Логотип
Блоги

Дәгъвасызлар без...

​Син ил җитәкчесенә нинди сорау бирер идең?

Син ил җитәкчесенә нинди сорау бирер идең? Яшьрәк чакларда без бик яратып сөйләшә торган тема иде бу. Үзенә күрә бер... интеллектуаль уен. Уен булмый ни – соравың ничек кенә оригиналь һәм урынлы булмасын, аны ил башлыгына җиткереп булмый иде бит ул вакытта. Дөресрәге, бу хакта хәтта уйлап та булмый иде. Ә менә хәзер уйлап кына түгел, тырышып карап та була – чөнки Россия Президенты журналистлар белән дә, халык белән дә очрашкалап тора. (Аннары интернет та, әйтүләренә караганда, бу нисбәттән без – гади халыкка хәйран гына мөмкинлекләр тудыра.) Әмма нәрсә гаҗәп – бүген инде бер соравым да юк икән бит минем Президентка.

Дөрес, бу әле миндә борчулар юк дигән сүз түгел. Әйтик, улым институт тәмамлап килә – эш табу проблемаларыннан алдан ук куркып торам. Гаилә зурайган саен, яшәү урыны да кирәк – бүген хезмәт хаклары, дөресен әйтик, ипотека-кредитлар алу өчен дә, аны түләп бару өчен дә җитәрлек түгел. Җитәкчелек белән гади хезмәткәр арасында хезмәт хаклары арасындагы аермалар да гаделсезлекнең иң ачык күрсәткече инде бу, дип, мисалга китерерлек. Түләүсез медицина турында әйтеп тә тормыйм, безнең поликлиникада, мисал өчен ЛОРга бушлай керү мөмкинлеге түгел, хәтта бу белгеч үзе дә юк. Узган ел август аенда балалар поликлиникасында эндокринологка талон алу өчен чиратка язылган идек – аны безгә быелның февралендә генә тәкъдим иттеләр. Без инде бу вакытта табибка түләүле тәртиптә кереп, анализлар тапшырып, ярты ел дәваланырга өлгергән идек. Хәер, түләүсез медицинага мохтаҗ булуыңны тану бүген инде үзе генә тормышыңның барып чыкмавын, уңышсыз кеше булуыңны тану сыман бит ул. Һәм, сезгә дә шулай тоела микән – хәзер болар турында Президентка сорау бирү түгел, хәтта бу хакта сүз кузгату да ничектер уңайсыз. Чөнки соңгы дистә ел эчендә безнең җәмгыятькә, дөресрәге, җәмгыятьтә яшәп килгән тәртипләргә караш шул дәрәҗәдә үзгәрде ки – без барысы өчен дә үзебезне гаепле санарга һәм хөкүмәткә бернинди дәгъвасыз (урысча әйткәндә, претензиясез) яшәргә күнектек. Арада жалу язарга яратучылар калгандыр, әлбәттә, (алар һәрвакыт була) әмма күпчелек, миңа калса, нәкъ менә минем кебекләр – гаделлек көтмәүчеләр, дөреслек эзләмәүчеләр, дәгъвасызлар без.

Моны җәмгыятьнең табигый үзгәреше, безнең, ниһаять, капитализмча уйлый башлавыбыз дип тә санарга буладыр. Башкача да. Хикмәт анда түгел. Хикмәт шунда: дәгъвасыз кеше – пассив, революциягә сәләтсез кеше. Пассивлар белән, билгеле, идарә итү уңайлы. Әмма алга барып була микән соң?

Комментарий юк

Хәзер укыйлар