Логотип
Блоги

Фәрештәләргә рәхмәт…

Язмыштан узмыш юк, дибез. Кемнең кайчан, ничек китәсе гомер китабына   алдан язылган, берни үзгәртә алмыйбыз, дип әйтәбез. Нишләп соң күп очракта бер кешенең китүендә еш кына башкалар гаепле була? Турыдан-туры гаепле булмаса да, берәүнең гамәле аркасында икенчесе вафат була да, язмышы шундый дип кабул ителә?.. Бер вакыйгадан соң шул хакта уйлана башладым. 

Танышларым үзләре белән булган хәтәр бер хәлне сөйләде. Римзил гаиләсен машинасына утыртып, башка шәһәргә экскурсиягә алып китә. 

Римзил сөйли: 

– Шәһәргә караңгы төшкәч кенә якынлаша башладык. Трассада машиналар бик аз иде. Бер мәлне бөтенләй ике машина гына калдык. Безнеке һәм артта баручы тагын бер машина. Ул машина кыбырсып бетте. Тегеләй итә, болай итә, узып китмәкче була... Минем тизлек яхшы, көче җитми генә бит! Бер ярты сәгатьтән туйдым мин моннан. «Мә, уз инде!» – дип юл бирдем, үзем исә тизлекне киметтем. Юл буенда фонарьлар да юк, дөм-караңгы. Чыжылдап узып китте бу. Төтенен иснәп бармас өчен, мин тагын тизлегемне киметтем.  Фараларын бер минут тирәсе күреп бардым, аннары ул алга китте дә… юкка чыкты. 

Навигаторга күз ташлап алдым – әллә алда борылыш бармы, ничек шулай юк булды ул? Бернинди борылыш күрсәтми… Бу нәрсәне аңлата? Юлдан очып төшмәгәндер бит?! Шулай булмагае! Кисәк кенә машинамны туктаттым, аварийканы кабызып, юлга атылып чыктым... 

Калтыранган тавышы белән хатыны Гөлгенә дәвам итә: 

⠀– Римзил машинадан чыкты, мин утырам. Шул берничә минут көтеп тору миңа коточкыч озак тоелды. Караңгы, фаралар яктылыгында берни күренми. Әле ярый бала йокыга киткән, бу хәлләрне белми калды. Римзил юл читенә төшеп китте. Аннары кире машинага йөгереп килде дә телефонына ябышты. Агарынган йөзен күргәч, йөрәгем жу итте! Бутала-бутала 112 номерын җыйганда, миңа: «Пошины бәрдергән», – дип кенә әйтеп өлгерде. Фаралар теге егет машинасын яктыртсын дип, машинаны юл кырыена алып куйдык. Мин дә машинадан чыктым. Теге машина тәгәрмәчләре күккә карап тора, тәрәзәдән егетнең кулы салынып төшкән. Аны чыгарып та булмый, ишек ачылмый, кузгата башласаң, катырак имгәтүең бар. Безнең сорауларга җавап бирми… Мин салонга күз салырга курыктым. Ирем исә телефон фонаре белән машина эчен яктыртып алуга кире тайпылды. Аннары, кулын алып, пульсын тотып карады. Римзилнең сискәнүеннән барысын да аңладым. 

Юлда машинага бәрелгән поши ята, юл астында – үлгән егет һәм без… 

Шунда башыма китереп сукты –  миемне сорау арты сорау бораулады. Ә ул егет безне узып китмәгән булса? Ул пошига без бәрелсәк?.. Бу егет безне саклап калганмы? Безне саклап калыр өчен дөньяга килгән булып чыгамы? Миссиясе безне коткарып калудамы?.. Җаныбызны саклап калган фәрештәбезме ул? Әллә инде Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән «язмыштан узмыш юк» ролен башкарып, теге егетнең гомерен өзүчеләр булдыкмы без?.. Ничек була бу?.. 

Римзил белән Гөлгенәне тыңлаганда мин дә бер вакыйганы искә төшердем.  Авылга кайтырга җыенып йөрибез шулай. Бала озак киенде, көйсезләнеп елады. Аннары машинада бензин беткән булып чыкты, заправкага кердек. Ул арада бик кирәкле пакетым өйдә калганы исемә төште, кабат әйләнеп кайттык… Көч-хәл белән, бөтен нервларны туздырып, трассага чыктык. Алдан уйланылган графиктан берәр сәгать соңга калдык. 

Олы күпергә менгәндә навигаторыбыз без бара торган полосада авария булганны искәртте. Авария түгел… автоһаләкәт булган. Берничә туктаган машина яныннан әкрен генә узып киткәндә, өсте капланган кешене абайладым... Берничә минут тынлыкта бардык. Өйдән вакытында чыксак, шушы полосодан барган булсак, ни булыр иде икән? Бу хакта уйлавы да куркыныч... 

Язмыштан узмыш юктыр ул... Кая соңга калырга, кайда иртәрәк килергә кирәген Аллаһы Тәгалә үзе генә белә шул. Бәлки, һәр соңга калуыбыз йә алдарак килүебез билгеле бер вакыйгалар чылбыры тезелүгә китерәдер. Язмыш шуннан хасил була… 

 

 

 

 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар