Логотип
Блоги

Безнекеләрме?

Бу арада йөрәкләр янып йөри әле...

Бу арада йөрәкләр янып йөри әле. Дүрт яшьлек Чаллы кызын әнисе белән бергә балалар газетасының беренче битенә фотога төшәргә чакырган идек. Әнисе безнең белән татарча сөйләшә, ә кызына эндәшкәндә шундук русчага күчә. Иң кызыгы – аңлый бит кызы татарча. «Авылда дәү әнисе белән татарча сөйләшә ул», – дип ханым үзе үк әйтеп тора. Һәм шунда ук үз сүзләренә каршы килә: «Аңлагач, ярый инде». Аннан соң бу фикерне тагын да үстерә әле: кирәк булса, үскәч үзе (!) өйрәнер, янәсе, иң мөһиме менә  – инглиз теле. Тик... белә микән соң бу яшь ханым чынлап та тормышта нәрсәнең мөһим икәнен?  

Шушы урында бер классик хикәя (авторын хәтерләмим) искә төште әле. Эчтәлеге (якынча) болай: чишмәгә суга төшкән өч хатын сөйләшә: «Минем улым шулкадәр матур җырлый», – дип мактана берсе, «Минем улым спортчы, сез аның мәтәлчек атынуын күрсәгез!» – ди икенчесе, ә өченчесе эндәшми. «Ә синең малаеңның нинди һөнәрләре бар?» – дип сорыйлар хатыннар аннан. «Әллә ни юк та шикелле...» – дип җавап бирә әни кеше.  

Болар көянтә-чиләкләрен күтәреп кайтырга чыгалар. Су юлында каршыларына малайларның өчесе дә очрый. Берсе кычкырып җырлап җибәрә – шәп җырлый, икенчесе мәтәлчек ата – артыннан күз иярми, өченчесе исә йөгереп килеп әнисенең авыр көянтә-чиләкләрен ала.  

– Ничек безнең малайлар? – дип сорыйлар хатыннар каршыларына очраган карттан. 

– Ә кая соң алар? – дип сорауга сорау белән җавап бирә карт. – Мин бит берсен генә күрәм.  

Инглиз теле белгән балалар да тормышта әллә нинди югары дәрәҗәләргә ирешерләр, бәлки. Әмма (шушы хикәядәге кебек) безнеке булырлар микән соң алар? Татарныкы булырлар микән? Белмим... 

 

  

Комментарий юк

Хәзер укыйлар