән. Төп рольне – Илнур Гарифуллин уйный. Чандыр гына гәүдәле, дөрес, сыгылмалы. Әмма тавышы үпкәсеннән чыга торган артист түгел. Татарчаны начар белүе аркасында  сүзләрне шундый йомшак итеп сөйли, җитмәсә пессимистик рухта. Ә бу спектакльдә төп элемент – сүз. Хәрәкәтләр  әллә ни күп түгел. Мимика да юк. Димәк, сүзнең дөрес яңгырашы үтә дә әһәмиятле булырга тиеш кебек. 


Спектакльдә гашыйк булган тавыш – автор сүзләрен сөйләүче – Илнур Байназаров. Менә анда тавыш ичмасам! Гөрелдәп чыга. Ул тавышта гайрәт бар!   
Дастанны укымаганнар өчен аңлау бик авыр булгандыр бу спектакльне. Әле укып та  эзлеклелелекне югалтмас өчен тырышып тыңлап утырырга туры килде. Ә кемнәрдер сүзләрне аңламагач сәхнә өстендәге экраннан русча тәрҗемәне укыды.

 Спектакльнең тагын бер зур уңышы – музыка белән утлар! Искиткеч булды ул. Әнә шуларны күрү һәм ишетү өчен генә дә барып карыйсы бу куелышны.  Музыканы Чайковский исемендәге  Мәскәү дәүләт консерваториясе аспиранты Фәрһад Бәхтияри язган. Афәрин! Музыка бөтен тарихны чагылдыра алган! Аңа кушылып, тамак төбе белән махсус җырлап утыручылар да бар иде. Тамак төбе белән җырлаучыларга сокланган кеше буларак, тәэсире зур булды. 

 Спектакль бик актауль дип утырды халык. Монысы инде ачыш түгел. Сәхнә – җәмгыятьнең көзгесе. Җәмгыятьтәге барган катаклизмнарны күрсәтү урыны. Димәк, бүгенге көнгә «Идегәй» дастаны туры килә! Әйе, Идегәй халык герое. Әмма ул Алтын Урда таралу сәбәпләренә  китергән шәхес. Шуны да онытмыйк: дошманы Шаһ Тимергә барып,  Туктамыш  ханнан  үч алыр өчен үз иленә каршы яу чаба ул. Һәм, әлбәттә, аннан соң тәхеттә башка ханнар утырса да,  хакимлекне үз кулына ала. Үзен дә  илдәге эчке чуалышлар вакытында үтерәләр... 

Фото: Тинчурин театрының рәсми сайтыннан алынды. 
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар